Берьюлы өч чара
Иске Абдул авылы клубында бер көндә өч чара үтте. Тамаша залында халык "Сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик җырлар фестивален карады, фойеда "Туган телем - туган авылым" кул эшләре конкурсы һәм "Минем туган авылым" фотоконкурсы үтте.
Концертта вокал ансамбльләре дә, аерым башкаручылар да чыгыш ясады. Төрле буын үзешчәннәр хәрби киемнәрдән җыр-биюләр башкардылар. Жюри әгъзалары талантларга үз бәяләрен бирделәр. Яшьләр арасыннан Новотроицкоедан Таһир Әхтәмов, Комсомолецтан Ләйсән Хәлимова, Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Мәләкәстән Эльвина Шагалиева, Шилнәбаштан Дарья һәм Мария Маратаевалар дуэты, Калмаштан Искәндәр Мингалимов һәм Илнар Вәҗиев дуэты, Бикләннән Булат һәм Илсур Мостафиннар дуэты, Круглое Поледан "XXI гасыр яшьләре" вокал коллективы чыгышы, Мәләкәстән "Дуслык" вокал ансамбле чыгышы, өлкәннәр арасыннан Бәткедән Марина Орлова, Кнәздән Владимир Веретенников, Наталья Гарасева, Круглое Поледан Лариса Корноухова, Мерәстән Фәридә Имамова, Таулыктан Назыйм Гыймазетдинов, Түбән Суыксудан Рәшит Мәүләвиев, Новотроицкоедан Светлана Гаршина һәм Надежда Чеснокова дуэты, Круглое Поледан "Полюшко" халык җырларын яратучылар клубы чыгышы, Комсомолецтан Ксения Шмакова һәм Круглое Поледан Валерий Широков чыгышлары иң яхшылары дип табылды.
Фойега күргәзмәгә куелган кул эшләре арасында балчыктан, кәгазьдән, агачтан, ясалганнары, тукымадан тегелгәннәре бар иде. Яңа поселогыннан Халидә Юнысова һәм Фәридә Насыйрованың эшләре беренче урынга лаек булды. Шулай ук фоторәссамнар арасында да иң осталары билгеләнде. Шилнәбаш авылы клубы хезмәткәрләре, Иске Абдулдан Шәйдуллиннар гаиләсе, Яңа поселогыннан Айгөл Солтанова иң яхшы фотографлар дип табылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 14:55«Заманга яраклашу кирәк» Илгизәр Абдрахимов – «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары. Әлеге хуҗалыкка ул моннан алты ел элек терлек асрау комплексы башлыгы булып килгән, димәк, эш рәтен якыннан торып белә.4300
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.4500
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллим Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.9200
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.9400
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.9700
-
27 февраль 2021 - 10:50Олимпиада призеры Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.6100
-
27 февраль 2021 - 10:10«Иң мөһиме – халык ышанычын саклау» «Көнкүрештә иң кирәкле әйбер – су. Кышкы салкыннарда торбалар бозланып, кешеләр сусыз утырырга да мөмкин. Мондый очракларда аларга без ярдәм итәбез», – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев.7100
-
27 февраль 2021 - 09:40Проект якладылар Район башкарма комитетында район яшьләре үз эшләре буенча проектларын якладылар.6300
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.21300
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.26700
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.16301
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.20000
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18500
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшә Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.16301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика