Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләргә капиталь ремонт ясалачак

2012-2014 елларда махсус программа нигезендә Татарстан мәктәпләренә капиталь ремонт ясарга җыеналар. Чыгымнар республика бюджетыннан булачак. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Республикада барлыгы 1885 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 55 тернәкләндерү интернат-мәктәбе бар. Ремонт үткәрелергә тиешле мәктәпләрне барлаганда иң беренче чиратта аларның төзелү вакытына игътибар иткәннәр. Ул 30 елдан ким булмаска тиеш. Тикшерүләрдән соң, барлык мәктәпләрнең 40 проценты капиталь ремонтка мохтаҗ дип табылган.

Журналистларга хәбәр итүләренчә, әлеге программаны финанслауга һәр ел саен 1,5 млрд сумнан да ким булмаган күләмдә акча бүленәчәк. Капиталь төзекләндерү дүрт төр эшне - түбә ремонтлауны, эчке инженерлык коммуникацияләрен (электр челтәрен, су, канализация, җылылык торбаларын) яңартуны, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыруны үз эченә алачак.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда әлеге программага 17 мәктәп кергән. 2012 елда аларның дүртесе - Бәтке, Кнәз, Яңа поселогы һәм Күзкәй мәктәпләре төзекләндереләчәк. Аларның барысында да тәрәзәләр алыштыру, Бәтке белән Кнәздә түбә ремонтлау, Күзкәйдә ишекләр алыштыру һәм Кнәздә, Яңа поселогында, Күзкәйдә инженерлык коммуникацияләрен яңарту каралган. Бу эшләргә киләсе елда 24883553,87 сум акча тотылырга тиеш.

Реклама

2013 елгы планга Биклән, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Түбән Суыксу, Иске Абдул мәктәпләре керә. Аларның барысында алда әйтелгән дүрт төр эшне башкару каралган. Финанслау суммасы - 24151684,64 сум.
2013 елда Мус. Завод, Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Боерган, Калмаш, Круглое Поле, Шилнәбаш мәктәпләре төзекләндерелер, бу эшкә 24151684,64 сум акча бүленер дип көтелә.

Брифингта хәбәр итүләренчә, капиталь ремонтны башлау уку елы тәмамланган чорга планлаштырыла. Укыту процессына комачаулык тумас, төп эшләр каникул вакытында башкарылыр дип ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X