Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Комсомолец һәм Сәмәкәй мәктәпләрендә чара бик кызыклы үтте

15 май көнне район мәктәпләрендә Универсиада дәресләре үтте. Комсомолец поселогы урта мәктәбендә без шундый дәрестә булдык.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы 6-17 июльдә Казанда узачак. Илебез өчен әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим булуын укучыларга Универсиадага багышланган дәресләр аша күрсәтәләр. Комсомолец мәктәбендә бу мәсьәләгә аеруча җитди караганнар. Алдагы дәресләрдә балаларга Универсиада гимны, тарихы, килеп чыгышы турында сөйләсәләр, бүгенгесе күбрәк Казанда үтәчәгенә багышланды. Дәресне физкультура укытучысы Ольга Лобова алып барды. Ольга Васильевна укучыларга Универсиада турында кызыклы фильмнар күрсәтте, анда булачак спорт төрләре турында сөйләде. Аеруча кызыклысы спорт комплекслары турындагы фильм булгандыр, мөгаен. Монда Ольга Лобова үзенең күргәннәре белән уртаклашты.Ул комплексларның матурлыгы, яктылыгы, уңайлылыгы турындага уй-кичерешләрен бүлеште.

Соңыннан сүзне Комсомолец мәктәбе директоры Әлфия Әгъләмова алды.

- Универсиада - илебез өчен бик мөһим чара. Монда меңләгән спортчы, волонтер катнашачак. Универсиада тәмамлангач, кайбер спорт комплексларын Казанның югары уку йортларына бирәчәкләр. Укучылар, сез дә аларда шөгыльләнә алачаксыз, алдынгы технологияләр кулланган университетларда, институтларда белем алу мөмкинлеге булачак. Тырышыгыз, гел белемгә омтылыгыз, - диде ул.

Универсиада дәресләрендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәйдәр Сабитов та катнашты.

- Безнең район Универсиада объектларын төзүдә активлык күрсәтә. Менә хәзерге көндә Казан-Арена футбол стадионын төзеп бетерергә тиешләр. Әле шунысын да әйтеп китәм: Бигеш аэропорты запас аэропорт дип белдерелгән. Шуңа күрә безнең якта да, бәлки, чит ил спортчыларын күреп булыр. Укучылар, сез актив тормыш алып барыгыз. Начар гадәтләрдән саналган алкоголизмнан, тәмәке тартудан, наркотиклар кулланудан берүк читтә торыгыз! Сез - Татарстан Республикасының киләчәге, сезнең белән горурланырлык булсын! - дигән үгет-нәсихәт сүзләрен әйтте Хәйдәр Габдуллович.

Реклама

Комсомолец мәктәбенең актлар залына җыелган V-XI сыйныф укучылары чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлады. Универсиада белән бәйләнгән сорауларга бик теләп җавап бирде.

Район мәгариф бүлеге вәкиле Резидә Галиеваның әйтүенчә, Универсиада дәресләре ел дәвамында бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә үткәрелгән. Аңа багышлап видеороликлар, презентацияләр ясау буенча «Команда-2013» конкурсының муниципаль этабы да узган. Казанга Борды һәм Иштирәк мәктәпләренең эшләре җибәрелгән. Алар район данын яклаячак. Моннан тыш, һәрбер мәктәптә Универсиадага багышланган тематик почмаклар бар. Әлеге дәресләрнең максаты, беренче чиратта, яшьләрдә актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау.

Универсиада дәресләренең икенче өлешендә балалар урамга чыгып, спортның төрле төрләрендә көч сынашты: озынлыкка да сикерде, тизлеккә дә йөгерде, скакалка белән дә сикерде һ.б. Вакыт үткәне шулай сизелми дә калды.

Шундый ук дәресләр Сәмәкәй мәктәбендә дә уңышлы гына узды. Дәресләрне мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов ачып җибәрде. Чараны V сыйныф укучылары җитәкчесе Алия Каһирова алып барды. Шулай ук Универсиадага багышланган теоретик өлештән соң балалар мини-ярышларда да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада

2
X