Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлек сәгате үткәрелде.

18 февраль көнне Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге эш кысаларында сәламәтлек сәгате үткәрелде. Аны оештыручы - социаль педагог Оксана Абрамова. "Сәламәт буласың килсә, спорт белән дуслаш!" дип аталган бу чарада төрле гаиләләрдән 19 бала катнашты. Оештыручылар төп бурыч итеп яшүсмерләрнең физик сәламәтлеген саклау, ныгытуны сайлаган....

18 февраль көнне Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге эш кысаларында сәламәтлек сәгате үткәрелде. Аны оештыручы - социаль педагог Оксана Абрамова. "Сәламәт буласың килсә, спорт белән дуслаш!" дип аталган бу чарада төрле гаиләләрдән 19 бала катнашты. Оештыручылар төп бурыч итеп яшүсмерләрнең физик сәламәтлеген саклау, ныгытуны сайлаган. Программага тренажерларда шөгыльләнү, сикерү, идәннән кулларга терәлеп күтәрелү, хәрәкәтле уеннар бар иде. Бу сәгатьнең төп идеясы - балаларны сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кызыктыру, физик һәм психик саулыкны саклау ихтыяҗын формалаштыру.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев