Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Мәдәният

Хәзер тундрада да татар көйләрен беләләр

Күптән түгел Мусабай-Завод авылында яшәүче, балалар сәнгать мәктәбенең курай классында укучы Айдар Хөсәенов, аның әнисе Зөлфия Хөсәенова һәм мин - балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Юлия Галишина «Аргиш надежды» («Енава мюд») регионара милләтләр мәдәнияте фестивалендә булып кайттык. Ненец автоном округында Балалар елы һәм Россия халыклар иҗаты йортының йөз еллыгы уңаеннан балалар...

Нарьян-Мар шәһәре Ненец округының үзәге булып тора. Ул Баренц диңгезеннән 110 километр ераклыкта урнашкан. Тундра табигатьле бу җирдә мүк, лишайниклар, суүсемнәр кебек кырыс климатка чыдам үсемлекләр, нарат җиләге, күк җиләге, сазанак (багульник) күпләп үсә. Хайваннардан төньяк боланнар, ак төлкеләр, бүреләр, төлкеләр, асларны (горностай) очратырга мөмкин. Кошлардан тундрада кышларга көртлекләр һәм поляр ябалаклар гына кала.

Фестивальдә катнашу өчен илнең төрле почмакларыннан 30 коллектив, 150 кеше килде. Ямало-Ненецк округы, Архангельск, Коми, Удмуртия, Марий Эл, Карелия Республикалары, Ленинград өлкәсе, Мәскәү шәһәре артистларының һәркайсы үз сәләтен күрсәтергә ашыкты.

Аэропортка төшү белән анда безне нарат җиләгеннән пешерелгән тәмле пироглар белән ненец халык костюмнарын кигән делегация каршы алды. Шулай ук һәр килгән артист этномәдәният үзәге әзерләгән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Фестивальнең беренче көнендә балаларга Аргиш исемле кыз турында мультфильм күрсәттеләр. Аның нигезендә - Аргиш исемле кечкенә кыз тарихы. Ул начар көчләр тарафыннан боз кисәгенә әверелдерелә. Бары тик туган ягына, милли культурага, халык гореф-гадәтләренә булган мәхәббәт кенә аны кире кыз образына кайтара. Әлеге мультфильм чын дуслык, тугрылык, бердәмлек турында.

Икенче көнне төрле илләрдән килгән катнашучылар өчен «Северная мозаика» («Төньяк мозаика») исемле кул эшләре күргәзмәсе үтте. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Коми, Удмуртия, Марий Эл Республикалары һәм Ненец округының этномәдәният үзәге осталары оештырды. Шул ук көннең кичендә «Узорная Россия» («Бизәкле Россия») дигән халык костюмнары күргәзмәсе булды. Биредә һәр конкурсант үзенең халык костюмын күрсәтә алды. Милли һәм стильләштерелгән костюмнарны теккән оста-модельерларны исә бүләкләп тә алдылар. Әлеге фестиваль кысаларында кунаклар өчен төрледән-төрле мастер-класслар, музейларга, шәһәрнең мәдәни үзәгенә экскурсияләр оештырылды, безне төбәкнең табигате белән дә таныштырдылар. Фестивальдә катнашучылар боланнарны сыйпый, ненец шаманын күрә, болан итеннән пешерелгән шулпа ашап, себер җиләкләреннән пешерелгән бәлештән авыз итә алдылар.

Без исә үзебезнең Татарстан халкы мәдәниятен күрсәттек. Мин һәм укучыбыз Айдар Хөсәенов Ненец округының балалар сәнгать мәктәбендә уен кораллары буенча мастер-класс үткәрдек. Башкорт-татар уен кораллары турында сөйләдек, курай, сорнай кебек тынлы инструментларда уйнадык. Айдар исә татар халык көйләрен уйнап күрсәтте.

Әлеге фестивальдән без бик тәэсирләнеп, күпсанлы Дипломнар белән әйләнеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният