Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала тәрбияләү җаваплылыгы турында сөйләшәбез

Район мәктәпләрендә ата- аналар җыелышлары үтә. Мус.Завод урта мәктәбендә узган очрашуда ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр, каршылыклы-конфликтлы хәлләрдән чыгу юллары турында ихлас сөйләшү булды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнехуҗин катнашты.

Сүз, әлбәттә, укучыларның беренче яртыеллыктагы өлгереше турындагы мәгълүмат белән таныштырудан башланды. 100 процент өлгереш белән төгәлләгәннәр әлеге чорны, ә менә белем сыйфатын (58 процент) яхшырту өстендә әле шактый эшлисе бар. "Укучының дәресләргә нинди әзерлек белән килүе теге яки бу фәнне ничек үзләштерүе укытучыдан гына тормый, ата-ананың һәрдаим кайгыртуын, җаваплылыгын тоеп үсәргә тиеш бала. Андый гаиләдә тәрбияләнгән балаларның тәртибе дә әйбәт, яхшы да укый," - дип ассызыклады укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сиренә Кәлимуллина һәм үрнәк укучыларның әти-әниләренең исемнәрен атады. Сүз акрынлап җыелышның төп темасына - ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алышуга күчте. Тарих укытучысы Эльмира Нуретдинованың әлеге теманы төрле яклап яктырткан бай эчтәлекле чыгышы, тирән фикер-киңәшләре һәркемдә кызыксыну уятты. Чыннан да, балаларыбыз сау-сәламәт, һәр яктан камил, тормышка әзерлекле шәхесләр булып үссен өчен бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләргә, аралашып, киңәшләшеп яшәргә кирәк, дигән фикерне ата-аналар да, укытучылар да хуплады. Сөйләшүне йомгаклап район башлыгы В. Хаҗиев мәктәп тормышында актив катнашкан, матди ярдәм күрсәткән ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ата-аналар җыелышы

2
X