Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районыннан Индира Хәйретдинова һәм Елизавета Дербенева бүген Яр Чаллыда «Созвездие – Йолдызлык – 2015» фестиваленең финал этабында чыгыш ясый

Февраль ае дәвамында республикада «Созвездие - Йолдызлык - 2015» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары барды. Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларны иҗади яктан үстерү максатыннан оештырыла торган әлеге чара республикада инде традициягә әйләнде. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Фестивальдә катнашуны сорап район авылларында яшәүче...

Февраль ае дәвамында республикада «Созвездие - Йолдызлык - 2015» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары барды. Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларны иҗади яктан үстерү максатыннан оештырыла торган әлеге чара республикада инде традициягә әйләнде. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә.

Фестивальдә катнашуны сорап район авылларында яшәүче балалардан һәм яшьләрдән оештыру комитетына 20 гариза кергән иде. Круглое Поле, Иске Абдул, Кнәз һәм Күзкәй зоналарында үткән беренче этапта - сайлап алу турында гариза бирүчеләрнең барысы да көчләрен сынады. «Вокал-соло» номинациясендә Мәләкәстән Эльвина Шагалиева, Бордыдан Диана Чернова, Круглое Поледан Рената Халикова, Теләнче Тамактан Розалина Закирова, Түбән Суыксудан Индира Хәйретдинова, Комсомолец поселогыннан Самира Галиуллина, Ирек Гордеев, Анастасия Сидорова, Новотроицкоедан Эльвина Нематова, Калмиядән Данил Әюпов, Елизавета Дербенева чыгыш ясадылар. «Хореография» номинациясендә Биклән «Шатлык» бию коллективының, Иштирәк «Рон-де-жан» бию коллективларының кече һәм өлкән төркемнәре катнашты. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә Новотроицкоеның «Забава» ансамбле, Кнәз мәдәният йорты каршындагы «Лепестки» һәм Комсомолецның «Киндер сюрприз» вокаль төркемнәре көчләрен сынады. «Конферанс» номинациясендә Иштирәктән Айзилә Зәйнетдинова һәм Диләрә Хадиева тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим итте.
Барлык катнашучылар арасыннан иң-иңнәр 10 март көнне Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараена фестивальнең ярымфинал өлешенә бардылар. Безнең районнан бу этапта катнашу бәхете «Вокал-соло» номинациясендә җиңгән Индира Хәйретдиновага һәм Елизавета Дербеневага эләкте.
Ә бүген, 11 мартта, ике кыз шулай ук «КАМАЗ» мәдәният сараенда фестивальнең финал этабында - гала-концертта катнашалар. Соңгы этап - суперфинал апрель аенда башкалабыз Казанда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев