Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Журналист булыйм дисәң...

Тема сайлап алу, язманың геройларын билгеләү, мәкаләне язу, аның өстендә эшләү - бу журналистның мәкалә иҗат итү этаплары дисәм, бер дә ялгыш булмас. Яңа поселогы укучылары нәкъ шушы этапларга нигезләнеп журналист булырга әзерләнәләр. Алар мәктәпләрендә газета чыгару белән шөгыльләнәләр.

«Без шул аена бер тапкыр, А4 форматы белән «Родник-Чишмә» газетасын чыгарабыз», - дип башлады Яңа поселогының татар теле һәм яшь журналистлар төркеме җитәкчесе - Резидә Гайсиновна Мәүҗитова. Төркемгә 5тән алып 11 нче сыйныфта укучы балалар йөри. Төрле темаларга иҗат итүче журналистларыннан кала, үзләренең фоторәссамнары да бар икән. Аның исеме Әмир Хәйруллин, ул 6 нчы сыйныф укучысы. «Миңа төрле язмалар язу бик тә ошый, моны зур теләк белән башкарам. Ә инде фотога төшерү - минем мавыгуым», - дип җавап кайтара егет.

«Родник-Чишмә» мәктәп газетасы минем игътибарымны төрле-төрле кызыклы рубрикаларга да бай булуы белән җәлеп итте. Монда спорт темасы да, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә, «Бездә кунак бар» дип исемләнгән сәхифә дә бар. Ә аеруча горурланып сөйләгәннәре ул - төрле бәйгеләрдә катнашып, мәктәп укучыларының уңышлары турында язу икән. Мисалга, поселок укучысы, кул көрәше буенча чемпион Александр Жеребенков. «Родник-Чишмә» газетасының чираттагы чыгарылышы бу егетнең спорт өлкәсендә булган уңышлары турында булыр, мөгаен. Тема бар, мәгълүмати сәбәп бар, герой табылды - мәкаләне язасы гына бит!

- Безнең шулай газета чыгара башлавыбызга зур этәргеч булып, китапханәче Нина Николаевна Секретарева тора. Барысын да ул башлап җибәрде. Аңа зур рәхмәт, - дип өстәде Резидә Мәүҗитова.

Темаларны ничек сайлап аласыз соң? Бу эш ничек башкарыла? - дигән соравыма, Резидә Гайсиновна болай дип җавап бирде:

- Безнең темалар дәрестә туа. Мин балаларга төрле темалар турында сочинение язарга бирәм. Әйтик, быел экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы булгач, шушы темалар күбрәк булды. Балалар бер дә югалып калмыйлар.

Төрледән-төрле үзенчәлекле язмалар була.

Резидә Гайсиновна яраткан шөгыле, журналист булырга әзерләнүче укучылары турында шундый бирелеп сөйли, аны гел тыңлап торасы гына килә. Әйтик, журналистикада интервью жанрын өйрәнгәндә, ул балаларга шушы жанрда иҗат итеп карарга тәкъдим ясаган. 6 нчы сыйныф укучысы Рената Салихованың әбисе белән әңгәмә корып сөйләшүе, ә аннары әлеге әңгәмәне кәгазьгә төшереп куюы бик уңышлы килеп чыккан. Резидә Гайсиновна балаларны журналистикага ничек җәлеп итеп була, аларны ничек кызыксындырырга икәнен бик яхшы белә. Беренчедән, «Родник-Чишмә» мәктәп газетасы белән хезмәттәшлек, аннары «Якты юл» газетасында мәкаләнең басылып чыгуы, ә аннары «Алтын каләм» республика бәйгесендә катнашу. Бәйгеләр дигәннән, «Родник-Чишмә» газетасы коллективы 2011, 2012 нче елларда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр ММЧ арасында уздырыла торган Бөтенроссия «МедиаПокорение» фестивалендә, «Мәгърифәт» газетасы үткәргән бәйгедә, «Алтын каләм»дә һ.б. шундый конкурсларда катнашкан.

Резидә Гайсиновна белән татар теленең хатлар яисә икенче төрле әйткәндә эпистоляр стилен өйрәнгәндә, балалар аеруча да тырышлык күрсәткәннәр. 5 нче сыйныф укучысы Фарзуна Мамажонованың дустына язган хаты бик күркәм килеп чыккан, ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы Алсу Гайнетдинованыкы күңелгә үтеп керерлек итеп язылган.

Балаларның шул кадәр эшләргә ашкынып торулары, матур итеп татарча сөйләшүләре мине, бер караганда, гаҗәпкә калдырса, икенче караганда, аларның сак һәм ипле итеп аралашулары, оялулары күңелемне әсир итә алды. Алар әле журналистика дип аталган кызыклы, мавыктыргыч дөньяны таный гына башлыйлар, өйрәнәләр, хаталары өстендә эшлиләр. Аларга зурдан-зур уңышлар гына теләп каласы килә. Кем белә, бәлки кайсы-берсе киләчәктә минем кебек үк газета корреспонденты булып китәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: журналист