Якты юл
  • Рус Тат
  • «Иске Казан түгәрәк уены» фестивалендә Борды үзешчәннәре 144 ел сандыкта сакланган күлмәктән чыгыш ясады

    28 мартта Круглое Поле җәмәгәть үзәгендә үткән «Иске Казан түгәрәк уены» республика татар фольклор фестиваленең зона буенча сайлап алу бәйгесе әнә шундый хикмәтле тарихи табылдыкларга, иҗади табышларга бай булды.

    Халык йолаларын, фольклорын, иҗатын саклау, шушы тиңсез хәзинәне килер буыннарга түкми-чәчми җиткерү бурычын куйган бу гаҗәеп фестиваль турында беренче тапкыр ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Гәрәева җитәкчелегендәге Биклән авылы фольклор коллективы лауреат исеменә лаек булгач ишеткән идем. Ул вакытта, 3-4 ел элек фестивальдә катнашучыларның үз авызларыннан сөйләтеп мәкалә эшләдем. Бу юлы «Иске Казан түгәрәк уены» фестиваленең зона сайлап алу туры безнең районда үткәнлектән, ул бөтен яклап, бар олыгыгы, тирәнлеге, асылы белән ачылды. Фестивальнең төп үзенчәлеге шунда - ул халыкның борынгы йолаларын, җырларын, мөнәҗәт, бәетләрен, уен коралларын күрсәтү, таратуны күздә тота. Биредә сәхнәдә фонограммага җырлау юк, чыгышлар халыкчан, киемнәр борынгы булырга тиеш, җирле сөйләм үрнәкләре саклану кулай. Әйтергә кирәк, бу шартларга туры килү бик үк җиңел түгел. Район коллективларының фестивальдә катнашырга әзерләнүен зур кызыксыну белән күзәттем. Борынгы җыр, йола, кием-салым эзләп күпме сандык, чорма актарылды. Үзешчән коллективларның «безнең идеяне урлый күрмәсеннәр дип» ярыша-ярыша чыгыш әзерләүләре бигрәк тә кызык иде. Редакциябез үткәргән һөнәрчеләр бәйгесе җиңүчесе Шыгай бабайга чабата үрдертергә чират тезелде. Анысының да материалын җәйдән хәстәрлисе икән, чабата гына димә, ул да «дефицит» булып чыкты. Ә синең җирлегеңә генә хас, ким дигәндә бер йөз ел җырланган «эксклюзив» җырны кайдан табарга? Башкалар күрсәтмәгән йола нинди ул? Фестивальгә әзерләнү, чынлап та, җитди эзләнүне таләп итте. «Борды» фольклор коллективына йөрүчеләр әнә шундый үзенчәлекле табылдыкны Җәйләү авылыннан табып алган - 144 еллык күлмәк. Булмас, дип бәхәскә керергә теләүчеләр өчен коллективның җитәкчесе Вера Рамазанованың тулы аңлатмасы бар. «Бу күлмәк 1887 елда туган Наталия түтигә тегелгән. Ул 1906 елда кияүгә чыга, күлмәкне шул уңайдан тегәләр. Әти-әниләре (кушаматлары Чәүкәнекеләр) кул эшенә бик оста булганнар. Тукыманы үзләре тукыганнар, һәр җөен кул белән теккәннәр. Күлмәк гасырдан артык буыннан-буынга күчеп сакланган», - ди Вера Николаевна. Гомумән, бу коллективның бар күлмәкләре дә бик борынгы. Һәрберсенә бер гасыр диярлек. Алар керәшеннәрнең традицияләрен саклаган, бу коллективның чыгышлары да борынгы җырлар белән үрелгән иде.
    Сәхнәгә чыкканчы,
    көн саен репетициягә
    Күзкәй авылының электән данлыклы «Әллүки» халык ансамбле репетицияләрендә редакция ветераны Заһидә Нәбиуллина да йөрде. «Бу коллективның сәхнәдәге чыгышларыннан бигрәк, әзерлекнең барышын күзәтергә яратам мин. Шулкадәр ихласлык, иҗади эзләнү, кечкенә генә табышка да балалардай куануларын сокланып күзәтәм. Ә «Иске-Казан түгәрәк уены»на әзерлек бөтен авылны кузгатты. «Агым су буенда» дигән күренешне әзерләделәр. Сырлы кер такталары, җиз самоварлар, агач тырмалар, өч япьле агач сәнәк, чабата, тула оек, сугылган сөлгеләр - кайлардан табып бетергәннәрдер. Мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәехова әллә тагын авылның барлык чормаларын, әбекәйләрнең сандыкларын «барлап» чыккан. Ансамбльгә йөрүчеләр барысына да, хәтта күренештә катнашкан кечкенә кызларга да махсус бәби итәкле күлмәкләр тектерделәр. Зона фестивале шаян эш түгел, ансамбль җитәкчесе Рафис Хәсәновның йокысы качты - киңәшләшергә төнлә шалтырата иде», - дип сөйләде. Гомер буе газетабызда мәдәният темасын алып барды ул, хәзер Күзкәйдә яши, авыл үзешчәннәренең тугрылыклы җанатарлары, кирәк булганда, киңәшчеләре.
    Зона смотрына «Әллүки» халык фольклор ансамбле, чыннан да, зур әзерлек белән килгән иде. «Агым су буенда» күренеше бер сулышта барды, дәү әнием сагынып сөйләгән заманга кайтып килгәндәй булдым. Коллективта ир-егетләрнең күп булуы мактауга лаек. Соңгы елларда Боерганның «Ярангөл» фолкьлор ансамбле активлашып китте. Күр инде, «Чабата» уенын күрсәттеләр. Сугыш чорының мәңге онытылмас бер атрибуты ул чабата. Боерганлылар аны шулкадәр оста сюжетка салганнар - безнең узганыбыз бу, онытмыйк, бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белик, диделәр үзешчәннәр җырлары, әйтемнәре, хатирәләр аша. Бикләннең «Хәтфә» ансамбле «Кичке уен» күренешен күрсәтте. Һәр чорның үз матурлыгы, үз рухы дигәндәй, бик матур күмәк биюләр булган бит, үзешчәннәр башкаруында шуларны күрдек. Мәләкәснең «Питрау», Бордының «Борды» керәшен ансамбльләре чыгышлары үзенчәлекле, матур тәэсир калдырды. Шунысы куанычлы: фольклорда үсмерләр, балалар катнаша. Буыннар чылбыры дәвам итә. Фестивальнең максаты да шул бит. «Мөнәҗәтләр» номинациясендә Иске Байлар мәдәният йорты директоры Наилә Шәйхетдинова ничә буын халык иҗатында сакланган «Сабырлык» мөнәҗәтен аерым бер моң белән көйләде, Роза Семенова керәшеннәрнең «Чуклы тал», «Арышларым» җырларын, Софья Морозова, Тамара Багаева һәм Валентина Сәгыйдуллина дуэт белән керәшен җырларын бик матур башкарды. Хәер, концерт номерларының барысын да санап бетерерлек түгел. Чаллы шәһәреннән, Зәй, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан килгән фольклор коллективлары да бик матур чыгыш ясады.
    Мәртәбәле жюри тукайлыларның чыгышын югары бәяләде
    Башкалабыз Казаннан килгән мәртәбәле жюри әнә шундый үзенчәлекле этнокультура үрнәкләрен бәяләде. Жюри составында - ТР Мәдәният министрлыгының милли мәдәниятне үстерү үзәгенең директор урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахманов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе татар музыка сәнгате факультеты деканы, профессор Сәгыйть Хәбибуллин, мәгариф фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты деканы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Еникеева, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының милли мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Кислякова иде. Жюри чыгыш ясаучыларны бүлдерми (бәйге шартлары буенча чыгышлар 7 минуттан артмаска тиеш иде, күпләр моны үтәп бетерә алмады) тыңлаганнан соң, һәр номерга бәясен бирде.
    Фестивальнең зона концерты узганнан соң, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының милли мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Кислякова белән телефоннан элемтәгә кердем һәм аның фикерләре белән кызыксындым.
    - «Иске Казан түгәрәк уены» фестивале алтынчы ел үткәрелә. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта, чыгышларның да дәрәҗәсе яхшыра бара. Бу зонада халык йолаларын, фольклор үрнәкләрен саклауларын чыгышлар аша бик матур күрсәттеләр. Әйтик, гасырдан артык тарихы булган күлмәкне табып алганнар. Жюрины сокландырган әйберләр шактый булды. Катнашучыларның яшенә генә игътибар итегез, сәхнәдә 8 яшьтән алып 80 яшькә кадәр үзешчән артистлар чыгыш ясады. Бу буыннар бәйләнешенең күркәм үрнәге.
    Фестивальнең зоналардагы сайлап алу өлеше тәмамланып килә. Иң яхшы дип табылган номерлар Биектау районында музей-тыюлыкта узачак зур чарада тәкъдим ителәчәк. Ул урыннарда башкарылган колачлы эшнең матур нәтиҗәсе булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: