Якты юл
  • Рус Тат
  • КҮҢЕЛ КОЯШЫ СҮНМӘСЕН

    Ни дисәң дә, талантлы безнең халык. Районда мәктәп баласыннан алып өлкән яшьтәгеләрне дә кертеп үткәрелә торган «Балкыш» фестивале бик ачык күрсәтә моны. Бу айда өлкән яшьтәгеләр өчен булды ул фестиваль. Аның кысаларында уза торган концертлар төрле елларда үзешчән сәнгатьтә катнашкан, заманында, хәзергәчә әйтсәк, үз авылының «йолдызы» булган, инде олыгаеп, онытылып...

    Быелгы иҗат концертлары, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан, күбрәк сугыш темасына багышланды. Концертларда катнашучылар үзләре дә, башлыча, сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр елларда туып, тормыш нужасын төпкә җигелеп тарткан буын кешеләре. Аларның сәхнәдә чыгыш ясау өчен сайлап алган җырлары, сөйләгән шигырьләре дә сагыш-моңнардан, югалтулар хәсрәтеннән тукылган, авыр елларда халыкның туган илгә чиксез бирелгәнлегенә, тиңсез батырлыгына багышланган.
    Калмия авылында узган иҗат концерты хор башкаруында «Солдатлар» җыры белән башланды. Нурзания Гыйлаҗетдинова М.Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырен сөйләп тетрәндерде. Сүз уңаенда, быел концертларда герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре күп яңгырады. Бу аңлашыла да, Бөек Җиңү көне якынлашкан саен күңелләрдәге яралар кузгала, хатирәләр яңара. Сәхнәдән агылган җырларны, шигырьләрне тыңлыйсың да, ул елларда ил халкының чыдамлыгына, тиңсез батырлыгына хәйран каласың. Бу хакта, бүгенге буын кешеләренә искәртеп тору зарур. Ни өчен икәнен белү өчен М. Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен тыңларга кирәктер. Концертта аны Галимә Галимҗанова күңелләргә сеңдерерлек итеп башкарды.
    «Син кайтмадың» - без, сугыш еллары балалары, әниләребезнең яу кырында ятып калган әткәйләребезне сагынып җырлаган бу җырын сабый чактан тыңлап үстек. Гөлүсә Галиева бу җырны башкарганда юкка гына күңел тулмады. Җырчы аны бөтен күңелен биреп, җыр сүзләренә тәңгәл моң белән башкарды.
    «Бездән калган балаларны ятим диеп какмагыз...» - «Герман көе» дигән халык җырында васыять итеп әйтелгән бу юлларны Рафис Әхмәтнуров күзләрдән яшь килерлек итеп җырлады.
    Үзешчән ветераннар моң-сагыш кына түгел, шул чорның патриотик җырларын, шигырьләрен дә бик оста сайлаганнар. Гөлчәчәк Исламова белән Назыйф Кәшбелов башкаруындагы «Уракчы кыз» җырын зал алкышларга күмде. Юк, җыр күтәренке рухта булган өчен генә түгел, җырны башкаручыларның осталыгы, аһәңе әсир итте күңелләрне. «Бригада кызлары» халык җырыдыр мөгаен, аның сүзләрендәге күтәренке рухны гына күр: еллар авыр дип сыгылып төшмәгәннәр кызлар, дәртләнеп эшләгәннәр, җырлап юанганнар, җиңү көнен шулай якынайтканнар. Вокаль ансамбль җырчылары шушы рухны бирә алдылар. Киемнәрен дә заман рухына туры китереп сайлаганнар.
    Фәридә Адиатова белән Мәүсилә Әхмәтнурова башкарган «Кондрык болыннары» бик матур яңгырады, әмма аны ике тавышка куйган булсалар, отышлырак килеп чыгар иде. Мәүсилә «Татар кызы» биюен дә оста башкарды. Концертта башлыча төрле елларда колхозда эшләп пенсиягә чыккан өлкәннәр катнашуы да күңелле фал. Сыер савучы булып эшләгән Нәҗибә Сәлимова сугыш елларына багышлап язган шигырен сөйләде.
    Сәхнәгә мари халык биюен башкарырга Гөлбестан Кәшбелова чыга дигәч, бераз аптырап калдым. Заманында сәхнәләрдә күбәләктәй очып биегән бу мәдәният хезмәте ветеранының тезләренә катлаулы операция ясатканын ишеткән идем. Мәдәният эшендә батырлар булмый диләр. Биеде бит, ничек кенә биеде әле сәхнә ветераны.
    Концерт райондаш шагыйрәбез Зөләйха Закирова сүзләренә танылган композитор Зөфәр Хәйретдинов язган «Калмиям» җыры белән тәмамланды.
    Концерт тәмамлангач, мин үзебезнең Күзкәйдәгечә, монда да авыл җирлеге башлыгы сәхнәгә «чәчрәп» чыгып, өлкән яшьтәге авылдашларына рәхмәт әйтер, аңа берничә сорау да биреп өлгерермен дигән идем. Калмиядә ул гадәт юк икән.Аның каравы авылның ветераннар советы рәисе Назыйф Кәшбелов белән аралашып алдым.
    - Өлкән яшьтәгеләрне сәхнәгә тартуы кыен, читенсенәләр, - диде ул. - Ярый әле иптәшем Гөлбестан булышты. Ул гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләде, авылда кемнең нәрсәгә сәләтле булуын яхшы белә. Концертның сценариен дә ул язды. Мәктәпнең музыка укытучысы Вера Сәлимовага рәхмәт, кайчан чакырсаң да баянын күтәреп килеп җитә. Чаралар үткәргәндә матди чыгымнар да була, авылның КФХ башлыгы Газинур Вилдановка барабыз, беркайчан да каршы килгәне юк. Оештыру бик җиңел булмаса да, мондый чаралар кирәк. «Балкыш»мы ул, башка программамы, авыл кешесен көндәлек мәшәкатьләреннән аз булса да арындырып тора ул, яшәргә көч өсти.
    Хак әйтә гомере буе кешеләр белән эшләгән колхоз ветераны. Нинди генә яшьтә булмасын, кешегә яшәү, күңел кояшын сүндермәү өчен мондый чаралар бик кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: