Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кнәздә машина йөртүчеләрне тәбрикләделәр

Ел саен октябрь аеның соңгы атнасында машина йөртүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әйтергә кирәк, машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен бу - уртак бәйрәм. Кнәз авылының мәдәният йортында әлеге машина йөртүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре ул көнне тамаша залын да темага туры килерлек итеп, искиткеч матурлап бизәделәр, стеналарга төрле кызыклы плакатлар да элергә онытмадылар. Машина йөртүчеләргә багышланган бәйрәмебездә ерак араларга йөрүче дальнобойщиклар тормыш иптәшләре белән килгән иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре ул көнне бәйрәмгә килгән бер генә дә машина йөртүчене игътибарсыз калдырмадылар, һәммәсен һөнәри бәйрәмнәре белән җылы котлады. Моннан тыш, кунаклар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр, шаян викториналар да оештырылган иде. Барча халык аларда бик теләп катнашты. Аеруча да «Руль артында», «Юл билгеләре», «Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр», «Борылышлар», урындыклар куеп уйналган бәйгеләрдә, һ.б. уеннарда Николай Морозов, Светлана һәм Федор Багаевлар, Ринат Хәйруллин, Надежда Морозовалар иң активлардан булды. Конкурсларда катнашучыларның барысына да бүләкләр бирелде.
Машина йөртүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре, шулай итеп, бик кызыклы, истә калырлык булып узды. Бәйгеләр тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады: рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады. Сүз уңаеннан, бу көнне мәдәният йортына яшьләр дә күпләп килгән иде. Алар бильярд уенында үз көчләрен сынадылар, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X