Якты юл
  • Рус Тат
  • Гармунчының исемнәре – гармун каешларында

    Бу көнне кайчандыр район үзәге саналган Теләнче Тамак авылы мәдәният йортының зур тамаша залы шыгрым тулы иде. «Олы артистлар килгәндә дә моның кадәр халыкны күргән булмады!» - диде озак еллар авыл советы рәисе булып эшләгән Рузалин абый.

    Сәхнә артында да шундый ук хәл. Кырмыска оясыннан аерырлык түгел. «Гармунымның телләрендә - уйларым, сагышларым» дип аталган бу иҗат кичәсенә килгән кунакларны санап чыгу өчен генә дә байтак вакыт кирәк булыр иде. Сәетнур Нуриәхмәт улы Шәймәрдановка багышланган кичә аңа атап язылган җыр белән башланып китте:
    Гармун моңнары яңгырый,
    Күңелдә агышлары...
    Күзләрдән яшь булып тама
    Шатлыгы, сагышлары...
    Чаларган чәч, тирән сырлар -
    Гомерлек табышыбыз.
    Яшьлек җырын сузып җибәр,
    Таралсын сагышыбыз!
    Әйе, моң-сагышларны таратырлык итеп уздырдылар кичәне. Сәетнурның иҗатташ дуслары - республикабызның данлыклы гармунчы-җырчылары килгән бит! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рубис абый Зарипов, Рәшит Мәүләвиев, Рәфыйк Дәминовлар, үзешчән баянчы һәм җырчы Назыйм Гыймазетдинов, тагын дистәләгән гармунчыларның үзләренә генә хас башкару осталыгы тамашачылар игътибарын сәхнәдән бер генә секундка да аерырга ирек бирмәде. «Гармуннары да күп, оста гармунчылары да җитәрлек икән, халкым моңнары югалмас», - дигән фикергә килдем мин. Танылган җырчыбыз Алмаз Ишморатовның әтисе Азатнур абый уйнаганда, зал сихри моңга чумды. Тернәкләндерү мәктәбендә музыка белән шөгыльләнүче дистәдән артык малайның баянда берничә көй башкаруы, мөгаен, Сәетнур өчен дә, кунаклар өчен дә иң олы бүләк булгандыр... Уку да авырлык белән бирелгән балаларга музыка серләрен төшендерү, аңа мәхәббәт уяту өчен күпме көч куйгандыр Сәетнур! Менә шушы эшчәнлеге өчен генә дә һәйкәл куярлык бит бу кешегә. «Баяннар җитмәгәнлектән, берничә укучым катнаша алмады», - дип уфтанып куйды ул.
    Һәр чыгыш, һәр кунак Сәетнурның яңа сыйфатларын ача барды. Шуның белән бергә, халкыбыз арасында талантлы кешеләрнең күплеге дә гаҗәпләндерде мине, куандырды. Сәхнә түрендә физика белән лириканы бер башка, бер йөрәккә сыйдыра алган укытучы, тавышының йомшак тембры белән күп тыңлаучыларны әсир иткән һәвәскәр җырчы Гыйздулла Вәлиуллин чыгыш ясаганнан соң, зал аны көчле алкышларга күмде. Чаллыдан килгән башкорт халык фольклор ансамбле «Гөлнәзирә»нең дәртле чыгышы залда утыручыларны да сәхнәгә тартып менгезде. Ә Иске Абдул авылының «Асылъяр» ансамбленең «Кичке уен» композициясе күңелләрне яктыртып, кичәгә ямь биреп җибәрде. Күп һөнәрләр иясе Сәетнурны котларга Тукай районының ничәмә-ничә авылыннан килгәннәр: Торнаташ, Яңа Бүләк, Таулык, Күперле, Күзкәй, Казаклар... Менә шушы урында кичәне алып баручы кызларыбыз Рәмилә һәм Рәилә әйткән бер фикергә тукталасым килә: «Ансамбльләр, сәхнә, мәктәп Сәетнурның икенче гаиләсенә әйләнсә, аның үзенең гаиләсендә шушы эшләргә дәрт биреп торучы яраткан тормыш иптәше, балалары һәм оныклары белән гадәти тормыш кайный. Дөньядагы бар гүзәллек хатын-кыздан дигәндә, без бүген зурлап, олы хөрмәт хисләре белән Манзума апаның исемен атыйбыз». Шулай шул, озак еллар бергәләшеп мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән Манзума ханым - Сәетнурының олы терәге, бәхете.
    Билләремнән кочып озата килдең,
    Иңнәремдә гүя канатлар.
    Шул бәхетле изге сәгатьләрне
    Яшьлек тагын кайчан кабатлар...
    Менә шулай иңне-иңгә куеп, тагын озак еллар, халкыңа хезмәт итәргә язсын, Сәетнур!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: