Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмия Сабан туе шәп булды

"Мунча ташы" сатира театры, Зөфәр Хәйретдиновның чыгышларын карарга дип җыелган тирә-күрше авыл халкы, кайткан кунаклар Калмия Сабан туен бик ошатты. Бәйрәмгә танылган артистларны КФХ җитәкчеләре Заһир һәм Газинур Вилдановлар чакырган, бүләкләрне дә мул итеп әзерләгәннәр. Чакырылган артистлар гына түгел, авылның үзешчәннәре, олысы-кечесе бу бәйрәмне бердәм булып, матур итеп үткәрде. Сабан...

"Мунча ташы" сатира театры, Зөфәр Хәйретдиновның чыгышларын карарга дип җыелган тирә-күрше авыл халкы, кайткан кунаклар Калмия Сабан туен бик ошатты. Бәйрәмгә танылган артистларны КФХ җитәкчеләре Заһир һәм Газинур Вилдановлар чакырган, бүләкләрне дә мул итеп әзерләгәннәр. Чакырылган артистлар гына түгел, авылның үзешчәннәре, олысы-кечесе бу бәйрәмне бердәм булып, матур итеп үткәрде. Сабан туен Калмия мәктәбе укытучысы Чулпан Габидуллина бик оста алып барды. Ул авыл тормышындагы бер генә әһәмиятле вакыйганы да игътибардан читтә калдырмады: Сабан туена кайткан кунакларга нәкъ менә шулар кадерле дә бит. Авылның киләчәге - балаларның чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Сабан туе кунаклары уеннарда актив катнашты. Матур гадәт буенча хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр, милли киемнәргә киенгән кызлар халыкны түгәрәк буйлап әйләнеп күпереп пешкән икмәктән авыз иттерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе мђдђният

2
X