Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче сентябрьгә бүләк – яңа портфель

Беренче сентябрь, беренче кыңгырау, беренче дәреслек - ел дәвамында бу сабыйларның әнә шундый беренчеләре бик күп булачак әле. Үзләре дә беренчеләр генә шул әле. Барлык уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләрне дә алар бүген беренче тапкыр кулларына тоттылар. Һәр елны республика күләмендә үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында безнең...

Изге традиция республикада инде алтынчы елын дәвам итә. Чара финанс мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр Белем көнендә үзләрен башкалардан ким тоймасын, бәйрәм аларның һәрберсе өчен сөенечле булсын, уку елы уңышлы үтсен дигән максатны күздә тота.

Акция кысаларында шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле һәм әти-әниләре инвалид булган 2-11 сыйныф укучыларына да уку елы дәвамында хәйрия ярдәме күрсәтү каралган. Безнең районда шушы исәпкә керүче 56 бала бар.

Әлеге максатка иганәчеләрдән быел 181600 сум акча җыелды. Сабыйларга 18 оешма һәм предприятие үз ярдәмен тәкъдим итте. Беренчеләрдән булып балаларга "Кама-Бекон" ҖЧҖ, "Тукай җылылык-газ оешмасы", "Ласка" ҖЧҖ, "Биклән" җитештерү кооперативы, "Татарстан коммуналь челтәрләре" һ.б. оешмалар ярдәм кулын сузды.

Реклама

Хәйрия акциясе безнең районда быел 21-23 август көннәрендә үтте. Район, авыл җитәкчеләре, иганәчеләр портфельләрне нәниләрнең кулларына үзләре тапшырды.

Кичә "АК БАРС" БАНК ААҖнең идарә рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов Кнәз һәм Круглое Поле мәктәпләренең беренче сыйныфына килүче балаларга портфельләр тапшырды. Кнәз мәктәбенең беренчеләре арасыннан 15 сабыйга (алар барысы 45) Круглое Поледа беренче сыйныфка керүче 33 баланың 7сенә ул көнне бүләкле булу бәхете елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђйрия акциясе портфель

2
X