Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакчада ямьле дә, күңелле дә

Новотроицкое авылы «Ромашка» балалар бакчасының үзенчәлекле визит карточкасы булып матур итеп бизәлгән участок тора. Ә иң мөһиме, анда урнашкан барлык эшләнмәләр, персонажлар да тәрбиячеләрнең һәм балаларның үз куллары белән эшләнгән.

Күптөрле журналлар һәм социаль челтәрләр сайтлары мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең мохитын баетучы төрле кызыклы эшләнмәләр белән тулган. Безнең иҗади коллективыбыз да әлеге кызыклы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч та эштән читтә кала аламыни? Җәйге җылы көннәрдә балалар бакчасы хезмәткәрләре нәниләр һәм аларның ата-аналары белән берлектә балалар бакчасы территориясен бизәүгә керештеләр, кирәкмәгән иске әйбер-уенчыкларга икенче гомер бүләк иттеләр. Әнә шулай безнең участокта акчәчәкләр, ландышлар, күк йөзе кебек зәңгәрсу төстәге кыңгырау чәчәкләре, тырыш һәм тынгысыз бал кортлары, бака-патшабикә, нәни дуңгызлар, чәчәкләр кәрҗине, пластик шешәләрдән ясалган ташбака Тортилла, канистралардан "туган" оҗмах кошлары, чәйнекләрдән - әтәч белән тавыклар, иске тузан суырткычтан - матур һәм сөйкемле фил баласы, туп һәм тазлардан - төрле төстәге гөмбәләр, яшелчә савытлары һәм канистрадан - һәрбер караган кешене сокландырган паровоз, итекләрдән - тәкәббер жираф, иске балалар киемнәреннән - төрле курчаклар, такта кисәкләре һәм фанерадан - самолет барлыкка килде. Сабыйлар һәм олыларга бергә тырышып ясалган бу әкияти герой-персонажлар бик тә ошады. Балалар бакчасы янәшәсеннән үтеп барган һәрбер кеше әлеге могҗизаларга таң калып, сокланып үтә.

Реклама

Әлеге персонажлар һәркемнең кәефен күтәрә, балаларның иҗади хыялларын үстерергә ярдәм итә, аларның дөньяны танып белүләрен баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балачак илендә балалар бакчасы балалар дљньясы

2
X