Якты юл
  • Рус Тат
  • Алсу Җаббарова: «Безнең мәдәният хезмәткәрләре барысы да авыл тормышының үзәгендә кайный, эш өчен янып торалар»

    Соңгы вакытта районның мәдәният өлкәсе уңай якка шактый үзгәрешләр кичерә. Монда тармак ветераннарының да, урта буын хезмәткәрләрнең дә, яшьләрнең һәм балаларның да өлеше зур. Мәдәни чараларга бар район күтәрелә, уртак концертлар, төрле конкурслар аларны берләштерә, коллективларны һәм аерым үзешчәннәрне берсеннән-берсе уздырып эшләргә этәрә. Нәтиҗәләр дә бар: районда гына түгел, республикада,...

    - Алсу Арслангалиевна, бөтен районны күтәрү өчен һәр җирлектә актив, үз эше өчен янып торган, халыкны артыннан ияртә алырлык мәдәният хезмәткәрләренең булуы шарт. Бүген алар бездә җитәрлекме? Кадрлар белән тәэмин ителеш аксамыймы?

    - Безнең тармакта 200гә якын хезмәткәр эшли. Алар барысы да үз эшләре белән янып йөрүчеләр. Конкурсларга, фестивальләргә әзерләнгәндә шәһәрдән дә үз эшләренең осталары булган белгечләрне җәлеп итәбез.

    - Сезнеңчә, мәдәният хезмәткәре кем ул һәм аның нинди сыйфатларга ия булуы шарт?

    - Мәдәният хезмәткәре - кешенең мәдәни дөньясын, фикер киңлеген, дөньяга карашын формалаштыручы. Ул яшь буынга үрнәк, өлкәннәргә хөрмәтле һәм киләчәккә ныклы адымнар белән атлаучы шәхес булырга, авыл һәм район тормышының үзәгендә кайнарга тиеш. Мин хезмәттәшләремне шундыйлар рәтенә кертер идем.

    - Район мәдәният тармагының үсеше бүген нәрсәләрдә чагыла?

    - Бу җәһәттән мин үзебезне уңышлы гына алга таба атлыйбыз дип әйтер идем. Әйткәнебезчә, анда һәр хезмәткәрнең, һәр райондашның үз өлеше бар. Хөрмәт йөзеннән иң беренче өлкән буынга, өлкән яшьтәге үзешчәннәргә тукталасым килә. Аларга карыйм да мин уйга калам. Каян көч алалар алар, тормышны ничек шулай яраталар? Үзләренә никадәр зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе җыйганнар. Күпләре бит сугыш еллары балалары... Мин аларга бик рәхмәтле.

    Шулардан берничәсенең генә исемен атап үтми мөмкин түгел. Иске Абдулдан ветеран укытучы Клара Хөсәенова күпме укучыларының күңеленә мәдәни орлыклар салган. Аның тырышлыгы белән бүген «Асылъяр» ансамбле гөрләп эшләп килә. Үзе үк милли киемнәр тегә, чигә, алар белән телевидение тапшыруларында катнаша. Чын мәгънәсендә татар милләтен һәм мәдәниятен саклаучы дип атар идем мин аны.

    Кар-буран, тездән саз дими, авыллар буйлап кул чанасы белән китап җыеп йөргән ветеран китапханәче Ярия апа Зыятдинованың исемен телгә аласым килә.

    Халыкны мәдәнияткә тарту турында сөйләгәндә, укытучыларның активлыгы турында да әйтми мөмкин түгел. Һәр иҗат коллективында бу һөнәр ияләре бар. Һәрберсенең талантына сокланырлык.

    Быел гына арабыздан киткән ике ветеранның исемен дә бу әңгәмәдә телгә алмый кала алмыйм. Алар - Атказанган мәдәният хезмәткәре, Таулык авылы клубы мөдире Фаиз Исхаков һәм Яңа Мусабай авылыннан хезмәт ветераны Нурия Мусина. Икесе дә гомерләренең 40 елын клуб эшчәнлегенә багышлаган кешеләр.

    - Өлкәннәрнең фольклор ансамбльләре, театр коллективлары да бик актив. Бүген аларның саны районда арта бара. Бу иҗат коллективлары турында да берничә сүз әйтсәгез иде.

    - Районда хәзер өлкәннәрнең 22 фольклор коллективы эшли. Аларның 5есе халык исемен йөртә. 15 театр коллективы иҗат итә. Шулай ук 5есе - халык театрлары. Алар барысы да авылларда йолаларны саклаучылар. Ә бу бик мөһим.

    - Белүемчә, соңгы елларда балаларның фольклор коллективлары, аерым чыгышлары белән яхшы гына уңышларга ирешәсез.

    - Районда һәр бала талантлы дип һич арттырмыйча әйтер идем мин. Мактанырлыгыбыз да бар: Мәләкәснең «Питрау» балалар фольклор ансамбле гран-при алды, Бордының «Тәңкәләр»е «Крутушка» халыкара фестивален оештыручыларының күңелен яулады, Шилнәбаш балалары ике ел рәттән «Иделкәем» театр конкурсында призлы урыннар алдылар. Жюри аларга нык сокланды, миннән: «Болар авыл балаларымы? Чыннан да авылныкылармы?» - дип кабат-кабат сорады. Бу атнада Бөгелмәгә «Звонкая капель» республика фестиваленә Кнәз һәм Иштирәк авыл җирлекләреннән балалар китәчәк. Новотроицкое һәм Комсомолец җирлекләре балаларының даны да бар районга таралды. Теләнче Тамакта балалар театр коллективы барлыкка килү бик сөенечле күренеш. Алар да «Иделкәем» театр конкурсыннан дипломнар белән кайттылар. Сәнгать мәктәбе балалары да һәр бәйрәмне бизи. Солистларны, кече төркемнәрне саный китсәң, газета битләре генә җитмәс, мөгаен.

    - Сыйфатлы кичәләр оештыру өчен уңайлы эш шартлары булу мөһим. Республикада «Авыл клублары» программасы эшли. Бу җәһәттән районда хәлләр ничек тора?

    - Иске Җирекледә, Круглое Поледа һәм Боерганда күпфункцияле үзәкләр төзелде. Чираттагысы - Комсомолец поселогында. Ул быел куллануга тапшырылыр дип көтелә. Соңгы дүрт елда Күзкәй, Иске Дөреш, Сәмәкәй мәдәният йортлары, Таулар, Куады клублары ремонтланды. Бүген Түбән Суыксу мәдәният йорты төзекләндерелә.

    Кызганычка, дистә еллар элек төзелгән биналар искерә, туза. Бүген үзәк авылларда да 10 мәдәният йорты капиталь ремонт таләп итә.

    - Соңгы вакытта район үзешчәннәре катнашында уртак концертлар үткәрү гадәткә кереп бара. Күптән түгел генә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур чара үтте. Якын арада андый очрашулар тагын көтеләме? Һәм, гомумән, нинди план-хыяллар белән яшисез?

    - Авылларның тарихын, аларның үсешен чагылдырган кичә-презентацияләр үткәрергә уйлыйбыз. Ул ноябрь аенда «Энергетик» мәдәният сараенда үтәр дип көтелә. Җирлекләрдә концертка әзерлек эшләре бара инде. Аннары, минем хыялым - 23 авыл җирлегеннән клип төшерү, аны шушы концертта тамашачыларга тәкъдим итү.

    - Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә әйтер теләкләрегез дә бардыр.

    - Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәребез белән без кешеләргә рухи байлык бүләк итүчеләр. Без авылны уятабыз, берләштерәбез. Эшегез һәрвакыт шулай халыкны сөендерсен, үзегезгә яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, имин тормыш телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: