Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моңлы халыкның илһамлы баласы

15 февральдә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка 78 яшь тула. Шул уңайдан мин аның туган авылы Яңа Бүләктәге музеенда булып, авылдашлары белән сөйләшеп кайттым. Ә авылдашларының исә аның турында һәрвакыт әйтер сүзләре бар.

Табигатьнең гүзәл почмагы - Яңа Бүләк авылында 1935 елның 15 февралендә Гыйльметдин абый һәм Нуриәсма апа Шакировлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә мәшһүр якташыбыз.
- Мәктәптә без бергә укыдык, - ди Розалия Якупова, - Илһам Шакиров белән бер партада утырдык. Ул гел "4"ле, "5" ле билгеләренә укыды. Дәрес бетүгә, ул тәнәфес буе җырлый торган иде. Мин: "Илһам, син артист булырсың инде" дигәч, көлеп кенә куя иде. Мәктәптә Илһам укыган вакытта укытучы булырга хыялланды. VIII сыйныфка без Теләнче Тамак авылына бардык. Кызлар Илһамны ошатып, аның белән таныштыруымны сорадылар. Мин: "Илһам, синең белән бер кызның танышасы килә" дигәч, ул рәхәтләнеп көлде. Гомумән Илһамның кызлар белән очрашканын хәтерләмим, тик менә беренче сыйныфта укыганда "Бер кызга гашыйк булдым" дигәне истә. Безнең белән укыган урманчы кызы иде ул.
Илһам Шакировның казанышын, исемен мәңгеләштерү йөзеннән район башлыгы Васил Хаҗиев: "Үзе исән чакта Илһам Шакиров музеен төзергә кирәк", - ди. 1995 елда зур төзелеш башлана. Ул шактый елларга сузылса да, сафка бастырыла. Музейда Илһам аганың иҗаты, тормыш юлы белән бәйле экспонатлар урнаштырылган, ул яңалары белән баетылып тора.
- Илһам Шакиров музее - истәлекле урын. Биредә танылган җырчының тормыш сәхифәләре белән танышасың. Биредә гаилә коручы яшь парлар никахларын терки. Алар өчен музейда экскурсия үткәрәбез, фотога төшәләр. Бу йорт үзе үк моң белән сугарылган кебек. Яшь талантларыбызны илһамландырып, иҗатларына дәрт өстәп тора", - ди Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов.
- Берничә ел элек авыл Сабан туена Илһам Шакиров үз коллективын ияртеп кайтты. Авыл халкын бик матур концерт белән шатландырдылар. Якташларын онытмый, авыл җанлы, киң күңелле ул, - дип сөйли аның турында китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева.
- Күчтәнәчләр белән кайта ул, бергәләп сөйләшеп, чәй эчкән вакытта авыл хәлләрен сораштыргалап, яшь чакларны искә төшереп утыра идек. - ди күршесе Халисә Сибгатуллина.
- Авылдашым Илһам абый -гаҗәеп талант иясе, мин аның алдында баш иям. Җырчы сандугачыбызның моңлы, ягымлы тавышы бик озак яңгырасын, безне куандырсын, шатландырсын! - ди күршесе, үзешчән композитор Мәҗит Зәйнуллин.
Халыкның яраткан җырчысы Илһам Шакиров үзенең моңлы җырлары белән татар җыр сәнгатенең легендасына әверелде. Ул - бөтендөнья татарларының сөекле җырчысы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Илһам Шакиров Ильхам Шакиров

2
X