Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Туым җондозы” фестиваленең йомгаклау концертында катнашачаклар

Мәләкәс авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен Мәскәүдән 5әр метрлы ике ясалма чыршы кайтартканнар. Яшел гүзәлләрнең һәрберсе 22 мең сум тора. Мондый чыршылар егерме елдан артык хезмәт итә. Аларның берсе Мәләкәс клубында, икенчесе Иске Җирекледә җәмәгать үзәгендә урнаштырылды. Бизәлгән чыршы әйләнәсендә бәйрәм чаралары бик күңелле үтте, дип хәбәр итте...

Мәләкәс авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен Мәскәүдән 5әр метрлы ике ясалма чыршы кайтартканнар. Яшел гүзәлләрнең һәрберсе 22 мең сум тора. Мондый чыршылар егерме елдан артык хезмәт итә. Аларның берсе Мәләкәс клубында, икенчесе Иске Җирекледә җәмәгать үзәгендә урнаштырылды. Бизәлгән чыршы әйләнәсендә бәйрәм чаралары бик күңелле үтте, дип хәбәр итте безгә Мәләкәс мәдәният йорты директоры Людмила Адамова. Авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев ярдәме белән "Питрау" халык фольклор ансамбле артистлары өчен костюмнар да тектерелә. Ансамбльнең балалар төркеме, шушы яңа костюмнардан Әлмәт шәһәрендә узган "Туым җондозы" ("Рождественская звезда") фестиваленең сайлап алу турында катнашып, I дәрәҗә диплом алып кайтты. Үз халкының матур йола, гадәтләрен кечкенәдән өйрәнеп, сәхнә аша тамашачыга җиткерүче бу балалар хәзер әлеге фестивальнең Казанда узачак гала концертында чыгыш ясарга әзерләнә. Людмила Николаевна безнең белән тагын бер шатлыгын уртаклашты. Яңа костюмнар тәңкәләр белән бизәлә. Әлеге максатка 9 мең сумлык биш тиенлек акчалар кайтартканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль мђдђният