Якты юл
  • Рус Тат
  • Дуслык концерты

    Тукай һәм Минзәлә районнары арасында үзара концертлар алмашу проекты гамәлдә.

    Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатыннан мәдәни чаралар онлайн режимда үтә. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре минзәләлеләр өчен концерт программасы тәкъдим итә. Чыгышлар Яңа Бүләк авылында «Илһам Шакиров чишмәсе»ндә һәм Яңа Троицкое авылындагы «Солнечный» ял паркында яздырылды. Онлайн концерт Минзәлә шәһәрендә 7 августта, кичке сәгать 6 да күрсәтелә. Минзәләлеләр әзерләгән концерт 8 августта, Яңа поселогындагы «Мәхәббәт» ял паркында 18 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: