Якты юл
  • Рус Тат
  • Бу китап үзенең укучысын табар

    Узган җомгада шәһәрнең М. Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә ветеран-журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы «Якты юл»(«Светлый путь») газетасына нигез салган һәм егерме ел буе аның редакторы булып эшләгән Дамир Харрас улы Вагыйзовның әле яңа гына дөнья күргән зур күләмле «Месть» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Китапның татарча басмасы...

    «Месть» («Үч») повестендагы вакыйгалар, мәсәлән, 1917 елдагы октябрь революциясе эпик жанрда, классик әдәбиятның асыл сыйфатларын кулланып иҗат ителгән. Анда ил тарихы, гади авыл кешеләренең язмышы, кичерешләре калку итеп сурәтләнә. Тәкъдир итү кичәсендә катнашучылар: язучылар, Д. Вагыйзов үзе нигез салган газета журналистлары, чакырылган кунаклар авторның иҗатын югары бәяләде. Дамир Харрас улының газетаны бергә башлап җибәргән һәм инде озын иҗади юл узган элеккеге шәкертләре: Әлфия Сөнгатуллина, шагыйрә Рәзинә Насыйбуллина, Гөлшат Нуретдинова редакторыбызга кешелеклелеге, матбугат дөньясында беренче адымнарын ясагандагы ярдәме, аталарча кайгыртучанлыгы өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр, остазларының иҗат җимешен югары бәяләделәр.

    - КамАЗ төзелеше башланган елларда бирегә күп язучылар килде. Әле оешма юк, без төбәктәге бердәнбер татар газетасы «Якты юл» тирәсенә тупландык. Мин аны язучыларның беренче үзәге булды дим. Үзендә Хәниф Хөснуллин, Гамир Гайфетдинов, Равил Вәлиев кебек язучылар эшли иде. Дамир Харрасович - шактый чарланган каләм иясе, хуш күңелле, тирән белемле кеше, аның тирәсенә җыелышабыз, әдәбият турында әңгәмәләр сәгатьләр буе барыр иде. Шундый булганың өчен рәхмәт сиңа, китабыңа - озын гомер, үзеңә ныклы сәламәтлек телим, - диде язучы Рафис Сәлимҗанов, күпләрнең фикерен белдереп. Ветеран - журналист, күптөрле мактаулы исемнәр иясе, әле хәзер дә «Якты юл» газетасы белән хезмәттәшлек итүче талантлы каләм иясе Хәмит Мөхәммәтшин, китапханә хезмәткәре Исламия Динмөхәммәтова, авторның туганы, күп еллар җитәкче эшләрдә эшләгән, әдәбият сөюче Мөнир Камалов, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Вера Хәмидуллина авторның әле яңа табадан төшкән китабына югары бәя бирделәр, һичшиксез, бу басма үзенең укучыларын табар дигән фикерне әйттеләр.

    Кичәдә атаклы төзүче, Кама буенда өр-яңа шәһәр салган - күп еллар Чаллы, КамАЗ төзелешенә җитәкчелек иткән, үзе дә бик күп язмалар авторы, берничә китап бастырып чыгарган Марат ага Бибишев та бар иде. Аның чыгышын, бәяләмәсен зур кызыксыну белән тыңладык. Кичә искиткеч җылы мохитта узды. Иң сөенечлесе, авыру булса да, остазыбыз Дамир Харрасович үзе дә катнашты, чыгыш ясады, култамга язып, китаплар бүләк итте. Аның гомер юлдашы, иҗатына канат бирүче, ярдәм итүче җәмәгате Галина Ивановна, китапны дөньяга чыгарырга матди ярдәм күрсәткән, рухи терәк булган балаларына без, коллегалары, ихлас рәхмәтле.

    Китап тәкъдир итү кичәсен газетаның беренче елларында редактор урынбасары булып эшләгән инде танылган журналист, Татарстан журналистлар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкләүче Рахман Шәфигуллин белән журналист Алла Орехова бик матур алып бардылар. Рахман Галимовичның кичәне баянда «Чистай вальсын» (Дамир Харрасовичның үскән, яшьлек еллары узган кала) уйнап, җибәреп башлавы үзе үк күңелләргә бер рухи яктылык бирде.

    Остазыбызның иҗатын зурлап килгән, ихлас җылы сүзләрен җиткергән кунакларга, мул-матур өстәл әзерләгән, әтиләрен-бабайларын олылаган балаларына без - яктыюлчылар ихлас рәхмәтле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: