Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәхет нигезе – туган җир

    Теләнче Тамак мәдәният йортында «Бәхет нигезе - туган җир» дип исемләнгән концерт узды. Без авылыбызда эшләп килүче оешма хезмәткәрләре чыгышын карадык. Алар биналарының кайчан төзелгәнен, анда кемнәр эшләгәнен, бүгенге көндә нинди эшләр белән янып йөрүләрен сөйләделәр, экранда слайдлар күрсәттеләр.

    Барлык тамашачының да йөрәген эретерлек итеп, балалар чыгыш ясады. Алар матур балачакларын ике катлы бинада - «Ак чәчәк» балалар бакчасында уздыруларын, аны бик яратуларын әйтеп, җырлап-биеп сәхнә тоттылар.

    Урта мәктәптә укучы балалар авылның тарихын сөйләделәр. Кызлар башкаруында татарча лирик бию башкарылды. Күңелгә үтеп керерлек көе дә, бию хәрәкәтләре дә барлык кешене тирән уйларга салды. Соңгы елда бу балаларның авылда уза торган барлык чараларда да актив катнашуы шатландыра, киләчәккә өмет уята.

    Тирә-як авыллар, районнардан балаларны үзенә җыйган тернәкләндерү мәктәбе дә читтә калмады. Монда тәрбияләнүче балалар зур состав белән сәхнәгә чыгып җырладылар. Алар бик тә дулкынландылар, чөнки мондый зур сәхнәдән әле беренче мәртәбә генә чыгыш ясаулары иде.

    Картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан хатын-кызлар ансамбле җырларын халык гөрләп каршы алды. Шулай ук бу коллективның мондый составта чыгыш ясавы әле беренче тапкыр гына. Шуңа карамастан, үзләрен бик кыю тоттылар, матур итеп чыгыш ясадылар.

    Таулык авылыннан килгән Азатнур Ишморатов гармунда татар көйләренә тезмә белән шатландырды. Ул уйнаган матур көйләрдән залда утыручылар дәртләнеп, аяк биетеп утырды. Авылыбыз сандугачы Кифая Вәлиеваның җырлавын тын да алмый тыңладык. Ул үзенең моңлы тавышы белән барчасын да әсир итте.

    Сәхнәгә чыккан ветераннар ансамбле составы күзгә күренеп кимегән. Аларга сокланмый мөмкин түгел, чөнки монда әле авыруларга бирешмичә, яшь күңелле кешеләр дәртләнеп җырлыйлар, яшь буынга үрнәк булып торалар.

    Сәхнәгә залдан Рубис Зарипов менде. Тамашачы аны алкышларга күмде. Ул атказанган мәдәният хезмәткәре, күп җырлар авторы гына түгел, Рубис абый - авылыбыз турында язылган китаплар авторы да. Аның башкаруында ярату хисе белән тулган «Теләнче Тамак» җырын тыңладык.

    Ниһаять, экранда авылыбыз турында төшерелгән видеоязма башланды. Ул «Теләнче Тамак» җыры белән үрелеп барды. Бу язма туган якка мәхәббәт белән сугарылган. Аны карап, тыңлап утырганда күңел тулды, күзгә яшь килде.

    Авылның эмблемасы да булдырылган. Бу хакта Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов сөйләде, аңа бик төгәл аңлатма бирде.

    Тамашаның йомгагы - концерт башында танышкан егет белән кызның өйләнешүе, яшьләрнең киленгә су юлы күрсәтү йоласыннан күренеш булды. Җырлы-биюле, такмаклы бу күренешне тамашачы тын да алмый карады. Әлеге тамашаны сәхнәгә куйган Теләнче Тамак, Таулык, Казаклар авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр, сәхнә ветераннарына зур рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки олы яшьтәге апалар сөйләве буенча, мондый йола кайчандыр шушы җирлеккә хас булган, ләкин ул заман агышы белән онытылган. Бу, чыннан да, матур күренешне авылыбыз яшьләре кабат торгызсын, яшь киленнәр шулай күңелле итеп чишмәдән су алсыннар иде.

    Сәхнә ветераннары, яшьләр, балалар үзләренең чорына хас булган җырлар белән концертны «Оҗмаһ кебек туган җиребездә» дип йомгакладылар. Мондый искиткеч матур концертны булдырган барлык кешеләргә дә, катнашучыларга да рәхмәт әйтәсе килә. Концерт әзерләгәндә күрсәткән бердәмлек югалмасын иде дигән теләктә калам.

    Алсу Гөбәева,
    Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү мәктәбе тәрбиячесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: