Якты юл
  • Рус Тат
  • Без Тукайлы халык

    Круглое Поле поселогының мәдәният йортында «Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак...» дип исемләнгән олы бәйрәм булды. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган иде. Бәйрәмгә мәртәбәле кунакларның килүе дә бик куанычлы булды. Кичәне исә искиткеч матур итеп, районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре библиографы...

    Тукай бәйрәме «И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы» дип аталган сәхнәләштерелгән әсәр белән башланып китте. Сәхнә түренә печән төялгән арба тартып, кыз (Алинә Фәррахова) белән кечкенә малай - Апуш (Гадел Кыямов) чыгалар. Апуш кечкенә чактан ук шагыйрь булачакмын дип хыяллана. Аннары сәхнә түренә бер-бер артлы Тукайның әкият-шигырьләре геройлары - Су анасы (Гөлназ Мәүләвиева), Шүрәле (Алмаз Бәхтиев), Кәҗә (Айзирәк Вәлиева) белән Сарык (Айзат Ситдыйков) чыга. Ә алып баручылар - Иске Абдул авылы мәктәбе укучылары (Чулпан Сафина, Илсаф Мәүләвиев) чыгып, Исай Даниловның «Бөек Тукай» шигырен сөйләделәр. Сәхнәдә исә Апуш катнашында тамаша акрын гына дәвам итә... Апуш Кырлай авылында яшәгән яшьтәшләре белән таныша, үзенә Әптелбәр (Илмир Ганиев), Гали (Инсаф Хисаметдинов), Вәли (Алексей Михайленко), Шәвәли (Райнур Якупов), Хәйдәр (Инсаф Габидуллин) исемле дуслар таба. Мин сәхнәдә барган тамашадан күземне алалмыйча, сокланып утырдым. Кечкенә артистларның үзләрен тотышы да, костюмнары да, шигырь сөйләүләре дә килешле иде. Аннары сәхнә түренә Иске Абдул авылының «Асылъяр» фольклор коллективы чыгып, Сабантуй бәйрәменнән күренеш күрсәтте. Әйе, Тукай районы халкы Тукай исемен олы горурлык белән йөртә, бөек шагыйребезгә карата олы ихтирам белән карый.
    Сөмбел Зарипова башкаруындагы «Тукай көне» дип исемләнгән моңлы җырны зал тын да алмыйча тыңлады. Баянда исә Зөфәк Галләмов уйнады.
    Бәйрәмгә мөхтәрәм кешеләрнең дә килүен әйтеп үткән идем. Алар арасында шагыйрь, прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фәрит Яхин, шагыйрә, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Сәлисә Гәрәева, балачагы Иштирәк авылында үткән шагыйрә Җәмилә Әхтәмова, яшь шагыйрь Рифат Сәлах бар. Моннан тыш, бәйрәмгә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучыларыбыз да килгән иде. Алар: прозаик, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты Вахит Имамов, язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айдар Хәлим, яшь шагыйрь, «Мәйдан» журналының яшьләр бүлеге мөдире Фидаил Мәҗитов. Тамашачылар шулай ук кайнар алкышлар белән районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез Рубис Зарипов белән Рәзинә Сәетгәрәеваны да каршы алдылар. Кичәгә килгән кунаклар сәхнәдә барган тамашадан бик канәгать булып утырды, артистларны алкышларга күмде.
    Беренчеләрдән булып, сүзне сөекле Тукаебызның исемен горур йөртүче, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хажиев алды.
    - Без Тукайлы халык! - дип, олы горурлык белән башлады сүзен Васил Гарипович. - Тукай безгә олы мирас калдырып кына калмаган, ә үзеңне ничек тотарга, татар халкының тыйнак, тырыш булганын искәрткән, безне әдәпле булырга да өндәгән. Тукай безнең мактауга мохтаҗ түгел, ул болай да бөек, болай да танылган. Ә менә искә алуга мохтаҗ, без Тукайлы халык, Тукайлы район буларак, боларны бигрәк тә истә тотарга тиеш. Авыл хуҗалыгында да, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрдә дә сынатмыйбыз. Алга таба да шулай булсын, - диде район башлыгы. Аннары исә Казан әдипләре залда булудан файдаланып, районыбызда булган проблема турында да әйтеп үтәргә булды.
    - Бүгенге көндә без мәктәпләрне саклап калу, аларны яптырмау өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Татарстанда 176 мәктәпне кыскарту, 12 мәктәпне исә бөтенләй ябу куркынычы яный. Беренче чиратта татар мәктәпләрен ябачаклар, телебезне ничек сакларбыз? Бүгенге көндә Россиянең 16 өлкәсендә шушы проблема бик актуаль санала. Мәктәпләрне сакларга акча табарга кирәк. Бу мәсьәләгә әле бер генә тапкыр әйләнеп кайтмаячакбыз, бу эшне безгә бергәләп башкарыга кирәк, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев.
    Аннары исә сәхнә түренә «Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак» дип исемләнгән шигырь бәйгесендә җиңеп чыккан балалар чыкты. Аларны район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фәхруллина котлады, бүләкләр тапшырды. Полина Тулаева (Круглое Поле), Айсылу Ахунова (Яңа Бүләк), төрек малае Карип Умут Джан (Калмаш), Риваль Нургалиев (Иштирәк) шигырь сөйләделәр, тамашачы исә аларны таң калып тыңлады, гөрләтеп кул чапты. Бәйгенең төп җиңүчеләре дә аталды: I урында - Разил Гыйләҗев (Сәмәкәй), II - Диләрә Һадиева белән Айзилә Зәйнетдинова (Иштирәк) һәм III урынны Язилә Сәхипгәрәева (Калмия) яулады.
    Безнең «Якты юл» газетасы каршында «Каурый каләм» дип исемләнгән түгәрәк эшли башлады. Аның җитәкчесе - шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Редакциябез тарафыннан «Яшь иҗатчылар» бәйгесе уздырылды һәм Тукай бәйрәме көнендә Рәзинә ханым җиңеп чыккан балаларны котлады, бүләкләр тапшырды. I урын Мәләкәстән Регина Гаффанова, II урын Бикләннән Гөлнара Миңнебаевага бирелде, ә III урында - Түбән Суыксу авылыннан Язилә Шәймәрданова.
    - Безнең максатыбыз: районда яшәгән талантлы балаларны табу, аларны шигырь җанлы балалар итеп тәрбияләү. Оешкан түгәрәгебез кысаларында без балалар белән бергә шигырьләр язабыз, матурлыкны танып белергә өйрәнәбез, - диде Рәзинә ханым.
    Сәхнә түренә ерак араларны якын итеп килгән, кунаклар - шагыйрьләр һәм әдәбият галимнәре чыкты. Алар һәрберсе үзләренең шигырьләрен укыды, җылы котлау сүзләре белән Тукай районы халкына мөрәҗәгать итте.
    «Безнең күңелләрдә, безнең йөрәкләрдә Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр! Без бәхетле, без шагыйрьле халык. Без Тукайлы халык мәңгегә!» - дип тәмамлады кичәне Тукай бәйрәмен алып баручы Гүзәл Закирова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: