Якты юл
  • Рус Тат
  • Аларсыз бер бәйрәм, бер чара үтми!

    27 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды. Чара Иске Абдул мәдәният йортында үткәрелде. Ул мәдәният тармагы эше йомгакларына һәм үсеш перспективаларына багышланган иде. 

    Мәдәният диюгә, сәхнә, артистлар, алкышлар, тамашачылар, җыр-моң, тамаша күз алдына килеп баса. Болар артында зур көч куеп эшләүчеләр – мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр һәм музей хезмәткәрләре. Алар бүген – рухи кыйммәтләргә игътибар кимегән чорда халыкны матурлык дөньясына дәшеп, күңелләрен күреп, рухландырып торучылар.
    – 2019 елның 9 аенда 6000гә якын чара узды. Моның өстендә мәдәният хезмәткәрләре зур көч куеп эшләде. Алар арасында иң абруйлылары – Бөтентатар ижтимагый конгрессының «Ак калфак» күчмә утырышы, Сабантуй. Районның һәр мәдәният йорты ел дәвамында үзләренең театр фестивалендә катнашты. Үзешчән артистлар район белән генә чикләнмичә, республиканың шәһәрләре һәм районнары буенча, шулай ук башка төбәкләргә гастроль-күчмә спектакльләр белән чыктылар, – дип билгеләп үтте чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова. 
    Бүгенге көндә Тукай районында юридик зат статусына ия дүрт муниципаль мәдәният учреждениесе эшли. Беренчесе – районның мәдәният һәм ял үзәге. Аның составында 21 мәдәният йорты, 3 күпфункцияле үзәк, 18 авыл клубы бар. Икенчесе – районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы. Ул 29 авыл китапханәсен һәм 1 үзәк китапханәне эченә ала. Балалар сәнгать мәктәбенең 10 белем бирү йортында бүлекләре эшли. Бүген мәдәният тармагында да кадрлар мәсьәләсе шактый кискен тора. 
    Мәдәният учреждениеләрендә 196 хезмәткәр, шуларның 37се – мәдәни-ял үзәге эшчәнлеге белгечләре, 29ы китапханәчеләр, 18е балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, 2 музей белгече бар. Шуларның 21,3 проценты – югары белемле, 73,3 проценты махсус урта белемгә һәм 8,7 проценты урта белемгә ия.
    – Белгечләрнең белемнәрен күтәрү өчен Алабуга сәнгать көллияте белән килешү төзелде. Бу хезмәткәрләребезгә халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүдә заманча тенденцияләрне үзләштерергә булышачак, – дип сүзен дәвам итте Эльмира Михайловна. – Бүгенге көндә халык үтә таләпчән – фәкать югары профессиональ дәрәҗәдә куелган, зәвыклы эш белән генә аларны мәдәният учакларына тартып була.
    Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренә актив тормыш позицияле булу кирәк. Бу уңайдан мисаллар җитәрлек. Әйтик, район китапханәләре ел саен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашып, грантлар отуга, акчалата бүләкләр алуга ирешә.
    Районда мәдәни объектларны төзекләндерү hәм төзү буенча системалы эш барыла. 2018 елда Иске Абдул мәдәният йорты, Яңа поселогы мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Быел Новотроицкое мәдәният йорты яңартылды. Киләсе 2020 елда Кече Шилнә һәм Яңа Бүләк авыл мәдәният йортларында капиталь ремонт планлаштырылган. Аннары – Илбухтино авылы клубы. Шулай ук берьюлы ике музей: хәрби – патриотик юнәлештә эшләүче «Гиндукуш» hәм якташыбыз, татар халкының мәшһүр җырчысы Илhам Шакиров музее капиталь төзекләндерелде. Бу уңайдан тарихи кыйммәтләрне туплаган бу йортларны тулы куәтенә эшләтү бурычы тора. Тукай районында hәр мәктәп укучысының, hәр хезмәт коллективының бу музейларга килүенә ирешергә кирәк. Чөнки шушы җирдә туып, халыкка хезмәт иткән шәхесләр белән чын-чынлап кызыксыну үзе ук культуралылык үрнәге ул.
    Конференциядә катнашкан район башлыгы Фаил Камаев әлеге фикерне дәвам итеп, мәдәният объектларының тулысынча халыкка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклады. Авыл халкы клуб hәм китапханәләргә килеп күңеленә ял, илһам алырга тиеш. Моның өчен урыннарда мәдәният хезмәткәрләре җаваплы. Аерым игътибар үзәгендә – балалар белән эшләү. Талантсыз балалар булмый, диләр. Һәр балага индивидуаль якын килеп, аларның сәләтләрен ачыклап үстерү зарур. Тукай районы буген социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча республикада иң алдынгылар рәтендә. Культура куелышы ягыннан да без калышырга тиеш түгел. Чөнки безнең район гомер-гомергә талантларга бай булган. Шөкер, бүген аларга үсәргә, танылырга мөмкинлек бирү өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез, – диде район башлыгы. 
    Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Боерган мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова, Теләнче Тамак мәдәният йорты директоры Илгиз Шәрифуллин, өстәмә белем бирү балалар мәктәбенең сәнгать укытучысы Вера Сәлимова hәм Бәтке авылы китапханәсе мөдире Галина Лысанова район башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук һөнәри осталыклары һәм иҗадилыклары өчен Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәге хореографы Светлана Альфиш, өстәмә белем бирү балалар мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Резеда Саматова hәм хореография укытучысы Галина Щелконогова, Комсомолец поселогы китапханә мөдире Тамара Лобова район башлыгы Фаил Камаевның рәхмәт хатына ия булды.

    Рөстәм Зәкиев фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: