Фронт хатлары һәм язмышлар
Хәрби журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Могыйнов соңгы елларда төрле архивларда актарынып, исән-сау сугыш ветераннары, аларның туганнары белән очрашып, Ватан сугышының җанлы документлары - солдат хатларын җыю белән шөгыльләнә.
Ул бу җаваплы һәм изге эшне чын күңеленнән яратып, зур төгәллек һәм тырышлык белән башкара. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан "Сез ки газизләр..." дигән солдат хатларының беренче җыентыгын чыгарган иде. Шуннан соң эшне дәвам итүен сорап, күп кенә хатлар алды. Автор үзе әйткәнчә, "Солдат хатларын киләчәк буыннар өчен саклап кала алсак, батыр якташларыбызга бу бер һәйкәл булыр иде". Шушы олы максатны күздә тотып, Рафис Могыйнов даими эзләнә, вакыт узу белән хәрефләре танымаслык хәлгә килгән, саргаеп таушалган хатларны таба. Зурайткыч тыяла аша гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән ут эченнән ашык-пошык язылган хат-хәбәрләрне, сугышның дәһшәтен, хат ияләренең туган илгә бирелгәнлек хисен киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.
Шушы көннәрдә
Р. Могыйновның беренче китабының дәвамы буларак "Хатларында дары исе" дигән икенче җыентыгы дөнья күрде. Язучы Мансур Сафин үзенең кереш сүзендә меңнәрчә батырларның сугыш кырыннан язган хатларын эзләүдә фидакарьләрчә эшләүче авторга рәхмәт хисләрен юллый һәм "Фронт хатлары" дигән шигырен багышлый. «Фронт хатлары... Сагыш тулы хатлар... Әл дә алар Куыра күңелне», - дип яза шагыйрь. Китапта байтак фронтовик райондашларыбызның хатлары һәм рәсемнәре урын алган. Политрук Солтан Шәйхразиевның Күктәк-Мирсәет авылында шәфкать туташы булып эшләүче хатыны Фәһимәгә язган бердәнбер хаты күңелне айкый. Калмиядән Хаҗа ага Шакиров, Бордыбаштан Гали Миңнеханов, Хуҗидан Гатүф Әхмәдиев, кызыл Чаллыдан Алексей Забродинның фронт хатларында ил һәм гаилә язмышы турында уйлашулар ярылып ята. Политрук Солтан Шәйхразиев разведчиклар төркемен гитлерчылардан тоткарлап, дошман камалышында граната белән дистәләрчә исемең солдатын шартлата, үзе каты ярадан госпитальдә җан бирә. Һәр хатның иясе сугышта җиңү өчен башын салаган. "Хатларында дары исе..." дигән китабы сугыш кырларында һәлак булган сугышчылар рухына дога булып барсын. Ул һәркемне уяу булырга кисәтә. Һәм бу китап сугыш батырларына мәңгелек истәлек! Авторга тынгысыз эшендә уңышлар һәм ачышлар насыйп булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 17:27Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация узган Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан прививка ясаткан.15200
-
17 апрель 2021 - 11:37Кызлар командалары арасында мини-футбол буенча Тукай районы Беренчелеге үтте Ярышта 2005нче елда туган һәм аннан да яшьрәк спортчы кызларыбыз катнашты.17600
-
17 апрель 2021 - 11:15Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы Шигъриятебез тарихына авылыбызның бер җырчы малае булып кереп калган Рәшит Гәрәйгә багышланган шигырь бәйрәмебезне туган авылы Малтабарда үткәрдек. «Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы» дип исемләгән очрашуны «Үзем кайтып киләм шикелле» дигән шигырь белән башлап җибәрдек.6400
-
17 апрель 2021 - 06:44Тукай районында машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр Дүшәмбе 19нчы апрель көнне җомга көнне Яр Чаллы-Водозабор юлында "Тоннель" дип исемләнгән рейд узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган килеш автомобиль йөртүчеләрне ачыклаячак.10200
-
16 апрель 2021 - 15:08Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы сатуга чыкты Китапның төп герое – Әлфия. Әлфияне яраткан ир аның белән гомерен бәйләргә тели... Әмма карар кабул итү бик кыен. Төп героиняның яшьлектә кылган хатасы аны бу адымнан тоткарлап тора.16700
-
16 апрель 2021 - 13:20«Задоринки» булдыра Кругое Поле поселогының «Задоринки» хореография ансамбленең кече төркеме дебют номерлары белән «Будущее России» бөтенроссия конкурсында катнашты. Алар әлеге бәйгедән икенче дәрәҗә дипломант һәм өченче дәрәҗә лауреат исемнәре белән кайтты.14800
-
16 апрель 2021 - 11:35«Куркынычсыз тәгәрмәч» Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган ярышларда катнашты. Чара Түбән Суыксу мәктәбе базасында үтте. Анда төрле мәктәпләрдән 20 команда катнашты.14700
-
16 апрель 2021 - 11:20«Туган телдә җырлый чишмә» 17 апрель көнне 18 сәгатьтә Новотроицкое мәдәният йортында иҗат коллектив-ларның hәм ялгыз чыгыш ясаучыларның «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган гала-концерты уза.14900
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
11 апрель 2021 - 10:35Помидор үстерү серләре Помидор үстерү буенча сезнең белән үз тәҗрибәмне уртаклашырга булдым. Хәзер бит нәкъ вакыты. Үсентеләр инде тәрәзә төпләрендә утыра, тиздән аларны теплицаларга күчерә башлаячакбыз.18300
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.40800
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.39100
-
16 апрель 2021 - 11:10
-
16 апрель 2021 - 11:05Орлыкка сорау зурУңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.21100
-
16 апрель 2021 - 11:05Орлыкка сорау зур Уңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.21100
-
15 апрель 2021 - 13:58Фаил Камаев "Якты юл"га язылды. Ә сез? Районның төп яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, кызыклы кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм дисәң - «Якты юл» газетасына языл!19601
-
15 апрель 2021 - 11:05Һәркем үз урынында җаваплы Язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм нәтиҗәле башкарып чыгу өчен бүген нинди шартлар үтәлергә тиеш? Агросәнәгать тармагында эшләүчеләр язгы чәчү алдыннан кайсы юнәлешләргә аерым игътибар бирә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе план-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин әнә шул сорауларга җавап бирде.18000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика