Якты юл
  • Рус Тат
  • Аның күңел җылысы бөтен авылга җитә

    Аның турында кемнән генә сорашсаң да, иң матур сыйфатларыннан берсе итеп, үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелеп, кешеләр белән аралашудан тәм табып иҗтиһат итүен, идея-хыяллары белән башкаларны да илһамландыра белүен мисалга китерәләр. Ул сәхнәгә, театр-музыкага гашыйк чын сәнгать кешесе генә түгел, бик игътибарлы әңгәмәдәш, ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышырга әзер торучы күрше,...

    Аның һәр эш көне сәгатьләп-минутлап бүленгән. Әле генә өлкәннәр белән кич утыруга җыелсалар, икенче көнгә инде яшьләр өчен чара планлаштырылган, сценариен барлап, репетиция үткәрергә кирәк. Республикакүләм, Бөтенроссия социаль-мәдәни проектларны, төрле иҗади бәйгеләрне дә күз уңыннан төшерергә ярамый. "Һәркайсында катнашырга тырышабыз. Үз казаныңда кайнап кына һөнәри осталыгыңны чарлау, камилләштерү мөмкин түгел. Төннәр буе, кайчагында таңга кадәр нинди дә булса проект өчен материаллар туплыйм, фоторәсемнәр белән бизәп альбомнар ясыйм." - ди Тамара Егоровна. Эш өстәлендәге дистәләгән альбомнарның иң соңгылары белән танышам. Менә бу проект быел, "Батырлык гасырларда яши" республика социаль проектлар бәйгесендә катнашып, "Туган ягым" номинациясендә җиңү яулаган. Тамара Тузеева тәкъдим иткән идея 133 проект арасында иң яхшысы дип табылган һәм 350 мең сумлык грантка ия булган. Шушы грант аңа күптәнге хыялын тормышка ашырырга талпыныш биргән. Әфганстанда, Чечнядагы бәрелешләрдә гомерләре өзелгән авылдашларының истәлеген мәңгеләштерүче Солдат һәйкәлен төзү инде төгәлләнеп килә. "Бу һәйкәлне төзегәндә халыкның бердәмлеге ихлас сөендерде, акча җитми дип хәбәр салуга, авыл җирлеге территориясендә урнашкан предприятиеләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр финанс ярдәме күрсәттеләр, һәр авыл кешесе мөмкинлегеннән килгәнчә өлеш кертте. Ялгыз әби-бабайларга кадәр үзләре китереп бирде. Шулай итеп һәйкәлне төзергә җитәрлек 1 млн сумны җыйдык. Әфганчы-ветераннар җәй буе үзләре һәйкәл төзүдә катнаштылар. Әнә шулай беренче карашка башкарып чыкмастай эшне бергәләп җиңдек," - ди ул елмаеп.

    Тамара Тузееваның Кнәз авыл җирлегендә мәдәният учагын тергезеп җибәрүенә быел 21 ел була. Акрын гына гомер йомгагын сүтеп, балачакка, яшьлек елларына кайтабыз. Ул Түбән Кама районының Трудовой эшчеләр поселогында Анисья Николаевна һәм Егор Филиппович Морозовларның ишле гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән ут борчасы кебек җитез, бик тиз аралашучан кыз бала әле укырга кергәнче үк күршеләргә "концерт куярга" ярата, бераз үсә төшкәч, поселоктагы бөтен чараларда катнаша, Пушкин, Лермонтов шигырьләрен аның кебек матур итеп сөйләүче, спектакльләрдә аның кебек инандырырлык итеп уйнаучы булмый. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң Тамара икеләнеп тә тормыйча Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Оркестр бүлеген бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган яшь белгеч 10 еллап үзенең туган поселогында мәдәният йорты директоры булып эшли. Шунда үзенең булачак гомер юлдашын Дамирны очрата һәм яшьләр кавышып тормыш корып җибәрәләр. Тиздән уллары Юга дөньяга килә. Ә 1991 елда яшь гаилә безнең районга, "Татарстан" совхозы поселогына күчеп килә һәм тәҗрибәсе, махсус белеме булган мәдәният хезмәткәренә Кнәз мәдәният йорты белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. Бер елдан соң яшь белгечнең эш өчен янып йөрүен күреп, күпфатирлы йортларның берсеннән ике бүлмәле фатир да бирәләр. Уллары үсеп буйга җитә, югары белем ала, туйлап өйләндерәләр. Бүген Юга хатыны Елена белән Түбән Кама шәһәрендә яшиләр, әби-бабайга куанычка онык үстерәләр.

    Әйе, тормыш мәшәкатьләренә уралып, яраткан хезмәтендә кайнап 21 ел сизелмичә дә үтеп киткән. Күпме кызыклы чаралар, истәлекле очрашулар үткәрелгән, иң мөһиме, һәркайсына Тамара Егоровнаның күңел җылысы салынган. "Күңелеңдә җылылык булмаса, башкаларны җылытырлык учак тергезеп булмый. Йөрәктәгесе генә йөрәккә барып җитә," - дияргә ярата ул. Өлкәннәр дә, яшьләр, мәктәп укучылары да бердәй яратып йөри мәдәният чараларына. Елның теләсә кайсы фасылында иртән дә, кичен дә мәдәният йортында тормыш кайнап тора. 12 шөгыль клубы эшли. Балалар вокал, хореография, фольклор клубларына, "Балаган" театр студиясенә йөриләр. Алар белән Оксана Абрамова, Альбина Баһаветдинова, Наташа Гарасева, Сергей Захматов кебек махсус белемле белгечләр шөгыльләнә. Яшьләр өчен һәрдаим кызыклы очрашулар үткәрелә, кичләрен теннис, бильярд уйнау, шахмат-шашка буенча көч сынашу мөмкинлеге бар. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дискотекага җыелалар. Дистә еллар инде "Патриот" клубы максатчан тәрбияви эш алып бара. Гомумән, яшүсмерләр, яшьләрнең буш вакытларын файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрү максатында бик күп чаралар үткәрелә биредә. "Егетләребезне армия сафларына матур итеп озатабыз, хат алышып торабыз, кайтуларын зурлап көтеп алабыз, хәтта кавыштырабыз, күз уңыннан, төгәлрәге авылдан җибәрмәскә тырышабыз," - ди Тамара Егоровна елмаеп.

    Быел мәдәният йорты коллективы "Туган ягым минем туган илем" дигән Бөтенроссия бәйгесендә "Иң яхшы авыл мәдәният йорты" номинациясендә призлы урынга лаек булган. Мәдәният учагының сүнмәс-сүрелмәс рухын саклауда ветераннарның өлеше әйтеп бетергесез. Гомумән, буыннар бәйләнешенә аерым әһәмият бирәләр биредә. "Надежда" ветераннар клубы әгъзалары һәр чараның үзәгендә. Үзенчәлекле репертуары, матур тембрлы тавышлары белән республикага танылган "Русский звон" фольклор ансамблендә бүген рус халык җырларының кабатланмас аһәңен өлкән апалары янәшәсендә яшьләр, балалар күңелләренә иңдерә. Күптән түгел ансамбль солисткасы Наташа Гарасева "Яшь тавышлар" республика бәйгесенең дипломанты булган. Шундый ук сәнгатькә гашыйк Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар татар җырына гашыйк авылдашларын җыеп "Наз" ансамбле оештырганнар. Бу көннәрдә "Каз өмәсе" бәйрәменә әзерләнәләр. Әнә шулай мәдәният учагы яктысында гөрләшеп яши Кнәз авыл җирлеге халкы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: