Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылларда кичке уеннар күңелле үтте

Редакция почтасына авыл җирлекләреннән хатлар килә тора. Шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез.

Кнәз авыл җирленең Чыршылы авылында үткән авыл бәйрәменә Түбән Камадан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән кунаклар кайткан иде, күрше авыллардан да кеше күпләп килде. Бәйрәм авыл мулласы Әхмәтгали Җәләлетдиновның фатихасыннан башланып китте. Алып баручы Фәйрүзә Сәлахова бәйрәмдә катнашкан мәртәбәле кунаклар белән дә таныштырды. Казаннан танылган юмор остасы Алмаз Хәмзинны һәм Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы Ринат Гобәйдуллинны барча кеше алкышларга күмде. Уеннарга килгәндә исә алар бихисап булды. 15 метрлык колгага менүчеләр арасында «Татарстан» совхозы поселогыннан килгән Артур Гыйбадуллинга тиңнәр булмады, ул колгага 52 секунд дигәндә менеп тә җитте. II урында - Илшат Гайнетдинов, III урын Расил Шәйхетдиновка бирелде. Бөтен катнашучылардан да күбрәк итеп герне Сосновый Бор поселогыннан Илнар Абдулвәлиев күтәрде. Ат чабышлары да, әзерләнгән концерт программасы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә батыр булып Түбән Кама шәһәреннән Артем Большаков калды.
Казиле авылында да матур бәйрәм үтте. Иртән үк мәйданда самавырлар кайнады, матур музыка яңгырап торды. Бәйрәмне Кнәз мәдәният йортының методисты Рәзинә Аитова алып барды. Җыелган халыкны авыл старостасы Равил Гәрәев, Казиле авылының хөрмәтле кешесе Василий Абрамов котлады. Рәзинә Аитова, Владимир Веретенников, Зөлфия Хәбибуллина тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Кунаклар өчен «Айбагыр» керәшен ансамбленең чыгышы да зур сөенеч булды.
Төрледән-төрле уеннарда катнашып, көрәш ярышларын барча кеше тын да алмыйча күзәтте. Нәтиҗәдә Казиле авылы батыры булып шул авыл егете Артур Минһаҗев калды. Авыл бәйрәме бик күңелле, җанга үтеп керерлек җылы мохиттә үтте, дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Калмиядә исә авыл бәйрәме кичке уеннар формасында бик күңелле узды. Яше дә, карты да бәйрәмгә күпләп җыелды. Авыл ветераннары - Рафис абый Әхмәтнуров белән Гөлисә апа Галиевалар бик матур моңлы җырлар башкардылар. Яшьләр дә алардан калышмады, кунакларга үзенең матур җырларын Эльмира Миннебаева бүләк итте. Калмиялеләр рәхәтләнеп ял иттеләр: капчык киеп тә йөгерделәр, бүләкләр дә кистеләр, чүлмәк тә ваттылар, берничә кеше берләшеп олы чаңгыларга басып та чаптылар, дип язган Калмия авылының мәдәният йорты хезмәткәре Чулпан Габидуллина.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Сабантуй Сабан туе

2
X