Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татфондбанк сәләтле балаларны барлый

Инде өченче ел Татфондбанк авыл балалары арасында сәләтлеләрне ачыклау максатыннан социаль акция үткәрә.

Күзкәй урта мәктәбе бу акциядә икенче мәртәбә катнашты. Гомумән, соңгы елларда безнең укучылар республика фән олимпиадаларында да, спорт бәйгеләрендә дә югары күрсәткечләр белән сөендерәләр.

2010-2011 уку елында, мәсәлән, үзенең шигырьләрен җыентык итеп чыгарган Лилия Шәфигуллина, сәләтлеләр бәйгесендә җиңеп, стипендиат булды. Ә быел X сыйныф укучысы Хәлим Шәйхетдинов 825 бала арасыннан "Авылның талантлы 100 баласы" акциясендә җиңү яулады. Узган уку елында республика укучылары арасында математика фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль турында I урын, тарих фәненнән - II, рус әдәбиятыннан - III урын, Л. Толстой исемендәге IX республика фәнни-практик конференциясенең муниципаль этабында иҗади эше белән чыгыш ясап, II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җиңүләре белән укытучыларын да, Иске Байлар авылында яшәүче әти-әнисе Фатих һәм Наилә Шәйхетдиновларны да сөендереп тора.

Реклама

Республика сәләтлеләр бәйгесендә җиңүчеләрне Казанның Корстон сәүдә-ял үзәгендә тәбрикләделәр. Күренекле шәхесләр белән очрашып, алар кулыннан бүләкләр һәм бер ел дәвамында ай саен 1000әр сум стипендия алу өчен Татфондбанк картасы белән безнең укучыбыз Хәлим Шәйхетдинов та бүләкләнде. Балаларның сәләтләрен вакытында күреп алып ярдәм иткән укытучыларга да кыйммәтле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X