Якты юл
  • Рус Тат
  • Китап дигән хәзинә бар

    Әйе, бар андый хәзинә. Китапханәләрдә саклана ул. Мәсәлән, Иштирәк авылы китапханәсендә генә дә 6,5 мең экземпляр басма исәпләнә.  Шушы хәзинә учагына килеп, кыштыр-кыштыр китап сайлау бер бәйрәм булса, якты йөз белән каршы алучы китапханәче белән аралашу ямь өстенә ямь ул. Иштирәк авылы китапханәсе мөдире Алия Закирова яныннан авылдашлары өзелеп тормый. Аларның һәркайсы биредән җан азыгы табып, күңеле сафланып, канәгатьлек алып чыга. 

    «Беренче карашка китапханәче эше бик җиңел күренә инде ул. Килдең, җайлы утыргычыңа утырдың һәм китап укучыларны көтәсең. Кергән кешегә китап биреп чыгар да тагын утыр... Ә чынында безнең эшебез күпкырлы, иҗади һәм мавыктыргыч, – ди Алия. – Иң мөһиме: китап укучыларны җәлеп итәргә кирәк. Аларның яшенә карап төрле кызыксындыру чаралары («Иң күп укылучы китап», Иң күп укучы, «Яраткан язучым» кебек) конкурслар, төрле күргәзмәләр, викториналар, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештырабыз. Каләм әһелләре белән күзгә-күз очрашып аралашу рухи азык туплауның иң отышлы юлы ул. Шуңа күрә елга бер генә тапкыр булса да шундый очрашу оештыруны кирәк саныйм. Язучы һәм шагыйрьләрдән Клара Булатова, Газинур Морат, Факил Сафин, Рәзинә Сәетгәрәева, Айрат Суфиянов, Рафис Сәлимҗанов, Әлфия Ситдыйкова, Зифа Кадыйрова, Җәмилә Әхтәмова авылыбызның китап сөючеләре янында булдылар.
    Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, нәни балаларның тәрбиячеләре белән бергәләп мавыктыргыч һәм эчтәлекле бәйрәм чаралары әзерлибез. Аларның сценарийларын язу, сәхнәгә чыгучыларны әзерләү, тамашачыларны җыю шактый мәшәкатьле эшләр бит. Өстәвенә, үткән чаралар өчен хисап тотарга да кирәк. Өлгер генә...» 
    Быел билгеләп үтеләсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына А. Гайдар, Б. Житков, Ю. Бондарев әсәрләре буенча фикер алышу оештырганнар. Герой якташыбыз Кәлимулла Якуповның тууына 15 мартта 100 ел тула. ТАССР оешуның 100 еллыгына туры китереп, авыл җирлеге, клуб хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәп укучылары белән бергәләп шул датаны зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәләр.
    Авылда яшәүче кешеләрнең яртысыннан артыгы китапханәгә йөри икән. «Яхшы китаплар яратып укыла, – дип сөйли китапханәче. – Укучының яше олыгайган саен, ул классикага кире кайта – өлкәнрәкләр Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Фәнис Яруллин әсәрләрен сорыйлар. Ә хатын-кызлар Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Гөлчәчәк Галиева, Зифа Кадыйрова прозасын, Шәмсия Җиһангирова, Клара Булатова шигъриятен яраталар. Мәктәп укучылары барысы да йөри, әмма араларында сирәк керүчеләре дә бар. Программа буенча кирәкле әсәрләрне сорыйлар. Укучыны китапханәгә китерү җиңел түгел бүген. Шуңа күрә, кечкенәдән ияләштерү өчен, бакчага йөрүче балалар белән очрашабыз. Алар янына китаплар тотып барабыз. Китап сүзе тыңлап үскән баланың теле дә иртәрәк ачыла, сөйләме дә төзек була. Балалар бакчасында кычкырып укулар оештырабыз. Китапның фикерләү дәрәҗәсенә йогынтысы бик зур, диләр белгечләр. Чыннан да, китап укыган кешенең уйлары да икенче төрле була бит. Ә укымау бик күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бүген интернет челтәрендәге язуларны карасаң, һәр сүздә берничә хатага юлыгасың. Димәк, китап укымау грамотасызлыкка китерергә мөмкин».
    Китапханәдә 300 абонент теркәлгән. Фондны тулыландыруда Татарстан китап нәшриятының өлеше зур, шуңа күрә татар телендәге матур әдәбиятка кытлык юк икән. Ә менә рус телендәге бүгенге җитди проза, детективлар җитенкерәми, аларга заявка бирәбез, ди Алия.
    Балалар өчен түгәрәкләр дә эшли биредә. «Hand Made» дип аталганы кул эшләренә өйрәтә. «Bibtravel» – сәяхәтчеләр, ягъни китаплар аша дөньяны танып белүчеләр түгәрәге.
    Тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында: Иштирәк китапханәсе 2017 елда республика күләмендә уздырылган конкурста «Иң яхшы авыл китапханәсе» исеменә лаек булган. 2018 елда «Bibtravel» түгәрәге ТР Мәдәният министрлыгының грантын алуга ирешкән. Бүләккә килгән акчаларга балалар һәм яшьләр өчен заманча уку залы җиһазланган.
    Китапханәнең ишекләре атнага алты көн ачык. Бирегә килеп, һәркем җаны теләгән әсәрен алып укый, көндәлек матбугат белән таныша ала. Китап йортына кереп чыгу гына да күңелләрне сафландырып җибәрә. Рухи азык, аң-белем туплый торган урын бит ул.

    Гөлнур Мостафина, 
    «Тукай су каналы» ҖЧҖ мастеры: 

    – Әнием шушы клубны төзүдә катнашып, шушында гомере буе хезмәт куйды. Әнкәй клубта эшләгәч, китапханәгә дә кечкенәдән ияләштем. Уку белән һәрчак мавыктым. Без үскән вакытта барлык белемне китап укып ала идек. Мин моңа хәзер дә шатланам. Чөнки китап дөньяга карашымны киңәйтте. Минем өйдә китапханәм бар. Татарча китапларны кайда күрсәм дә сатып алам. Кичләрен китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Рухи азык тормышны тулыландыра, мәгънәлерәк итә. Мәгъсүм Насыйбуллин детективларын яратам. Әле күптән түгел Рөстәм Нәбиевның «Бөртекләп җыелган гомер»ен елый-елый укыдым. 

     

    Венера Закирова, 
    Иштирәк мәктәбе укытучысы: 

    – «Казан утлары»ның, «Мәйдан»ның һәр яңа саны белән танышып барам. Үзем әдәбиятны бик якын иткәнгә, балаларны укуга җәлеп итәсем килә. «Сабыйга», «Ялкын» журналлары битләреннән республикадагы яңалыклар белән танышабыз. Бала үз фикерен әйтеп бирә белсен өчен, аны телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтергә кирәк. Имтиханнар биргәндә дә, гомумән, тормышта да бик кирәк бит ул тел осталыгы.

     

    Зәлия Закирова, 
    6нчы сыйныф укучысы: 

    – Без бакчага йөргәндә, библиотекада эшләүче апалар китаплар алып килеп укыйлар, төрле уеннар үткәрәләр иде. Мине тарих, җәмгыять белеме белән бәйле китаплар кызыксындыра. Шигырьләр ошый. Аларны яттан укыйм, бәйгеләрдә катнашам. Мәктәп, район, республика конкурсларында призлар алганым бар. 2016 елда Казанда Клара апа Булатова исемендәге бәйгедә катнашып, «Татар кызы» шигыре белән диплом алып кайттым. Чит ил авторларын, фантастиканы да бирелеп укыйм. 

     

    Алсу Нургалиева, 
    6нчы сыйныф укучысы: 

    – Мин шигырьләр укырга яратам. «Тамчы» театр коллективына йөрим. Без анда бәетләр, бәяннар укыйбыз, спектакльләр куябыз. Җиңүнең 75 еллыгына М. Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен алдан әзерләп куйган идем. Интернет челтәре аша оештырылган бер бәйгегә видеоязма җибәрдем, әле нәтиҗәсен хәбәр итмәделәр.

    Англия галимнәре, тикшеренүләр үткәреп, кызыклы ачышлар ясаган: нибары 6 минут тын гына китап уку стресска каршы иң яхшы дару булып тора. Тикшеренү авторлары, нинди китап уку түгел, аңа тулысынча бирелү мөһим, дигәннәр. Китап геройларының проблемалары белән мавыгып китеп, кеше үзенекен оныта икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: