Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өлкәннәребез иҗат белән шөгыльләнделәр

Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар даими үткәрелеп килә.

Бу юлы хезмәткәрләр һәм биредә яшәүчеләр "Хезмәт гомерне озынайта" программасы кысаларында "Авыл өе" темасына күптөрле кул эшләнмәләре иҗат күргәзмәсе үткәрделәр. Моның өчен алдан ук төрле кул эшләнмәләре әзерләнде: курчаклар тегелде, авыл өе күренеше ясалды. Интернатта яшәүчеләр чарада аеруча актив катнаштылар. А.Захаров, Н.Локтиев, Г.Куфтерин картоннан һәм кәгазьдән авыл өе макетын ясадылар, Е.Поливанова, З.Исламова, К.Нянькина, А.Стяжкова, Ф.Әхмәдова кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Өлкәннәребез үзләренең барлык мәшәкатьләрен һәм авыруларын беразга онытып торды. Бу чара барасының да күңелендә истә калырлык күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният љлкђннђр