Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дәрестән тыш чаралар бик тә мавыктыргыч үтте

Теләнче Тамак урта мәктәбендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зариповның 2012 елда басылып чыккан, Теләнче Тамак, Таулык, Хуҗи, Казаклар, Останково авыллары тарихын үз эченә алган "Бишегем - Теләнче Тамак" һәм 50нче елларда Теләнче Тамак мәктәбендә директор булып эшләгән олы шәхес Иван Тумреевның истәлегенә багышланган "Мәгарифнең якты йолдызы" китапларын тәкъдир итү...

Теләнче Тамак урта мәктәбендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зариповның 2012 елда басылып чыккан, Теләнче Тамак, Таулык, Хуҗи, Казаклар, Останково авыллары тарихын үз эченә алган "Бишегем - Теләнче Тамак" һәм 50нче елларда Теләнче Тамак мәктәбендә директор булып эшләгән олы шәхес Иван Тумреевның истәлегенә багышланган "Мәгарифнең якты йолдызы" китапларын тәкъдир итү булды. Әби-бабайларының, туганнарының, якыннарының исемен китапта күрү балаларда бик зур горурлык тудырды, басма белән бик кызыксынып таныштылар. Очрашуга мәктәпнең ветеран укытучылары Фалих Арсланов, Даларис Сәйфиева да чакырылган иде.

Реклама

"Дәрестән тыш мәктәп" программасы кысаларында үткәрелә торган чараларның чираттагысы энергетикларга багышланды. Бәйге рәвешендә оештырылган әлеге чарада балалар электр белән эш иткәндә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бәйгегә төп хөкемдар итеп электр станциясендә мастер булып эшләүче Ринат Шәймәрданов чакырылган иде, ул укучыларны энергетик һөнәре белән таныштырды, дип хәбәр итә педагог-оештыручы Энҗе Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дђрестђн тыш чаралар

2
X