Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа поселогындагы 8 март бәйрәмен бары тик ир-егетләр әзерләгән (фото)

Яңа поселогында 8 март бәйрәме бик үзенчәлекле , төрле жанрда утте. Бу концерт бары тик ир-егетлэр көче белән куелганга күрәме, авыл халкына бик хуш килде. Егетләр берсе артыннан берсе жырларга, биергә, гитарада, баянда уйнарга, төрле сәхнәләштерелгән миниатюрага чыкканда халык аларны дәррәү кул чабып каршылады . Бу бәйрәмдә кунак егетлэре -...

Яңа поселогында 8 март бәйрәме бик үзенчәлекле , төрле жанрда утте. Бу концерт бары тик ир-егетлэр көче белән куелганга күрәме, авыл халкына бик хуш килде. Егетләр берсе артыннан берсе жырларга, биергә, гитарада, баянда уйнарга, төрле сәхнәләштерелгән миниатюрага чыкканда халык аларны дәррәү кул чабып каршылады . Бу бәйрәмдә кунак егетлэре - абыйлы-энеле Салават һәм Инсаф Гатауллиннар үзләренең моңнары белән халыкны таң калдырдылар. Яңа поселогы урта мәктәбе укытучылары Алмаз Исмәгыйлев, Андрей Пухов җырларын гүзәл затларга багышлап башкардылар , моңлы җырчы Зиастин Сәхапов белән баянчы Рифкать Абдуллин халык җырларын бүләк иттеләр. МЧС та хезмәт итүче Җәмил Фәтхуллинның очып - очып биюе, төрле рольләрдә уйнавы әле халык куңелендә озак сакланыр. "Яңа комуналь челтәре" хезмәткәре Рафаэль Гыймазетдиновтан башка бәйрәм чараларын күз алдына да китереп булмый . Яңа поселогы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина , китапханәче Ландыш Шарапова, Әҗмәкәй мәдәният йорты мөдире Зөлфия Шакирҗанова , Рафаэль Гыймазетдинов, Җәмил Фәтхуллин, Айрат Салахетдиновлар катнашындагы «Әнкәйгә хат» күренеше күңел кылларын тибрәттте. «Каенкай» балалар бакчасы чыгышы бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Татарстан егете Владимир Веретинников узенең матур җырлары белән яшьләрнең куңелен җилкетте. Бәйрәм ахырында барлык ир-егетләр хатын-кызларга багышлап «Эх, сез матур кызлар» , дип жырлап, матур теләкләрен теләп саубуллаштылар. Бәйрәмне оештыручы егетләргә зур рәхмәт әйтәсе килә, дип яза Яңа поселогы мәдәният йорты мөдире Сәрия Әхсанова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X