Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бордыда Май чабу бәйрәме үтте

Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла. Шундыйларның берсе - Май чабу бәйрәме. Элек ул май атнасында җиде көн буена барган һәм Олы Уразага керү алдыннан Кичерешү көне белән тәмамланган.

Якшәмбе көнне бордылылар барысы да шат күңелле, матур итеп киенеп, бәйрәм мәйданына җыелды. Урамда кайнар коймак пешеп, хуш исле чәй кайнап торды. Балалар Кыш бабай белән саубуллашыр алдыннан аның капчыгыннан матур-матур бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр алдылар. Төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар оештырылды. Аркан тарту буенча урамлап ярыштылар. Икенче ел рәттән бу бәйгедә Гагарин урамында яшәүчеләр җиңде. Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле - "тәгәрмәч уены" булды. Анда бала-чагасы, олысы - һәммәсе катнашты. Ир-атлар чуман чәнәшкәсен әйләндерә-әйләндерә тәмам арыды, бик күп кызыклы уеннар уйналды. Аннан соң Кыш бабай үзенең урынын Язсылуга тапшырды. Бәйрәмнең иң төп йоласы - "җазыклар карачкысы" яндырылды.

Урамда җыр-моң кичкә кадәр тынып тормады. Борды халык фольклор ансамбле үзенең дәртле җырларын башкарды. Бәйрәмне оештыруда Борды авыл җирлеге Советы депутаты, эшмәкәр Валерий Мансуров ярдәм итте. Бу көнне авылга кунакка кайтканнар арасында Николай атакай, Чиләбе кунагы - Нагайбәк керәшеннәренең атаман ярдәмчесе Александр Теряков та бар иде. Алар да безнең авылда узган бәйрәмне хозурланып, рәхәтләнеп күзәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица мђдђният Май чабу