Якты юл
  • Рус Тат
  • Халык мәхәббәтен казанды

    Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халкыбызның тиңсез мәхәббәтен казанган моң иясе Илһам Гыйльметдин ул Шакировның тууына 80 яшь тулуны татар җәмәгатьчелеге киң күләмдә билгеләп үтә. Мәскәүдә, Казанда һәм татарлар яши торган күп төбәкләрдә бөек җырчыбызга багышлап күптөрле кичәләр, атаклы җырчыбыз катнашында очрашулар, концертлар үтә. Аның...

    Заманында Илһам Шакиров турында мәшһүр язучы, галим Нәкый Исәнбәт болай дип язып калдырган иде: «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров».

    Илһам Шакиров белән күп еллар аралашып яшәгән, аның туган авылы Яңа Бүләктә озак еллар «Игенче» күмәк хуҗалыгын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ильяс Мәхмүт улы Гыйлаевның истәлекләре белән уртаклашуын сорадык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде:

    - Мине 1986 елда Илһам Шакиров авылына рәис итеп сайладылар. Аңарчы безнең Ташкичү авылында концерт куйганы бар иде. Аның моңлы һәм күңелне айкый торган тавышына таң калып утырган идек. Шуннан соң радиодан чыгышы ишетелдеме, бөтен гаиләбез белән тын да алмый йотлыгып тыңлый идек. Нинди аһәң, нинди моң дип соклануыбызның чиге юк.

    Табигатьнең бик матур урынына, тирә-ягын урман, болыннар чолгап алган бөек җырчы туган Яңа Бүләк авылында эшләвемне гаять зур ышаныч та, горурлык та итеп санадым. Йөз кызыллыгы тудырмаслык итеп эшләргә тырыштым. Ничек танышып киттем дисезме? Ул болай булды.

    1995 елны, Илһам абыйга 60 яшь туласы ел алдыннан, мине һәм партия райкомының идеология секретаре Фәимә Гыйниятуллинаны ул чактагы беренче секретарь Васил Хаҗиев Татарстан филармониясенә җибәрде. Ул: «Якташлар килгән икән», - дип бик җылы каршылады. Хәл-әхвәлне сөйләшеп, үзебезне таныштырып алгач, Илһам абый Шакировны Сабан туена чакырдык. Бик риза булып тәкъдимебезне кабул итте һәм бәйрәмгә ике-өч көн кала барып алып кайттым. Кайткач авылдашлар белән очрашып, яшьлек дусларын очратып, урманга барып, район һәм авыл Сабан туенда катнашып, бик матур итеп җырлап, якташларының күңелен күреп, үзен дә кунак итеп, Казанга озатып куйдым. Шушы беренче күрешеп танышудан соң Илһам абый Шакиров белән дуслык элемтәләре елдан-ел ныгыды, дәвамлы булды. Һәр елны аны олылап, Сабан туена чакырып алып кайта идек. Ул бик теләп риза була, туганнары, авылдашлары, сабакташлары белән очрашудан тәм таба, күңеле күтәрелеп, иҗатына илһам алып китә иде. Дистәләгән еллар дәвамында бары өч тапкыр гына кайта алмады. «Гафу итегез инде, мине Пермьгә, Чувашиягә, Чиләбегә чакырдылар. Анда да татарлар яши, мин анда барырга тиеш», - дип сәбәбен әйтә иде.

    Вакытлар узып, атаклы якташыбыз Илһам абыйның 60 яше якынлашты. Бер җыелышта Васил Гариф улы: «Сарман - Чаллы юлыннан Яңа Бүләккә керерлек түгел. Юллар начар. Бөек җырчыбызга лаеклы юл кирәк», - дип сүз башлады. Шулай итеп, үз инициативасы белән «Камдорстрой» тресты башлыгы Владимир Александрович Швецовны үгетләп, план дип тормыйбыз, эшлибез, дип тәвәкәлләп, юл салуга тотындылар. 6 километрлы асфальт юлны тиз арада төзеп, Илһам абыйның юбилеена өлгерттек. Республика юл төзелеше чыгымнарын үз өстенә алды. Юбилее Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында үтте. Илһам абый олы сәхнәдән: «Менә минем якташларым килгән. Колхоз рәисебез дә монда», - дип таныштырды. Делегация исеменнән Васил Хаҗиев Илһам абыйны юбилее белән җылы котлады, исәнлек-саулык теләде.

    Олуг юбилееннан соң Яңа Бүләккә бер төркем артистлар, кинооператорлар килеп төште. Алар берничә көн буе Илһам абыйның туган авылын, табигать күренешләрен, Сабан туен кинога төшерделәр. Мин аларга иҗат эшләрен уңышлы башкарулары өчен бөтен шартларны тудырырга тырыштым. Соңыннан Илһам абый мине чакырып алды да: «Энем, тормыш мәшәкатьләре белән гел кайтып та булмас. Әмма туган җирдә минем белән килгән кешеләрне зурлавың, кунакчыллыгың татар халкының күркәм гадәте булып кабул ителә. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа», - дип кулымны нык итеп кысты.

    Шул чорда авылда Илһам абыйның музей-йортын салу турында сүз чыкты. Моны Васил Хаҗиев хуплады, бергәләп эшне нидән башларга сөйләштек. Райондагы һәр хуҗалыкның хәленнән килгәнчә булышасы турында фикерләштек. Шулай итеп, эшкә тотындык һәм «Илһам йорты»н тиз арада төзеп сафка тапшырдык. Ачу тантанасына Илһам абыйның үзен дә чакырдык. Ул бик тыйнак кеше бит. Ике катлы йортны, бүлмәләрен карап чыккач: «Бик күп чыгымнар түгеп, расходлангансыз инде», - дип әйтеп куйды. Әмма татар халкына багышлаган хезмәтен зиннәтле биналар да, алтын-көмешләр дә алыштыра алмый. Ул моң иясе, аның җырлары, көйләре татар баласының күңеленә сеңеп гомер буе озата бара. Халкы өчен горурлык хисе уята.

    Истәлекне журналист Хәмит Мөхәммәтшин язып алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: