Якты юл
  • Рус Тат
  • Безгә таныш булмаган Тукай

    Апрель –Тукайны җиһанга биргән ай. Һәм аны мәңгелеккә алып киткән. Шушы айда бөек шагыйребезне искә алу гадәткә кергән. Аның тормыш юлыннан һәм иҗатыннан һәркайсыбыз күпме дә булса хәбәрдар. Фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калган Тукаебыз көндәлек тормышта нинди булган соң? Шушы сорауга җавапны Ибраһим Нуруллинның «Моңлы саз чыңнары» дигән документаль романыннан табарга була. Әсәрдән өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

    Өс-баш, кием салымга мөнәсәбәте

    1907 елның октябрь башлары. «Йолдыз» газетасының секретаре Галиәсгар Камал ялгыз гына эшләп утырганда, ишек шакып, редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр. Өстендә казакига да, җиләнгә дә тартым өс киеме, аягында итек дип тә читек дип тә атарга мөмкин булган бер нәрсә, чалбарын аяк йөзенә төшергән. Яланбаш, җитү чәчле.
    Менә шагыйрьнең өс-башка, кием-салымга мөнәсәбәте. Ни эләкте шуны киеп йөри, галстук, ак яка һәм манжетларны җене сөйми. 
    Җәйгә таба Тукай беркөнне Ташаяк ярминкәсеннән алынган чамасыз киң күлмәк киеп, хатын-кыз каешы белән билен буган хәлдә редакциягә килеп керә. Бу җәйне шул күлмәге һәм шул каешы белән йөреп чыга.

    Үзенчәлекле дуслык

    Тукай кешеләргә авыр якыная, аның белән чын дуслык мөнәсәбәтенә керү җиңел түгел. Әмирхан белән Тукай арасында дуслык исә чагыштырмача тиз урнашкан. Телдән яисә язма рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, «Фатих»ка ялганып килә торган «әфәнде» сүзе юкка чыга, «Сез» «син»гә әверелә. Ярты ел да үтми, эчке дөньясына тыкшынучыларны җене сөймәгән кебек, үзе турында, уй-тойгылары, кайгы-хәсрәтләре турында сөйләргә яратмый торган Тукай күңел капчыгын Казанга килгәч беренче тапкыр Әмирхан алдында чишә.
    Алар, Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, мәхрәм (бертугандай) дуслар булып киткәннәр.
    Әмма гаять үзенчәлекле дуслык бу. Чөнки дуслык хасил итә торган ике кешенең берсе – Тукай. Идеаллары бер булса да, характерлары, зәвыклары, гадәтләре шактый аерыла.
    Бер-берсенә мәхәббәт белдерү, төчеләнү дигән нәрсә юк. Эштән соң очрашу сирәк. Фатихның Тукай бүлмәсенә килеп чыгуы турында мәгълүмат юк. Габдулла да Әмирхановлар өенә еш бармаган. Эштә дә, күңел ачу вакытларында да алар еш кына бәхәскә кергәннәр, үпкәләшкән чаклары да булган (күбрәк Тукай үпкәләгән), ара-тирә кычкырышканнар да.

    «Балалыгы»

    Яисә Тукайның ара-тирә уянып куя торган «малайлыгы». Танылган шагыйрь, редакция урнашкан йортның ишегалдына чыгып, малайлар белән кузна уйнарга ярата. Пиджагын салып ташлап, изүен чишеп, кайвакыт исә яланаяк калып, ихлас күңелдән, хәрәмләшә-хәрәмләшә уйный. Ишегалдында әле бер хәл. Кеше күп йөри торган Екатерининская урамына ук чыгып уйнаганнар.
    Ташаяк ярминкәсенә барып, бала-чага белән бергә карусельдә әйләнүе дә хак. Алай-болай гына да түгел, агач атка атланып әйләнә торган булган. Бу «шуклыгы» исә балачактан калган күңел җәрәхәте белән бәйле булырга тиеш.
    Габдулланың тагын бер гадәте – мәчеләр, этләр белән булашу. «Әльислах» урнашкан йортның зур, мәһабәт кара мәчесе белән сәгать буе мәшгуль булуы һәм көчекләрне номерына алып кайтып, ипи-сөт белән сыйлавы турында риваять итәләр.

    Кесәсендәге акча торна булып кычкыра

    Ниһаять, акча һәм байлык дигән нәрсәгә мөнәсәбәте.
    Казандагы тәүге очрашулар-ының берсендә яңа танышы шагыйрьнең Уральскидагы эше, тормышы турында сорашкан. «Фикер», «Әльгасрел-җәдит» Һәм «Уклар»ның чынлыкта Тукай җилкәсендә булганлыгын белгәч һәм шушы газета-журналларда Тукай имзасы белән басылган материалларның сан ягын да күздә тотып, ул аның күпме эш хакы алганлыгы белән кызыксынган.
    – Егерме-егерме биш сум чамасы, – ди Тукай. 
    – Казанда шулкадәр эшләсәгез, ике-өч өлеш вазифа бирерләр иде.
    Шагыйрь, бер дә уйлап тормыйча, ихлас күңелдән әйтеп куя:
    – Тамак туярлык, бер дәрәҗә мәгыйшәт итәрлек булгач, акчаның нигә кирәге бар?
    Тукайдан гына чыгарга мөмкин бу җавап. «Акчаның нигә кирәге бар?» дигән сүзләр, мөгаен, телдән телгә, өйдән өйгә, мәҗлестән мәҗлескә күчеп йөргән. 
    Әмма, акчадан хәер юк, ләкин аннан башка торып булмый. Безнең Габдулла да акча җиткерә алмаганга зарлангалый, наширләргә һәм редакторларга еш кына акча сорап (үтенеп түгел) язу җибәрә.
    Ә бит Казанга килеп бер-ике ел да үтми, Тукай нәширләрдән иң зур гонорар ала торган «өчлек»нең берсе (калган икесе – Г.Исхакый белән Ф.Әмирхан) булып китә. Китабы артыннан китабы чыгып тора. Гаилә карыйсы юк. Таләпләре дә зур түгел. Димәк, эшләп алганы артыгы белән җитәргә тиеш. Әмма Тукайның кесәсендәге акча торна булып кычкыра. Кергән тизлек белән үк чыгып та китә. Аның тирәсендә ялманып йөрүчеләр аз түгел, бурычка дип алып, кайтармаучылар да җитәрлек. Кием-салым, азык-төлек алуда да сатулашып тору юк. Сатулашу тагын! Әйбер сайлаганда бик еш хата җибәрә. Китапны да ташып кына тора. Алары да бик тиз кешеләр кулына кереп бетә.

    Тукай сөйгәнме, кемне сөйгән?

    Габдуллада «гыйшык уты» беренче башлап Уральскида кабынган дип уйларга кирәк. Аның, мәсәлән, мәдрәсә күршесендәге бер карчыкның үзеннән ике-өч яшькә олы кызына күз атып йөргәнлеген ихтимал итеп сөйлиләр. 
    Тукайның Казандагы мәхәббәте турында без Галимҗан Шәрәфнең Тукай үлеп бер ел үткәч, журналда басылып чыккан мәкаләсеннән беләбез. Материал бирүчеләрнең берсе аңа болай дип сөйләгән: «Бер көнне (1908 елның язында.– И.Н.) З. туташ үзенең ике иптәш кызы берлә «Әльислах» идарәсенә килгәннәр иде. Тукайга алдан хәбәр-фәлән бирмичә, кызларны иярттем дә эчке бүлмәгә алып кердем вә Тукай берлә таныштырдым. Кызлар бүлмәгә кергәч тә, Тукай, гадәтенчә, керфекләрен түбән төшерде. З. берлә дә, иптәшләре берлә дә кулларына карап күреште. Алар бүлмәдә берникадәр утырдылар, ләкин Тукай, гадәтенчә, кызларның берсе берлә дә «исәнмесез, саумысез»дән башка бернәрсә сөйләмәде: күзләрен дә яңадан күтәреп карамады… Шул утырыштан соң Тукайда бер үзгәреш, З. туташның исеменә кадәр бер ихтирам күрелә....». (Ләкин Тукайга Зәйтүнә Мәүлүдова белән кавышу насыйп булмаган. – ред.)
    Тукай, билгеле, өйләнү, гаилә коруны, гомумән, инкарь итмәгән. Өйләнү мәсьәләсендә киңәш сораган бер иптәшенә ул менә нәрсә яза: «Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр ... син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә, гаиләне оятка калдыру булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш». Һәммә кешегә тиеш, әмма... Тукайга түгел. Без аның хөрлекне бар нәрсәдән дә өстен куйганлыгын, үз шәхси тормышын икенче, өченче планга калдырып, милләт, халык, әдәбият һәм шигърият мәнфәгате белән, шуннан җылылык һәм илһам алып яшәгәнен беләбез. Ярый ла, хатын дигәнең, олы җанга кабык булган тәннең саулыгын гына кайгыртып, шул җанның ваклануына, рухның түбәнләнүенә сәбәп булмаса! Хатынның да бит үз таләпләре бар. Кешечә киенәсе, кешечә торасы, кунак-кунак уйныйсы килә. Бер-бер артлы балалар туса, ашатасы, киендерәсе, укытасы бар. Милләт һәм халык бер якта калып, әнә шул гаиләңне тәэмин итәрлек акча эшләү өчен бөкрең чыгарырга тиеш буласың. Шигърият күгендә мәгърур очкан бөркет койма өстенә дә көч-хәл белән очып менә торган өй-тавыгына әверелә түгелме?
    Шушы әйтелгәннәрдән соң Тукайга гаилә камыты кидерергә омтылуларның уңышсызлыкка очраячагы үзеннән-үзе аңлашыла.
    Мондый омтылышларның берсе 1908 елның җәендә булган. Зәйтүнә туташ инде шәһәрдә юк. Аның китүенә канәгать сыман күренсә дә, «Кызык гыйшык» шигырен язса да, дуслары сизәләр: шагыйрь борчыла, кичерә, шәхси тормышындагы тәртипсезлек тә арта төшә. Болай ярамый, берәр чара күрергә кирәк. Чара дигәннәре – Тукайның кемлеген аңлый торган һәм тормышын тәртипкә салырлык бер кызга өйләндерү. Андый кыз табыла. Сөйләшәләр, ризалыгын алалар. Фатихның анасы Рабига абыстай ярдәмендә кызның анасын да ризалаталар. Фатир да табыла.
    Ә Тукай үзе? Дуслары җыйналып кыскач (Ф.Әмирхан да катышкан, күрәсең), шагыйрь күнгәндәй була. Аннары кирели. Тагын күнә, тагын кирели... Нәтиҗәдә, бу эш, билгеле инде, булмый кала.
    Шул ук вакытларда Тукайга немец теле өйрәнергә киңәш биргән ханым да йомшак пәрәвез җепләрен үрә башлаган. Ул Фатихларга үзенең, фатир алып, Казанда төпләнеп калырга ниятләгәнен белдерә. Шуңа бәйләп, Тукайны кызганып сөйли, тәртипсез яшәвенә ачынганын белдерә. Турыдан-туры әйтмәсә дә, шагыйрьне кулга алырга теләгәнен шактый ачык сиздерә. Моны белеп алгач, Габдулла бу ханымның күзенә бөтенләй күренмәс була, хәтта укуын да ташлый. 
    Әйе, болар шулай. Ләкин бит Зәйтүнә туташ әлеге ханым да, Тукайга кияүгә чыгарга ризалык биргән теге кыз да түгел. Ул – Тукайның мәхәббәте. Бу очракта тәвәккәлләргә кирәк булгандыр, бәлки. Юк шул, тагын акыл эшкә керешә, ялгыз калу файдасына тагын бер сәбәп өстәлә.
    Еш авырый торган Габдулла («…Казанга килгәч, каты-каты гына хәстәләнеп алдым», – 1907 ел, 30 декабрь), үзенең сәламәтлеге белән мактана алмаганлыгын, әлбәттә, яхшы белгән. Чәче агарганчы яшәмәячәгенә, гомеренең үзе уйлаганга караганда да кыскарак булачагына күзе җиткән. Эш бу рәвешле тора икән, ни өчен гөнаһсыз яшь кызны (җитмәсә, җандай сөйгән кешеңне!) үзеңә бәйләп, тормышын, киләчәген харап итеп ташларга?
    Күңелебезгә якын ике яшьнең кавышуын, Тукаебызның күпкәме, азгамы бәхетле булуын никадәр теләсәк тә, ачы хакыйкатьне танырга мәҗбүр булабыз: алар арасындагы мөнәсәбәтнең шул рәвешле очлануы, кояшның чыгуы һәм, вакыты җиткәч, офыкка кереп югалуы кебек үк, зарури хәл иде, бу бүтәнчә мөмкин түгел иде. Тәрбиясе, холкы, җәмгыятьтә һәм әдәбиятта тоткан урыны аны бик күп гадәти кешеләргә насыйп була торган шәхси бәхеттән баш тартырга, үз кулы белән читкә тибәрергә мәҗбүр итте.

    Тукай. / фото http://protatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: