Якты юл
  • Рус Тат
  • Ике килми гомер. Ә берсенә сыеп бетми шагыйрь гомере

    «Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны ирләрчә җилкәсенә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар безнең әниләр, толлар, һәм аларның балалары! Беренче шигыремне хәтерләмим, табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул - минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы...

    «Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны ирләрчә җилкәсенә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар безнең әниләр, толлар, һәм аларның балалары!

    Беренче шигыремне хәтерләмим, табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул - минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы каз бәбкәләре, өебезнең ишек каты почмагында минем бишмәт итәген чәйнәп аптыраткан бозавыбыз турында булгандыр. Минем яшәвем дә, туган илем дә шуннан башланган бит. Ә соңрак - кешеләр, авылыбызның тол апалары, бик иртә ир булып җитешкән малайлары, каберләре бөтен Ауропа буйлап сибелгән ир-атлары турында язасы килде минем», - үзе турында шулай дип язып калдырган шагыйрь.

    Миңкадыйр Һидиятулла улы Сибгатуллин (әдәби тәхәллүсе Кадыйр Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстанның Корноухово (хәзерге Балык Бистәсе) районы Балыклы Чүкәй авылында туган.

    Әнисе Миңзифа Шәмсевәлиева 1941 ел язының матур бер көнендә дүрт бәләкәй баласы белән тол калган Балыклы Чүкәй авылы Советы рәисе Һидиятулла Сибгатуллинга кияүгә чыга. Озак та тормый Бөек Ватан сугышы башлана, һәм, Һидиятулла беренче көннәрдә үк сугышка китеп бара. Юлдан язган ике хаты килә, аннан инде бер хәбәрсез югала. Миңзифа үз авылы Кече Укмаска кайтып китә. Булачак шагыйрьнең ярлы-ятим балачагы шунда үтә. Сугыштан кайтмаган әтиләрен көн саен көтәләр алар.

    Кичә дә буш, бүген дә буш
    өстәл башы,
    әллә кайта, әллә юк дип көтә
    кашык.
    «Утыр, улым, утыр өстәл
    түренә син,
    нәкъ әтиең кебек булып
    күренәсең».

    («Ирләр»)

    Салкын өйдә ике ач бәндә без,
    икебез дә елап арыган.
    Караңгыда иске шәлен
    капшап,
    иңнәренә барып сарылам....

    «Кар шыгырдый»

    дип язган шигъри юлларда шул дәһшәтле еллар ачысы.

    Зур осталык белән язылган, берсеннән-берсе матур шигырь җыентыклары авторы Кадыйр Сибгатуллинның исеме киң катлам укучыларга яхшы таныш. Аның «Әманәт» дип исемләнгән беренче китабына язган рецензиясендә халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең: «…шагыйрьнең яралы ирләре дә, тол хатыннары да җебеп калган мескеннәр түгел, ә горурлар, чыдамнар, акыллылар... Бу тыйнак геройларга сокланмыйча мөмкин түгел, алардагы рухи байлыкка, күңел сафлыгына кызыгасың, көнләшеп карыйсың... Шигырь тетрәтсен. Шагыйрьне дә, укучыны да, дошманны да тетрәтсен. Андый тетрәү дуска шифалы, дошманга - үлем», - дип язган бәяләмәсе бар.

    XX йөз уртасы татар әдәбиятында Кадыйр Сибгатуллинның беркемне дә кабатламый торган үз шигъри тавышы бар. Җаны сыкрап, мәхәббәт һәм нәфрәт хисләрен йөрәге аша уздырып иҗат иткән шагыйрьнең шигырьләре ил-халык гаме белән уртак, аларда - халык хәтере.

    Йөрәктән йөрәкләргә күчереп, үз күңеле җәүһәрләрен халыкка өләшә алган шагыйрь иҗаты халык күңелендә үзеннән соң да озак, бик озак яшәр.

    Кадыйр Сибгатуллин бай әдәби мирас калдырып китте. Иҗатын барлау бүгенгәчә тынып тормый. Шагыйрь архивында калган русча тәрҗемәдәге шигырьләрен туплаган «Осенняя весна» (1999) һәм әдип исән чакта дөнья күрмәгән шигырьләрен эченә алган «Әйтте шагыйрь» (2002), сайланма әсәрләреннән генә төзелгән «Бер ноктада» (2007) исемле күләмле китаплары дөнья күрде. Тормышы һәм иҗаты турында тулы библиографик мәгълүматларны туплап, «Биобиблиографик күрсәткеч» китабы (2009) бастырып чыгарылды.
    Шулай ук, Факил Сафинның фәнни эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, «Шигырьләрнең кирәк чагы...» исеме астында «Кадыйр Сибгатуллинның иҗат дөньясы» дигән монографиясе (2011) басылып чыкты.

    Тел язмышы, татарның дәүләтчелеге, милләтнең сакланып калу мәсьәләләрен үзәккә куйган, 1993 елда К. Сибгатуллин сценарийсы буенча эшләнгән татарча «Иманга кайту» документаль фильмын да хәтерли халык.
    Шагыйрь гомере киләчәккә бара. Даими рәвештә искә алу кичәләре уздырылып тора. Халыкның олысы-кечесе шигырьләрен яттан өйрәнә.

    Язучы Галимҗан Гыйльманов язганча, «Кадыйр Сибгатуллин әсәрләреннән магик тойгы, илаһи сер бәреп тора». Чынлап та, ул хәтта язмышын да алдан күзаллап шигъри юлларга тезгән бит. «Мәләкәс буе» шигыре дә шуны дәлилли кебек:

    ...Белми кеше кайда
    югалтасын,
    белми кайда нәрсә табасын.
    Гомеремнең бер өлеше булып,
    язмышыма кереп каласың,-

    дип язып калдырган шагыйрь бу кечкенә елга хакында. Бүген Чаллының «Мәләкәс буе» (Замелекесье) бистәсендәге бер урамы К. Сибгатуллин исемен йөртә.

    К. Сибгатуллин, гигант төзелешләр чорында килеп, гомеренең соңгы уналты елын Яр Чаллыда яшәп иҗат иткән шагыйрь. Аны тансыклыйлар, аны хәтерлиләр.

    Кадыйр Сибгатуллинның якты образы, сүнмәс иҗаты бар, шуның белән ул халык күңелендә яши. Шагыйрьнең тууына 70 ел тулу уңаеннан тагын бер әсәр - «Нурлар суга төшә сынып-сынып» дип исемләнгән истәлек-хатирәләр китабы нәшриятка тапшырылды. Әлеге истәлекләр китабын әзерләү - хәтер яңартуның ачык бер мисалы. Әле ярый хәтер бар…

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: