Якты юл
  • Рус Тат
  • Әйтер сүзем – җырларымда

    Боерган авылы мәдәният йортында үзешчән композитор, автор-башкаручы Рөстәм Әхмәтханов иҗатына багышланган кичә узды.

    Боерган авылының күпфункцияле үзәгендә үзешчән композитор Рөстәм Әхмәтхановның «Әйтер сүзем җырларымда» дип исемләнгән җырлар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды. Җырларда җырланган ямьле Ык буйларында канатлы яшьлеген уздырган, тальян гармунлы кичке уеннарда тәүге мәхәббәтен тапкан, бәхетле гаилә корган, шушы җирлектә озак еллар балалар укыткан талантлы музыкант, йөздән артык җырлар авторы Рөстәм Әхмәтхановны зурлап, иҗатташ дуслары, шигъри җанлы авылдашлары, җыр-моң сөюче якташлар җыелган иде ул көнне.
    Тантаналы көй астында бәйрәмне алып баручы - Боерган мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәхилә Фәттахова композитор Рөстәм Әхмәтхановны сәхнә түренә чакырды. Каршы алучы милли киемнәр кигән кызларыбыз аның онытылмас яшьлек елларында иңләп-буйлап йөргән басу-кырларда үскән игеннән пешерелгән икмәк һәм җаннарны сафландыра, тәннәргә сихәт бирә торган Миннәхмәт бабай чишмәсе суыннан авыз иттерделәр. Аннары исә авылыбыз килене, Рөстәм Әхмәтхановның кызы Айзирә Әхмәтханова башкаруында авылыбыз гимны «Чебенле-Боерган» җыры яңгырады.
    Рөстәм абыйның бу җыры халык язмышын, ил язмышын чагылдырган мәңгелек җыр. Айзирә аны шулкадәр ягымлы моң, шулкадәр җан җылысы белән башкарды. Шушы җыр белән Рөстәм абыйның безнең якларда шаулап-гөрләп узган матур яшьлегенә кайткандай буласың...
    Бәйрәмгә җирле шагыйрь, композиторның иҗатташ дуслары да бик күпләп килгән иде. Алар арасында җырларының сүз авторлары - районыбыз шагыйрәсе, мөгаллимә, «Кереп барам гомерем көзләренә», «Сөю калсын» дип исемләнгән китаплар авторы, Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Зөләйха Закирова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, «Әрем исе» китабы авторы Рәзинә Насыйбуллина, танылган рәссам Хәния Гәрәева, гаилә дуслары Гөлчәчәк Исламовалар да бар иде. Алар барысы да Рөстәм Әхмәтханов турында матур сүзләр генә әйттеләр, җылы теләкләрен җиткерделәр.
    Рөстәм абыйның иҗатында халкыбызның йөрәк ярасы булган сугыш һәм Әфганстан темалары да аерым урын алып тора. Ун елдан артыкка сузылган Әфганстан сугышыннан җан һәм тән яралары алып кайтучы сугышчы-интернационалист якташларыбыз саны бихисап. Районыбызның әфганчылар оешмасы Рөстәм абыйның хәрби патриотик җырларыннан торган җыентык та чыгарганнар. Шушы җыентыкны Рәсәй әфганчылар оешмасы бик югары бәяләп, аны медаль белән бүләкләгәннәр. Әлеге медальне әфганчы якташыбыз, Иске Абдул авылы егете Айбулат Якупов тапшырды.
    Кичә дәртле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Авылдашларыбыз Филига Минһаҗева, Фәридә Сабирова, Гөлчәчәк Исламова, Айзирә Әхмәтхановаларның моңлы җырларын барча кеше рәхәтләнеп тыңлады, Наилә Гәрәеваның оныклары - Алсуның искиткеч биюләрен авылдашлар алкышларга күмде. Ә Рөстәм абыйның үзе башкаруындагы матур җырларын тыңлаганда күңелләребез шатлык белән тулып, аның өчен горурланып тыңлап утырдык.
    Рөстәм Әхмәтхановның җырлар җыентыгына 57 җыр кергән, ул җырларның көчле тәэсире дә, гаҗәеп көче дә аларның халыкчан булуында. Аның җырларын тыңлаганда күңел ирексездән Игәт тауларыннан челтерәп аккан чишмә буйларына, хуш исле чәчәкле ямьле җәй кочагына, җиләкле болыннарга, әрәмәлекләргә йөгерә.
    Гаиләнең нинди кыйбла тотуында, кайсы сукмактан атлавында хатын-кызның роле әйтеп бетергесез зур. Нинди генә җитди урыннарда, нинди генә һөнәр иясе булмасын, гаиләдә ул газиз әни, сөекле хатын, кадерле дәү әни, ягымлы хуҗабикә булырга тиештер. Рөстәм абыйның 40 елга якын бергә гомер кичерүче хатыны, ышанычлы терәге, иң якын киңәшчесе, дусты, эчкерсез саф күңелле Зөләйха ханым, кызлары Айгөл, Айзирәне, кияүләренең, оныклары чыгышы нур өстенә нур булды.
    Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте бу кичәдә. Җырлады, биеде, елап күңелен бушатты. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлүсә Нуруллина, сәнгать җитәкчесе Рәхилә Фәттахова, Таулар авылы клуб мөдире И. Гыйльметдинова, Колыш авылы клуб мөдире Эльмира Ханнановалар яңача «Зәңгәр шәл» әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, халык аларны алкышларга күмде.
    Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камиляновның һәр эштә дә башлап йөрүе, кичәләрнең иң түрендә булуы да авыл өчен зур мәртәбә. Бүгенге бәйрәмдә дә ул иң изге теләкләрен җиткерде.
    Бу бәйрәмнән алган тәэсирләр халык күңелендә озак сакланыр. Кичәгә килгән һәркем Рөстәм абыйга иҗат чишмәләренең беркайчан да саекмавын теләде. Ә иң зур бәяне Рөстәм Әхмәтханов шушы кичәдә яулады, минемчә, халык аны сөекле авыл җырчысы дип атады. Иҗат кешесе өчен моннан да зуррак бәя, бәхет булуы бар микән?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: