«Галиҗәнаб китап кәлимәсе»

Фәннур Сафин исемендәге иҗат бәйгесе кысаларында республиканың танылган язучылары Боерган авылына да килделәр. Очрашу «Акчарлак» мәдәни ял үзәгендә узды. «Калебкә дә, бәдәнгә дә шифа, Галиҗәнаб китап кәлимәсе» дип аталган бәйрәмебездә язучы-прозаик, публицист, тарихи романнар авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Вахит Имамов һәм шагыйрь, без яратып тыңлый торган бик күп популяр җырлар, күңелләргә канат куя торган, ә кайчак уйга сала торган шигырьләр авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, республика журналистлар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Мирһади Разов катнаштылар.
Үз халкының язмышы өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесе Вахит Имамовның тарихка кагылышлы тирән фикерле чыгышын балалар, укытучылар, авыл халкы аерата кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Безнең авылларга 1635 елда нигез салынганын да аның чыгышыннан белдек. Тиздән Вахит абый Имамовның Тукай районы авыллары турында китабы басылачак. Ул китапта Боерган авылы тарихы да урын алган.
Мирһади Разовның бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар», «Ләйсән» − моңлы бишегебез», «Әдәби Чаллы» исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. Соңгы елларда чыккан «Җиләкле җәй» исемле китабын барыбыз да яратып укыдык. Мирһади Разов шигъриятнең лирика һәм җыр жанрларында иҗат итә. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар көй яза. Шагыйрьнең 500дән артык җыры бар. Очрашуда катнашкан Боерган мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җыр укытучысы Вера Леонидовна җитәкчелегендә балалар аның җырларын башкардылар.
Бәйрәмебездә үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән ТР рәссамнәр берлеге әгъзасы, танылган рәссам Хәния Гәрәева да катнашты. Аның гаҗәеп картиналары, зәвык белән эшләнгән паннолары күз явын алырлык иде. Хәния ханымның чыгышын да бик кызыксынып тыңладык, иң күңеллесе – мөхтәрәм язучыларга ул соклангыч кул эшләнмәләре бүләк итте. Очрашу өчен махсус китап күргәзмәсе әзерләдек.
Мондый очрашулар бик кирәк. Алар районда китап сүзенең, телебезнең бөеклеген раслаучы бер вакыйгага әверелде дисәм дә ялгыш булмас.
Флүзә Сәлимова,
китапханә мөдире.
/ Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 12:24Чәчләрегез шаккатарлык булсын, дисәгез... Чәчләр күз явын алып торырлык соклангыч булсын өчен әллә нинди кыйммәтле косметик чаралар сатып алырга кирәкми дә. Аны өй шартларында да җиңел эшләп була.12300
-
18 гыйнвар 2021 - 12:22Сарымсакны дөрес куллана беләсезме? Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы көчле чара. Ә сез аны дөрес куллана беләсезме?12000
-
18 гыйнвар 2021 - 11:30Үзебезнең Айгөл Айгөл Ханова – Тукай районында билгеле эшмәкәр. Кошчылык хуҗалыгы белән идарә итә. Район советы депутаты. Әмма бүгенге сөйләшүебез аның эшмәкәрлеге һәм депутатлыгы турында түгел. Максатыбыз – «Кем соң ул Айгөл Ханова?» дигән сорауга бераз гына булса да ачыклык кертү.8800
-
17 гыйнвар 2021 - 11:05Минем апам бит ул! Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Мусабай-Завод авылында туып, аның табигатенә сокланып, челтерәп аккан чишмәләренең суларын эчеп үскән кыз ул минем апам Гөлсинә Борһан кызы Низаметдинова. Ул сугыш чоры баласы, ул елларның ачысын сабый чактан ук татып, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган буын. Балачак хатирәләрен еламыйча, тыныч кына сөйли дә алмый.11800
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.23500
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.18100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.14801
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.23400
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.68900
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77600
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80701
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башландыРайонда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.12700
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.23500
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.18100
-
18 гыйнвар 2021 - 12:24Чәчләрегез шаккатарлык булсын, дисәгез... Чәчләр күз явын алып торырлык соклангыч булсын өчен әллә нинди кыйммәтле косметик чаралар сатып алырга кирәкми дә. Аны өй шартларында да җиңел эшләп була.12300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика