Якты юл
  • Рус Тат
  • Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә

    Танылган якташыбыз, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына шушы көннәрдә 85 ел тула. Әлеге уңайдан Новотроицк мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Инзилә Камалованың "Без тарихта эзлебез" конкурсына әзерләнгән "Татар халкының җыр сәнгате тарихында шагыйрә Гөлшат Зәйнашева" дип аталган эшен тәкъдим итәбез. Ул укытучысы Кәүсәрия Мәүлиева ярдәмендә төрле әдәби чыганакларны файдаланып эшләнгән.

    Һәр халыкның тарихый елъязмасында җуелмас эзләр калдырган әсәрләр - шигырьләр, җырлар була. Аларның кеше күңелен яктыртуы, җылытуы, тормышына ямь бирүе еллар узу белән дә кимеми. Кайберләре исә торган саен игътибарны ныграк җәлеп итә, буыннардан буыннарга күчә-күчә, иң кадерле мирас булып, югалмыйча саклана. Татар халкының җыр поэзиясе тарихында гомерен шундый үлемсез җырларга багышлаган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Зәйнашева да бар.

    Ярты гасыр дәвам иткән күпкырлы иҗаты, ике йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, дөньяның бөтен төбәкләренә сибелеп яшәгән татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13нче гыйнварында Тукай районы Иске Теләнче авылында туган. Әтисе Хисам абый кулак дип Архангельскига сөрелә. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән йорт-җирсез, ач-ялангач, хәерче хәлендә ялгыз калган әнисе ике яшьлек Гөлшатны Минзәлә районы Тәкермән авылында яшәүче туганнарына илтеп бирергә мәҗбүр була. Ятимә Гөлшатның балачагы, яшүсмер еллары фәкыйрьлектә үтсә дә, ул белемгә омтыла. Минзәлә педагогия училищесын,1949 елда Казан педагогика институтын тәмамлый.

    ХХ гасырның 50нче елларында әдәбиятка килеп, Г.Зәйнашева үз сукмагын, бердәнбер иҗади биеклеген шактый озак эзли, аны байтак гомер кичергәч кенә табу бәхетенә ирешә. Күп сикәлтәләр, каршылыклар үтеп, шагыйрә үзенең күңеле сораган, иҗат мөмкинлекләрен киң мәйданнарга яңгыратырлык, башкаларны кабатламастай үз сукмагын таба. Иң әһәмиятлесе шул: шигъриятнең гаять үзенчәлекле, халык авыз иҗаты белән турыдан-туры бәйләнгән җыр жанры белән халыкның күңелен биләп ала ул. "Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә",- диләр. Шуңа күрә дә аның җырлары дулкынландыра, сөендерә, моңландыра, зур хакыйкатьләр турында уйлата. Халкыбызның күренекле композиторлары А.Ключарев, М.Мозаффаров, Р.Яхин аның күңелләргә шифа булып, үзләре үк җырлап торучы шигырьләренә көйләр иҗат иттеләр. А.Ключарев көй язган "Туган ягым - Татарстан" җыры мәшһүр җырчы якташыбыз Илһам Шакиров репертуарыннан төшмәде. Татарстан радиосының чакыруы булып инде 50 елдан артык татар дөньясын берләштерү гимны булып яңгырый.

    Бу шигыре белән автор күпме еллар дәверендә халкы күңелендә "Бәхет биргән җире Татарстан" белән горурлану, аңа соклану хисләре тәрбияләгән. Халык җырларына аваздаш яңгыраган шигырьләре, үзләреннән-үзләре көй сорап, талантлы композиторлар кулына килеп керәләр һәм тиз арада таралып китеп, халык җырларына әвереләләр.

    Г.Зәйнашева җырларының шулай тиз халыклашып китү сәбәпләре нәрсәдә соң? Минем уйлавымча, шагыйрәнең кеше күңелен үтә дә нечкә аңлавында һәм шуңа күрә аның уй-кичерешләрен, рухи ихтыяҗын нәкъ аныңча әйтеп бирү осталыгындадыр. Ә моның өчен үз халкыңның дөньясын, гореф-гадәтләрен, аның тирәнгә яшеренгән йөрәк тавышын ишетә белү зарур. Халык сине үзенең тиңе итеп яратсын, якын итсен өчен, аның канына ана сөте белән сеңгән моңын тою да кирәк.

    Гөлшат апа нәкъ шундый шагыйрә дә инде. Әйтик, аның бик күп бәхәсләргә азык булган "Менәргә иде Урал тауларына" шигыренең иң аһәңле, популяр җыр булып таралуының сере нәрсәдә булды икән соң? Мөгаен, милләтебезнең талантлы моң иясе Илһам абый Шакировның композитор Мансур Мозаффаров көй язган бу җырын тиңе булмаган халыкчанлык һәм осталык белән башкаруында, сүзләренең шуларга эмоциональ тәңгәллегендә булыр. Авторлар мәһабәт Уралны матурлыкка, бөек эшләргә чакыручы киң күкрәкле баһадир кебек җанлы образ итеп кабул итәләр. Гомумән, шагыйрә иҗатында кеше һәм туган як табигате - аерылгысыз бербөтен. Моңарчы халык җыры дип исәпләп йөртелгән "Ык буйлары" җырын алыйк. Ык елгасы,туган як чишмәләре, кичләре - аның якын дуслары, сердәшләре. Ык образы - җитез, үзе генә белгән серләр белән каядыр ашкынучы кыз, ләкин ул лирик геройга җан тынычлыгы бирә. Йөрәккә ял бирүчене кем генә якын итмәс икән соң?!

    Авыз иҗатының сүрелмәс җәүһәре булган халык җырларына тәңгәллекнең тиңсез үрнәге бу! Моңа ирешү өчен зур талант иясе булу кирәк. Кайда гына йөрмәсен, хезмәте белән кайларга гына барып чыкмасын, туган як образы аның белән янәшә.

    Лирик геройның туган ягы - тау башында бакчасы, тальян гармун моңы, онытылмас дус-ишләре белән бергә үткәргән кичләре.Бик күпләребез кебек, ул да бәхетен читтә түгел, туган ягында таба. Анда бар да гади: кипарислар, хөрмәләр, бананнар түгел, таллар, миләшләр, баланнар үсә. Йолдызлар да яктырак, ай да нурлырак, бәрәңге бакчасы да ямьле анда. Бу - лирик геройның яшәү рәвеше, шуңа күрә җаны-тәне белән сөя ул аларны. Шушы хисләрне үтә дә җиңеллек, гадилек белән әйтеп бирү өчен шагыйрьнең халык баласы булып тууы кирәк булган.

    Әдип теленең шигъри нәфислегенә сокланмый мөмкин түгел: ефәк кебек сызылып аткан ал таңнар, серне ятларга түгел, гөлдән гөлләргә сөйләү. Авыр, тынгысыз хезмәт кешесе игенчегә үзе тир түккән басуларның кадерле, газиз булуын аңа якын булган эпитетлар, урынлы чагыштырулар белән тасвирлый ул. Таң сызылган сәгатьтә кырга чыга, гармун сыры буразнаны сыйпап сөя. Алардан аерылса, яна-көя. Бу хакыйкатьләрне укучыга җиткергәндә, шигъри ритм-рифма төзелешенең югары сәнгать дәрәҗәсендә булуына ирешә.

    Гадилектә - бөеклек, дигәннәр философлар. "Тибрәнә җыр күңелдә" җырында шагыйрә тормыш ямен, яшәеш асылын гаҗәеп осталык белән ачып бирә.

    Җырларның сүзләре гадилеге белән тиз истә кала, ә музыкаль аһәңнәре халык рухына туры килә, сүзләргә салынган мәгънәне дулкынландыргыч итеп ачып сала. "Туган ягым - Татарстан", "Менәргә иде Урал тауларына", "Китмә, сандугач!" кебек югары яңгырашлы җырлары колач һәм караш киңлеге, хис тирәнлеге ягыннан классик музыкаль сәнгать тарихына керде. Г.Зәйнашеваның вакыт сынавын үткән башка җырларына әйләнеп карасак та, без аларның заман пафосына иярмичә, кешенең эчке халәтен үзенә генә хас җиңеллек белән тасвирлавына, табигыйлек белән яңгыравына сокланабыз. Аларда эчкерсезлек белән сугарылган җир кешесе кичерешләре, сокланырлык ритм-рифма төзелеше, профессиональ каләм осталыгы, халыкчанлык, искерми торган моң өстенлек итә.

    Һәрберебезгә билгеле булганча, җәмгыятьнең бәяләп бетергесез кыйммәте-гаилә. Г.Зәйнашеваның "Аерылмагыз" җыры (Ч.Зиннәтуллина музыкасы) халык арасында инде күп еллар буе чын мәгънәсендә гаилә гимны булып яңгырый. Анда бәхетсезлек символы булган ялгыз аккошка, моңсу талларга сөялгән, сулар үргә акса да, сөйгәне белән бергә була алмаячагын уйлап үзәге өзелүче ялгыз гашыйкка һәркем чын күңелдән теләктәш. Чөнки сагыну, үкенеч, якыннарын югалту кебек тетрәндергеч хисләрне үз гомерендә бер тапкыр гына булса да кичерми калган кешене табуы кыен. Барыбызга да мәгълүм: аерылышу - фаҗига.Шуны булдырмый калуны аксиомага тиң кыска гыйбәрә белән әйтеп бирә: аерылмагыз, булса да сәбәпләре.Озын поэмалар биреп бетерә алмаслык мәгънә салынган бу шигъри юлларга.Үз күңеленә ятышлы сүзләр белән халык рухына тәңгәл уйларын төп-төгәл шигъри осталык белән тыңлаучыга җиткерү сәләте аны халыкның үз җырчысы итеп үстереп, халык күңеле дигән иң олы, иң катлаулы һәм мактаулы дөньяга алып керде. Г.Зәйнашева үзенең җыр шигъриятендә халык авыз иҗатыннан килгән, олугъ шагыйрьләребездән калган традицияләрне дәвам итеп, күп мәгънәләрне аңлаткан символларны табигый осталык белән кулланып, әдәбиятыбыз тарихының кабатланмас таланты һәм горурлыгы булып танылды.

    Тыныч табигатьле, үтә дә ярдәмчел, беркайчан, беркемгә авыр сүз әйтмәс (каләмдәшләре аны шулай хәтерлиләр) Гөлшат апа Зәйнашева инде менә ничәнче ел безнең арада юк. Быел бу талантлы якташыбызга 85 яшь тулган булыр иде. Ә аның җырчы кошка "Китмә, китмә, сандугач... Туган җирне калдырып" дигән мөрәҗәгате туган илне яратуга чакырып, төрле кыйтгалар, төбәкләр буйлап сәяхәтен дәвам итә.Затлы җыр үзен ихтирам иткән халык кебек үк үлемсез. Исемең, затлы сүзең сәхнәләрдән яңгырап, язганнарың җыентыкларда урын алып, исемең киләчәк буыннар тарихында сакланудан да зуррак бәхет бар микән җиһанда?!

    Җырлары дөнья классикасына күтәрелгән якташыбыз Г.Зәйнашева иҗатының чишмә башы - безнең Тукай районы Иске Теләнче авылы. Талантлы шагыйрәнең туган тиешле кардәшләре - бик күп Зәйнашевлар - шул җирлектә яшиләр, ул данлаган йөгерек дулкынлы иген басуларында игелекле хезмәтләрен куялар. Анда мәшһүр җырчы Илһам Шакировка музей ачылды. Гөлшат апаның яшьлектәге эзләре калган урман куенында балкып утырган бу бинада аңа багышланган бер зал җиһазланса иде дип телим мин. Ни генә дисәң дә, әдәби иҗат өлкәсендә татар хатын-кыз язучыларыннан иң беренче булып дәүләт бүләге - Тукай исемендәге премиягә лаек булган бит ул. Минем туган авылым Шөкрәледә дә аның бертуган апасы, гомере буе укытучы булып эшләгән Галия апа Мөхәммәтова яши. Ачлык-ялангачлык елларында туганы белән аерылуны күз яшьләре белән искә ала, Гөлшат апаны бик сагына. Хәзер инде аңа да 88 яшь.

    Күп кенә районнарда үз якларыннан чыккан күренекле шагыйрьләр, язучылар хөрмәтенә алар исемендәге премияләр булдырылып, яшь талантларга тапшырыла, урамнарга исемнәре бирелә. Мәсәлән, С.Сөләйманова, Ф.Хөсни, Ш.Маннур, Г. Исхакый якташлары үз талантларын шулай зурлыйлар, исемнәрен мәңгеләштерәләр. Ярты гасыр буе җырлары белән матурлыкны данлаган, гаделлеккә, тугърылыкка өндәгән, туган ягы гүзәллеген мәңге күреп туймаган шагыйрәбез дә мондый хөрмәткә һичшиксез лаек, минемчә.

    Җыр ул - халык тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Дастаннар укып, халкыбыз тарихын белгән кебек, җырлар аша да аның язмыш юлларын йөрәгебез белән ишетәбез. Димәк, тарих тәгәрмәчен корал тотып, кан-яшь коеп кына тәгәрәтмиләр, анда үлемсез җырлар белән дә эз калдырып була. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның татар җыр поэзиясе хәзинәсендәге ике йөздән артык җыры халык хәтерендә икән,талантлы яшь җырчыларыбыз Альбина Шаһиморатова, Филүс Каһировлар башкаруында зур сәхнәләрдә профессиональ югарылыкта бүген дә яңгырый икән, димәк, ул - тарихта эзле шәхес!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: