Бергәләп күбрәк булдыра алабыз
"Татарстан" совхозы поселогының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның "Бергәләп күбрәк булдыра алабыз!" дип аталган район фестивале узды. Чарада катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә балалар үзләре бу очрашудан бик канәгать калды.
Мөмкинлекләре чикле балаларның иҗат фестивале районда 11 ел рәттән үткәрелә. Алар әнә шулай бергәләп җыелалар, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Быел фестивальдәге күп чыгышлар шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә, Универсиада һәм Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган иде. Фестивальне Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе хоры Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген" җыры белән ачып җибәрде. Аннары Җәйрән Мамедова һинд биюе, ә кечкенә кызлар ансамбле "Выглянуло Солнышко" җыры белән чыгыш ясады. Минем үземә малайлар ансамбле башкаруындагы солдат җырларыннан төзелгән поппури аеруча ошады. Аларны җитәкчеләре Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе музыка укытучысы Сәетнур Шәймәрданов гармун уйнап җырлатты. Оста гармунчыны фестиваль ахырында диплом белән бүләкләделәр, ә ансамбльгә өстәл уены бирделәр. Сәетнур абый үзенең укучыларын да баянда уйнарга өйрәткән. Унлап үсмернең бергәләп халык көйләрен уйнавын һәркем сокланып тыңлады. Аларның тырышлыгын жюри да билгеләп үтте һәм өстәл футбол уены белән бүләкләде. Иштерәктән Айбулат Ясәвиев һәм аның иптәше Раил Әхмәтгалиев үзләренең ковбой биюе белән жюрины таң калдырды.
- Киемнәремне укытучым текте, ә әни бизәде. Биюне без ике көн эчендә өйрәндек. Иң яхшы бию номинациясендә җиңүемә шатландым, ә бүләк биргәнгә тагын да ныграк, - ди Айбулат Ясәвиев. Җәй көне ул Мәләкәстә үтәчәк балалар өчен махсус Сабантуйда катнашырга ниятли.
Фестиваль кысаларында "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балаларның кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Анда бәйләнгән, агачтан һәм кәгазьдән ясалган уенчыклар, паннолар тәкъдим ителде. Концерт программасы башланганчы шахмат буенча ярыш та узды. Анда беренче урынны Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе укучысы Александр Илюхин яулады һәм өстәл бильярды белән бүләкләнде. Гомумән, фестивальдә катнашкан һәрбер бала кыйммәтле бүләкләр алды. Аларны районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова һәм районның ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина тапшырды. Фестиваль балаларның күмәкләп Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды. Әлеге чара күтәренке рухта үтте. Балаларның йөзләреннән шатлык сирпелә иде. Иң мөһиме - алар башка яшьтәшләре белән аралаша, үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар - ә бу фестивальнең төп максаты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 11:50Министр килде “Балкыш” лагеренда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очрашу узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Сабиров, яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, лагерь директоры Әлфия Шәйдуллина катнашты.2700
-
27 июнь 2022 - 11:25Игелекле акция Иштирәк мәктәп яны лагерында "Чиста яр" акциясе узды. Аның максаты- елгалар ярларын чүп-чардан арындыру, су буендагы җәмәгать ялы урыннарын чистарту, сулыкларның һәм аларның ярларының пычрану проблемасына игътибарны җәлеп итү, әйләнә-тирәлеккә, беренче чиратта яшьләр арасында сак карашны популярлаштыру иде.3600
-
27 июнь 2022 - 11:24Яшьләр көне күңелле узды Тукай районында Яшьләр көне узды. Чара Бәтке авылында "Яшел Утрау" паркында узды. Чакырылган кунаклар-Казан шәһәреннән DJ Маzis, "Сафари" кавер-төркеме, шулай ук безнең район артистлары, шул исәптән Бәтке авыл мәдәният йортыннан шоу-программа белән "Айс" хореография коллективы чыгыш ясады. Чарада районның яшь, талантлы активистларын бүләкләделәр.2500
-
25 июнь 2022 - 09:19Хөкүмәт кайгыртуы Кайбер кешеләргә һәм гаиләләргә июльнең беренче көннәрендә 10 мең сум акча биреләчәк. Пособиеләр берничә була. Түләүләрнең берсе балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга, әгәр дә алар иртә срокта исәпкә баскан булсалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп яшендәге балалар өчен түләү турында гариза (бер балага бер тапкыр түләү) бирергә мөмкин. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр бала өчен 10 мең сум акча каралган.21500
-
24 июнь 2022 - 14:16Кече Шилнә авыл мәдәният йорты үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте Кече Шилнә авыл мәдәният йортында авыл мәдәният йортының 40 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә авылның төп халкы һәм өлкәннәре җыелды.23400
-
24 июнь 2022 - 12:13Чүп үләне үстермәгез! Россиялеләргә бакчалардагы чүп үләннәре өчен 50 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин, дип белгечләр искәртте. «Хокук позициясе» юридик компаниясе белгечләре Россия халкын дача участокларында чүп үләннәре өчен штрафлар турында болай диләр:16500
-
24 июнь 2022 - 11:15Гражданнарны кабул итү булачак 2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.14100
-
24 июнь 2022 - 10:08Аллаһның китапларына ышану Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 286 нчы аятендә: «Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббысыннан иңгән нәрсәгә ышандылар. Алар барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә иман китерделәр», – ди. Мөселманнар, барлык иманлы инсаннар Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләргә иңдерелгән илаһи китапларга ышаналар. Ошбу вәгазь – Аллаһның китапларына ышану хакында.12800
-
23 июнь 2022 - 16:00Тукай районында яшәүче гаиләләргә ана капиталы тапшырылды 22 июнь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.16500
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.27600
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.27800
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.33000
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
17 июнь 2022 - 13:53
-
27 июнь 2022 - 11:26Район башлыгы сугыш ветеранын котладыҮткән якшәмбедә Новотроицкое авылында көн итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтан улы Миңнегалиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең җәмәгате белән берничә ел улы Рөстәм гаиләсендә тәрбияләнүче юбилярны котлау өчен, ветеран яшәгән йортка җирле үзидарә җитәкчелеге, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары килде. Алар Фәйзелхак Солтановичка бик күп җылы сүзләр әйттеләр, җырлы-биюле кечкенә генә концерт күрсәтеп, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.3300
-
24 июнь 2022 - 08:54Мизгелне дә кулдан ычкындырмыйлар Районыбыз аграрийлары малларны кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен һава торышының уңай килгән бер генә мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.23400
-
24 июнь 2022 - 14:16Кече Шилнә авыл мәдәният йорты үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте Кече Шилнә авыл мәдәният йортында авыл мәдәният йортының 40 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә авылның төп халкы һәм өлкәннәре җыелды.23400
-
25 июнь 2022 - 09:19Хөкүмәт кайгыртуы Кайбер кешеләргә һәм гаиләләргә июльнең беренче көннәрендә 10 мең сум акча биреләчәк. Пособиеләр берничә була. Түләүләрнең берсе балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга, әгәр дә алар иртә срокта исәпкә баскан булсалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп яшендәге балалар өчен түләү турында гариза (бер балага бер тапкыр түләү) бирергә мөмкин. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр бала өчен 10 мең сум акча каралган.21500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика