Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бу көнне нәниләр дә, әти-әниләр дә дулкынланып көтә

1 сентябрь - Белем көненә санаулы көннәр генә калып бара. Алда - яңа уку елы. Беренче сыйныфка баручы балалар, ә бигрәк тә, аларның әти-әниләре өчен катлаулы вакыт якынлаша. Баланы беренче сыйныфка әзерләү шактый бәягә төшә. Мәктәп формасын сайлауның да үзенең нечкәлекләре бар. Шәһәр балалар иҗат үзәгендә узган ярминкәдә без әлеге...

Ярминкәгә кеше күп җыелган иде. Әти-әниләр үзләренең балалары белән килгәннәр, мәктәп формасы эзлиләр, киеп-киеп карыйлар. Үзәкнең икенче башында бер төркем халык мәктәп кирәк-яраклары җыя. Шунда мин быел беренче сыйныфка барачак игезәкләр - Ангелина һәм Анастасия белән таныштым да инде.
- Кызларыбыз үсеп җиткәнен сизми дә калдык, инде менә беренче сыйныфка да баралар. Мәктәп формасы көрән төстә, аңа өстәп ак һәм кара алъяпкычлар да алырга куштылар. Шуны эзләп йөрүебез иде, - диде кызларның әниләре.
Мәктәп кирәк-яраклары, формаларның бәяләре белән кызыксынам. Бәяләр түбәндәгечә:
(сумнарда)
Кызларга: Малайларга:
мәктәп формасы - 1800-2200 чалбар белән костюм - 1500-2500
бантик - 200 күлмәк - 400-800
колготкалар - 150 галстук - 150
блузка - 500-1000 каеш - 150
туфли - 1000-3000
ортопедик рюкзак - 2000- 2500
алмаш аяк киеме йөртергә сумка - 200
кәрәзле телефон - 1500-3000
канцелярия товарлары - 600
пенал - 150
физкультура өчен аерым форма - 2000
чәчәк - 500
- Ортопедик мәктәп сумкасы алсагыз, балагыз беркайчан да арымаячак. Мондый сумкалар авырлыклары буенча да бик жиңел, уңайлы гына юылалар. Баланың аркасы бөкрәеп тормаячак, ул фигураны да төз тотарга ярдәм итә. Рюкзакларның төрле төстәгесе, төрле рәсемлесе бар, малайлар өчен Человек-паук (Спайдермен), машиналар белән булса, кызлар өчен Принцессалы, Винкс мультфильмы геройлары төшерелгәннәре бар. Аларны бик яратып алдылар, - дип сөйләде миңа сумкалар сатучы ханым. Әле алырга җыенган булсам, алмаш аяк киеме йөртә торган сумканы бушка да бирәм дигән иде!
Ярминкәдә, моннан тыш, күпләп аяк киеме, канцелярия товарлары саталар иде. Мәктәп формасының да төрлеләре, бик матур итеп тегелгәннәре бар. Бәяләре уртача, кайберсе бәяне киметеп бирергә дә риза. Кыскасы, ярминкәдә теләгән бар әйберне сатып алырга була иде.

«ЭССЕН» кибетләре

Шәһәрдә әлеге кибет арзан әйберләр сатуы, аңардан да бигрәк сайлау мөмкинлеге зур булу белән аерылып тора. Сентябрь алдыннан монда да күпләп мәктәп әйберләре сата башладылар. «ЭССЕН»да да рәтләр буенча йөрдем.
(сумнарда)
Кызларга: Малайларга:
мәктәп күлмәге - 900 костюм - 2300
фартук (ак, кара) - 420 күлмәк - 180
сарафан - 1150 галстук - 80
юбка - 640 чалбар - 460
блузка - 390 туфли - 730
бантик - 60 водолазка - 120
яка һәм манжетлар - 100 спорт чалбары/шортиклары - 170 - 110
туфли - 500 майка - 110
колготкилар - 70 футболка - 110
гольфилар - 60 кедалар - 380
рюкзаклар - 1100-2200 рюкзаклар - 500-2000
алмаш аяк киеме өчен сумка - 100-200 алмаш аяк киеме өчен сумка - 120-170
«ЭССЕН»дагы канцелярия товарларының күплегенә, аларның төрлелегенә исең-акылың китәрлек. Ручкаларның, карандашларның да ниндие генә юк. Кесәңдәге акчаңа карап, ниндиен телисен, шунысын алып була, дип йөрдем мин кибет буйлап.

«You&МЕТРО» кибетендә үзенчәлекле әйберләргә тап булырга мөмкин

«МЕТРО» кибете, чыннан да, зур. Аңа бер кереп китсәң, сәгатьләр буе йөрергә мөмкин. Әйбернең күплеге дә таң калдыра. Билгеле инде, мин биредә дә мәктәп кирәк-яракларының бәяләре, төрләре белән кызыксындым. Алар түбәндәгечә:
(сумнарда)
рюкзаклар 800-4000
көндәлек 40-240
блокнот 6-15
дәфтәрләр 9-200
папка 150-170
каләм үткенләгеч 20-250
бетергеч 40-70
ручка 4,5-60
пенал 50-300
рәсем альбомы 35-100
гуашь һәм буяулар 80-200
төрле төстәге карандашлар җыелмасы 80-250
фломастерлар 60-230
төрле төстәге кәгазь/катыргы 35/100
җилем 15-35
пластилин 25-70

«Балаларыбыз үсте, инде мәктәп бусагасын да атлап керер вакытлары җитте», - диләр әниләр

Бәяләр генә дә түгел, әти-әниләрне башка мәсьәләләр дә борчый. Яңа гына бакчага йөргән бала мәктәп кагыйдәләре кысаларында үзен ничек тотар, белем дөньясына кереп китә алырмы? Бергә дәрес әзерләүләр, озын кичләрне кыскартып, шигырь ятлаулар, математиканы өйрәнү, уку-язулар - балаларны, ата-аналарны менә шулар көтә. Бу җәһәттән әниләрнең фикере белән дә кызыксындым.
- Без үзебез Мерәстә яшибез. Кызыбыз Әдилә быел укырга керә. Балалар бакчасына йөргәндә, хәрефләр дә өйрәнделәр, саный да белә инде. Әле үзенә форма алганда бик сөенеп, теләп, безнең белән мәктәп кирәк-яраклары җыеп йөрде. Мәктәптә форманы бертөрле булсын дип сөйләштек: кызыбызга бер күлмәк, 2 алъяпкыч алдык. Дөресен генә әйткәндә, бик чыгымлы бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү. Олы күлмәк алып булмый, зур дип кимиячәк, таман гына торганын алсаң, икенче елга киеп булмаячак. Шуңа да үлчәмен туры китереп алдык. Әдиләбезнең шатланып 1 сентябрьне көтүе үзебезнең дә күңелне күтәрә. Исән-сау булып, яхшы гына укырга язсын инде. Әле кайчан гына нәни иде, инде мәктәпкә барырга вакыты җитте балабызның, - диде Зинфира ханым Шәйдуллина.
- Быел кечкенә Эльвинабызны I сыйныфка кертәбез. Үзебез мәктәпкә барган шикелле булды инде, бик дулкынландыргыч бит. Олы кызыбыз Эльза быел VIII сыйныфка бара, аны мәктәпкә әзерләгәндә алай борчылмаган кебек идек. Кечкенәбез бакчага йөрде: саный, яза, укый белә. Бүгенге көндә мәктәпкә йөреп, 1 сентябрь бәйрәменә әзерләнәләр. Бөтен кирәк-яракны алдык инде. Мәктәп формасын гына 2 көн буе эзләдек. Мин моңа үзем бик җитди карадым: уңайлы гына түгел, ә сыйфатлы, чыдам булсын дип тырыштым. Берничә айга гына җитә торган Кытай фирмалары белән бөтен базар тулган, без кыйммәтлерәген, Төркиядә тегелгәнен алдык. Хәзер спорт киеме карыйбыз, анысын да озак сузмаска инде, көне килеп җитә бит, - дип сөйләде Иштирәктән Айгөл Гобәйдуллина.

Файдалы киңәшләр

• Материалның сыйфаты
Балага алынган кием чын ефәктән, мамык, җитен, йон тукымаларыннан тегелгән булырга тиеш. Тукыма яхшы «сулап» торырга, баланы тирләтмәскә, җиңел юыла һәм үтүкләнә торган булырга, шулай ук кигәндә бөкләнмәскә тиеш.
• Уңайлык
Мәктәп формасын киеп бала көннең күп вакытын үткәрәчәк. Шуңа күрә дә кигән форманың уңайлы, җайлы булуы шарт. Ул җитәрлек рәвештә иркен (киемнәрнең бераз зуррагын алсагыз да, начар булмас. Беренчедән, балалар тиз үсә, ә икенчедән, салкын вакытта форма эченнән калынрак кофта да кигертергә була), җиңел, артыгы белән җылы да булмаска (балалар бик актив булалар, шуңа да тиз тирлиләр), шулай ук йомшак (кычыттырмаска һәм «тешләмәскә») булырга тиеш.
Әлеге киңәшләр сезнең өчен спорт киеме алганда да файдалы булыр. Алган футболкаларның, майкаларның төсләрен, буяуларын карагыз. Агулы буяу матдәләре кушылып ясалган материал туры килсә, баланың начар тукымага аллергия да башланып китүе мөмкин. Сатучыларның кием-салым сертификатын күрсәтүен сорасагыз да була. Футболканың янып тора торган төслесен һәм рәсемлесен алырга киңәш ителми. Шулай ук җылы вакытларда физкультурага йөрергә балага шортик та алырга кирәк. Спорт костюмында гына артык кызу булырга мөмкин. Носкиларны да бары тик чын ефәктән генә алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф