Кече Шилнәдә халык фольклор ансамбльләре фестивале узды
27 гыйнварда, Кече Шилнә мәдәният йортында, "Чишмә башы" дип аталган районның халык фольклор ансамбльләре фестивале узды. Анда шулай ук танылган рус рәссамы И. Шишкинга 180 ел тулу уңаеннан "Кышкы күренеш" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Мәдәни мирасны саклау, киләчәк буынга җиткерү, башкару осталыкларын үстерү максатыннан уздырыла торган бәйге...
Фестиваль бер сулышта үтте. Шунысы куанычлы, фестивальдә өлкән яшьтәге апа-абыйлар белән беррәттән яшьләрдән торган фольклор ансамбльләр дә катнашты. Әйтик, Иштирәктән килгән "Яшьлек" фольклор ансамбле "Туй йоласыннан өзек" күрсәтте. Татар халкында бүгенге көнгәчә сакланып калган гореф-гадәт, йолалар белән баетылган бу театральләштерелгән күренешне һәркем яратып тамаша кылды. Мәдәният йорты диварларында чиратлашып әле керәшен, әле татар, әле рус көе яңгырады.
Һәрбер халыкның җыры үзенә генә хас аһәңле, моңлы, кабатланмас, матур төсләр белән бизәлгән. Кнәз авылыннан килгән "Русский звон" фольклор ансамблендә йөрүчеләрнең "Тройсын" бәйрәмен сәхнәләштерде, Мәләкәс "Питрау" ансамбле әзерләгән "Питрау" күренешен, "Борды" фольклор ансамбле башкаруындагы керәшен җырлары, калмашлыларның "Көтүче белән сыер савучы" композициясе, Күзкәй авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Әллүки" фольклор ансамбленең "Чишмә буенда кичке уен"ын жюри әгъзалары да, тамашачылар да зур кызыксыну белән күзәтте, яратып кабул иттеләр.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Бу җырлы-моңлы, уен-көлкеле бәйгенең иң күңелле минутлары булгандыр, мөгаен. барлык коллективлар да зур әзерлек белән килгән иде. Ниһаять, җиңүчеләр исеме аталды. Бикләннең "Хәтфә" фольклор ансамбле әзерләп килгән "Кич утыру - Тукайны сагыну" күренеше төп призга лаек булды. "Композицияле фольклор" номинациясендә "Әллүки"- I урынга, Бәтке мәдәният йортында эшләп килүче "Ладушка" фольклор ансамбле II урынга чыкты. "Җыр фольклоры" номинациясендә Кече Шилнәнең "Сударушка"сы - I урынны, бордылылар II урынны алды. Ә "Яшьлек" ансамбленә, иң яшь коллектив буларак, махсус приз тапшырылды.
"Кышкы күренеш" рәсем күргәзмәсендә һәркем катнаша алды. Иң яшь рәссамнар Кече Шилнә авылының "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булса, иң өлкәне Бәтке авылында яшәүче 75 яшьлек Э. Лапаева иде. Мәртәбәле жюри җиңүчеләр билгеләде. К. Садриев (Кече Шилнә) - I урынны, В. Корнилов (Кнәз) - II урынны, З. Диннихәмәтов (Кнәз) эше III урынны алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.23100
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.19400
-
12 август 2022 - 13:38Җәйнең ямьле кичендә Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.13000
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.15200
-
12 август 2022 - 10:30Мәктәпләр уку елына әзерләнә Тукай районы авылларындагы мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.15100
-
12 август 2022 - 09:22Пенсия яшенә җитү генә аз 1961 елда һәм соңрак туган кешеләргә картлык буенча пенсия билгеләү үзенчәлекләре турында аңлатканнар. Лаеклы ялга чыгу өчен аларга билгеле бер эш стажы һәм балл тупларга кирәк. Юкса пенсиягә чыгу яше тагын 5 елга арттырылачак, дип яза PRIMPRESS.10100
-
11 август 2022 - 15:38Тынгысыз җан Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.13500
-
11 август 2022 - 12:54Дәүләт программалары үтәлә Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.13900
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.20900
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.18900
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.44600
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.24700
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алып Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.24700
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.23100
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.19400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика