Якты юл
  • Рус Тат
  • “Иске Казан - түгәрәк уены” фестивалендә яшь һәм өлкән тукайлылар лауреат исеменә лаек булды

    30 май көнне Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләре төркеме, республикакүләм "Иске Казан- түгәрәк уены" татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар һәм гала-концертта катнаштылар. Балалар әби-бабайларының борынгы җырларын зур осталык белән башкардылар, халык аларның чыгышын җылы кабул итте....

    30 май көнне Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләре төркеме, республикакүләм "Иске Казан- түгәрәк уены" татар халкы фольклоры фестиваленең финалында чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар һәм гала-концертта катнаштылар. Балалар әби-бабайларының борынгы җырларын зур осталык белән башкардылар, халык аларның чыгышын җылы кабул итте. Шундый ук дипломга коллективның өлкәннәр төркеме солисткасы Семенова Роза Петровна да лаек булды, ул бабасыннан мирас булып калган борынгы җыр белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә китапханәче Лидия Фәртдинова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: