Якты юл
  • Рус Тат
  • Гармунчылар авылы

    Торнаташ - алтмышлап йортлы кечкенә авыл. Аның табигате бик матур. Ул мул сулы Игәнә елгасы буенда, әрәмәлекләр куенында урнашкан. Авыл башында халыкка ял итү урыны булган бакча бар иде.

    Ничә буын шушы бакчада кичке уеннар оештырып, авыр хезмәт көненнән соң рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Кичләрен бакчага җыелганнарның шау-гөр килүе күрше авылларга хәтле ишетелеп тора иде. Яшьләр шунда сөйгән ярларын тапты. Ул елларда тормыш авыр булса да, халык бердәм булып, киләчәккә өмет белән яшәде.
    Ничә буын кешеләре өчен ял итү урыны булган бакча да картайды инде. Сабантуйлары һәм башка бәйрәмнәр авылда бик күңелле уза иде. Төрле көйләр уйнап, җырлар җырлап, көлешеп, урамнарны иңләп үтүләр кабатланмас бер истәлек булып күңелләрдә саклана. Ә бу бәйрәмнәрнең тоткасы гармунчылар иде. Сугыш һәм аннан соңгы елларда Мөбарәкҗан Гайсин, Салих Әхмәтов, Мулланур Галиев, Билал Гайнетдинов авылның иң оста гармунчылары булып саналалар иде. Кичке уеннарда, бәйрәмнәрдә аларның урыны һәрвакыт түрдә булды. Тикмәгә генә:
    «Утырмагыз урындыкка
    Гармунчылар утырсын.
    Бөгелә-сыгыла гармун уйный,
    Ул ничек онытылсын!»
    - дип җырламыйлар бит. Октябрь бәйрәмнәрендә урамнардан үзенең сугыштан алып кайткан аккордеонында Салих абый энесе Асыл белән бергә уйнап узулары әле дә күз алдында. Аннан эстафетаны 1933 елгы егетләр Нурислам Минһаҗев, Илшат Галиев, Касыйм Гыйльметдиновлар алдылар. Безнең яшьлек чоры гармунчылары Илтөзәр Галиев, Мөҗәхит Хуҗиннар баян сайраттылар. Хәмзә Сафин турында аерым әйтәсем килә. Аның уйный белмәгән уен коралы юк иде. Яшьтән үк үсемлек көпшәсеннән курай ясап уйнады. Казан Дәүләт консерваториясен бетереп, күп еллар Әлмәт музыка училищесында дирижерлыкка өйрәтте. Бүгенге көндә дә бу һөнәр ияләре күп авылда. Мөҗәһитнең энеләре Мирзаһит Нәҗмиев һәм энесе Суфьян гармун сайраталар.
    Әле бүген дә истә: 1955 елда Ворошилов районы үзәге Теләнче Тамак авылы мәдәният йортында үзешчәннәрнең йомгаклау концерты узды. Шулар арасында әле укырга да кермәгән Мирзаһит та бар иде. Ул сәхнәгә чыгып утырды. Тальян гармуны өстеннән маңгае гына күренеп тора тегенең. Әйтерсең, гармун үзеннән-үзе уйный. Аның чыгышы искитмәле булды. Кабат-кабат сорап уйнаттылар үзен. Казанга да үткәрделәр. Бара гына алмады. Мирзаһит бүген дә авылларның мәдәни чараларында актив катнаша. Аның кулында тальянмы, баянмы, күңелләрне кузгатырлык итеп уйный ул, моңландыра. Авылыбыз Торнаташта яшәгән музыкантлар белән чын-чынлап горурланабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: