Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш-17» фестиваленә йомгак ясалды

17 ел рәттән районыбызда «Балкыш» балалар иҗат фестивале уздырылып килә. Шул еллар эчендә сәхнәләрдә кечкенәдән үк чыгыш ясап йөргән балалар бүген инде республикабызның олы сәхнәләрендә балкыйлар. Андыйлардан Илнар белән Ленар Сәйфиевларны, Алмаз Гәрәевне атап китәргә була.

Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда үткән әлеге чараны Калмаш урта мәктәбе директоры Айрат Габдуллин һәм «Күңел» радиосы ди-джее Лениза алып бардылар. Аларга, кечкенә булуларына карамастан, алып баручы ролен тулысынча башкарып чыга алган Гадел белән Рузилә дә булышлык итте.
«Балкыш» фестивале районыбызның күркәм традициясенә әверелде. Быел да фестивальнең сайлап алу турында 3 яшьтән алып 17 яшькә җиткән 500дән артык бала чыгыш ясады. Ә «Энергетик» мәдәният сараенда исә шуларның иң-иңнәре җыелган иде. Зал шыгрым тулы булмаса да, кечкенә йолдызчыкларны бик җылы каршы алып, гөрләтеп кул чабып утырдылар.
Иң беренчеләрдән булып, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларны «Ялгыз җыр» номинациясе буенча бүләкләделәр. Калмия авылының «Күгәрчен» балалар бакчасына йөрүче Айзилә Фәрхетдинова I урынга лаек булды. Моннан тыш, Комсомолец поселогыннан Самира Галиуллина белән Александра Шакирова һәм Түбән Суыксу авылы кызы Индира Саттарованың чыгышларын да тамашачы бик рәхәтләнеп тыңлап утырды.
Концертта республикакүләм конкурсларның лауреатлары - Мәләкәс урта мәктәбенең «Яшьлек» хореография коллективы да чыгыш ясады. Алар тамашачыга керәшен һәм белорус халык биюләрен бүләк итте. Борды урта мәктәбенең «Тәңкәләр» вокаль ансамбле чыгышын тамашачы шулай ук таң калып тыңлады. Новотроицкое мәктәбенең «Забава» вокаль хореография коллективы «Иван купала» дигән җыр башкарды. Кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышы да, матур костюмнары да бик күркәм иде. «Ялгыз җыр» номинациясенең урта төркемендә Диана Чернова (Борды), Индира Хәйретдинова (Түбән Суыксу) һәм Луиза Кузнецова (Комсомолец) бүләкләнде. Фестивальдә «Балкыш-2009» бәйгесе лауреаты Күзкәй мәктәбе укучысы Алсинә Гайнетдинова чыгышы концертка үзенә күрә бер ямь дә өстәп җибәрә алды. Алып баручылар тагын бер районыбыз йолдызы турында аерып әйтеп үттеләр. Яшь булуына карамастан, Иске Абдул авылы кызы Чулпан Сафина инде бик күп бәйгеләр лауреаты, җиңүче булып өлгергән. Фестивальдә дә тамашачыга үзенең яраткан җырларының берсен тәкъдим итте.
Хореография коллективларының чыгышлары да сөендерде. Алар фестивальгә үзенчәлекле биюләр сайлап алганнар. Яңа поселогының «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Валенки» рус халык биюен башкарып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Биклән урта мәктәбенең «Шатлык» бию коллективы исә испан биюен бик оста һәм хисле итеп башкарды.
Районыбыз сәхнәләрендә инде үзләрен танытырга өлгергән, елдан-ел тамашачыларны яңа җырлары белән сөендереп килгән Калмаш урта мәктәбенең «Гөлләр» вокаль ансамбле кызларының чыгышлары да матур булды. Үзләре нәниләр генә, ә нинди тавышка ия алар! Гомумән, «Балкыш»та чыгыш ясаган һәрбер бала турында аерым әйтерлек, талантлары сокланырлык.
Фестивальдә инструменталь уен коралларында уйнаучылар да чыгыш ясады. Мисал өчен, Бәтке урта мәктәбе укучылары Дамир Әбсәләмов, Никита Калашинков, Валерий Лысенков, Түбән Суыксу авылы кызы Зәлия Ихсанова гитарада уйнадылар. Мусабай-Завод мәктәбеннән Әдилә Вилданова флейтада «Син сазыңны уйнадың» көен яңгыратты. Борды мәктәбеннән Наталия Утяшова исә баянда уйнады.
«Балкыш-17» балалар иҗат фестивалендә Боерган егете, «Алтын Барс» премиясе лауреаты Илдар Әхмәтов та чыгыш ясады. Ул райондашларына күп сәламнәр тапшырды, үзе дә фестивальдә катнашкан чакларын искә төшерде. Инде күптәннән тамашачы яратып өлгергән «Гүзәл яшьлегем», «Дулый буран» һәм «Мин, син, без, алар» җырларын башкарды.
Котлау өчен сүзне Тукай муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алгач, ул беренчеләрдән булып районыбызда шундый сәләтле балалар булуына сөенечен һәм горурлыгын белдерде. Алга таба да мондый күркәм бәйрәмнәрне үткәрергә, сабыйларның сәләтләрен республика сәхнәләрендә танытырга, яктыртырга кирәк дигән теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният