Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балаларның «Балкыш» фестивале – яшь талантларны ачу өчен ышанычлы сәхнә

Үткән сишәмбедә, гадәттәгечә, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Районыбызда әлеге искиткеч матур бәйрәм инде 18 ел рәттән уздырыла. Быел исә фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып оештырылды. Концерттан алынган кичерешләр әле озак кына тамашачының күңеленнән чыкмас, моң-сагыш, сагыну-юксыну, шул ук вакытта биюләр, матур җырлар,...

Фестиваль башланыр алдыннан артистлар киенә-чишенә торган бүлмәләр буенча йөрдем. Кемдер ашыга-ашыга репетиция ясый, кемдер киенә, чәчләрен матур итеп куя, ә кемдер тын гына концерт башланганын көтә иде. Әйтик, Иштирәктән килгән балалар һәм яшьләр шау-гөр килеп, үзләренең чыгышларын башыннан алып ахырына кадәр нәрсәләр эшләячәкләрен кабатлыйлар иде. Теләнче Тамактан әнисе Раилә белән килгән Розалина Закирова концертка инде күптәннән әзерләнгәнен, көн саен репетицияләр ясаганын әйтте.
«Балкыш» фестивале Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасы нәниләре, тәрбиячеләре, ата-аналар әзерләгән театральләштерелгән композиция белән башланып китте. Әйтергә кирәк, балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен тотты, бирелеп китеп, шигырьләрен сөйләде, җанга үтеп керерлек итеп җырлады. Күңелләр тулды, күзләр чыланды хәтта... Яңа Бүләк авылы «Сәйлән» балалар бакчасында тәрбияләнүче Айсылу Ахунова «Безнең сезгә әйтер сүзебез бар» шигыре белән тамашачының күңелен яулый алды. Мәләкәс авылының «Тамчыкай» балалар бакчасы нәниләре «Ак кошлар» биюен дә сабыйларга хас самимилек белән башкардылар. «Петушок» (Комсомолец) һәм «Күгәрчен» (Калмия) балалар бакчаларында тәрбияләнүче Самира Галиуллина, Айзилә Фәрхетдинова бабайлары турында җырлар башкарды. Ә Иске Абдул авылы егете Гадел Кыямов үтә дә сәнгатьле итеп «Кайда соң сез Ватан уллары?» шигырен укыды.

Мәләкәс авылының «Яшьлек» коллективы һәр елны фестивальгә тулы әзерлек белән килә, үзенчәлекле номер әзерли. Быел да алар үз чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды. Ә менә Комсомолец мәктәбеннән Ирек Гардеев башкарган җырга бөтен зал кушылып утырды. Шундый дәртле итеп «Беренче эш итеп самолетлар» җырын башкаручыны ишеткәнем юк иде әле минем! Иштирәк авылының мәктәп укучылары да бик ялкынлы бию башкардылар. Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илдан Тимуршин, солдат киемендә чыгып, «Батырлык турында» шигырен сәнгатьле итеп башкарды, зал аңа гөрләтеп кул чапты. Күзкәй мәктәбе укучылары исә сугыш вакытында хатын-кызның Җиңүдә нинди зур роль уйнавын театральләштерелгән тамаша аша күрсәттеләр. Фронтта каты сугышлар барган вакытта, тылда хатын-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Яу кырындагы ирләрен, газиз улларын сагынып көткәннәр. Күзкәй мәктәбе укучыларының моны инандырырлык итеп күрсәтә алуларына «Афәрин!» диясе генә кала.

Фестивальнең тагын бер күрке булып, «Аҗаган» хәрби-патриотик уены җиңүчеләре тарафыннан залда утырган ветераннарга өчпочмаклы хатлар формасында эшләнелгән котлау открыткалары һәм чәчәкләр бүләк итүе иде. Хөрмәтле ветераннарыбызны котлаганда бөтен зал аягүрә басып аларны сәламләде, гөрләтеп кул чапты. 3 сәгатькә якын барган концерт бер тында үтте дисәм, бер дә ялгыш булмас. Сәхнә түрендә район башлыгы Васил Хаҗиев:

- Районыбызда шундый талантлы балалар булуына горурланып утырдым. Үзләре кечкенә генә булуларына карамастан, нинди олы концертта югары дәрәҗәдә чыгыш ясый алдылар. Концертны һәрберебез күз яшьләре белән карагандыр дип уйлыйм. Мондый балаларыбыз булганда, киләчәгебез өметле дигән сүз, - диде ул.

P.S. Күбрәк фотоларны һәм видеоны газетаның vk.com/club54482574 рәсми төркемендә карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Бөек Җиңүнең 70 еллыгына