Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы укучылары “Глаголица” Республика балалар әдәби премиясенә конкурста катнаша ала

18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Глаголица" II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. "Татар-информ" МА хәбәр итүенчә, бу чараны ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән "Бәхетле тарихлар" балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра. Аның...

18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Глаголица" II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс уздырыла. Конкурста 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. "Татар-информ" МА хәбәр итүенчә, бу чараны ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән "Бәхетле тарихлар" балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.

Аның максаты - ТР балаларының иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, балаларны китап укуга тарту, җәмгыятьтә әдәби культура формалашуга игътибар арттыру.

Иҗади әсәрләр рус телендә проза, рус телендә шигърият, рус телендә эстетика, татар телендә проза, татар телендә шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Шулай ук 14-17 яшьлек үсмерләр арасында француз, инглиз, немец теленнән русчага тәрҗемә итүчеләр өчен аерым номинация кертелгән. Катнашучылар яшь категорияләренә бүлеп карала.

Реклама

фото http://www.glagolitsa-rt.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев