Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз – фестиваль дипломанты

Актаныш сәхнәсендә М. Ногман сүзләренә, С. Садыйкова иҗат иткән искиткеч матур җыр яңгырый. Әлеге музыка астында Әлфия Авзалова исемендәге X төбәкара фестиваль-конкурсның йомгаклау концертын алып баручылар җиңүчеләрне үзәк сәхнәгә чакыра. Алар арасында районыбыз данын яклап чыгыш ясаган Мусабай-Завод авылыннан Сөмбел Зарипова да бар. Тамашачы үзешчәннәрне дәррәү алкышлар белән каршы ала.

Кечкенәдән үк җыр-моңга сәләтле Сөмбелне әтисе Хәлил әфәнде районда, шәһәрдә уздырыла торган җыр бәйгеләрендә еш катнаштыра, кызын сәхнәдә чыгыш ясаячак дип күрә. Тырышлыклары бушка китми. Сөмбел «Сандугач керде күңелгә», «Чаллы былбылы», «Балкыш» фестивальләрендә чыгыш ясап, төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә.
19-20 сентябрьдә татар халкының моңлы сандугачы Әлфия Авзалованың туган җире Актанышта узган җыр фестивалендә 100гә якын үзешчән һәм профессиональ җырчылар көч сынашты. Райондашыбыз Сөмбел Зарипова монда да сынатмады. Ул сайлаган репертуар, алар арасында татар халык җыры «Зөбәрҗәт», «Тапшырылмаган хатлар» спектакленнән Галия җыры һәм үзешчән җырчылар арасында беренче яңгыраган композитор И. Хөснетдиновның «Тукай» җыры бер генә конкурсант тарафыннан да кабатланмады. Аның чыгышын барча халык тын да алмыйча тыңлап утырды.
Жюри әгъзалары - ТР Мәдәният министрлыгының республика иҗат үзәге белгече, композитор Риф Гатауллин, ТР Халык артисты, танылган җырчы Салават Фәтхетдинов Сөмбелнең татар халык җырларына бик сак карашын, композиторларыбыз әсәрләрен сәнгатьчә югары итеп башкарырга омтылышын, яңа җырлар өстендә эшләвен билгеләп үттеләр, үз киңәшләрен бирделәр.
Бүгенге көндә Сөмбел Зарипова үзенең туган авылы Мусабай-Завод мәдәният йортында халык театры режиссеры вазифаларын башкара. Яратып, бирелеп эшли ул үз эшен. Ә ни өчен дигәндә, Сөмбел, җырга-моңга, гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше. Шуңа күрә: «Фестивальләр нәрсә бирә соң ул? Анда катнашуның мәгънәсе бармы?» дигән сорауларга, ул һич тә икеләнмичә:
- Фестиваль - татар жыр культурасын якыннанрак өйрәнү мөмкинлеге бит ул. Хәзерге көндә кем нинди җыр башкара - шуларны ачыклау, җыр, музыка өлкәсендәге остазлар белән якыннан аралашу, үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклегенә инандыру чарасы дип саныйм, - дип җавап кайтарды ул. Уңышлар сиңа, Сөмбел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният