Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь тукайлыларның роботлары – иң яхшы хәзинә эзләүче һәм лабиринтта юл табучы(фото)

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Тукай районы мәгариф идарәсе арасында төзелгән ике яклы килешү нигезендә Биклән мәктәбендә фәнни-техник иҗат мәйданчыгы булдырылып, инде менә бер ел ярым робототехника түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәккә 3,6,7,8 нче класстан 12 укучы бик теләп йөри. Укучылар роботларны үзләре уйлап җыялар. Аннан соң программалаштыралар. Ә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Тукай районы мәгариф идарәсе арасында төзелгән ике яклы килешү нигезендә Биклән мәктәбендә фәнни-техник иҗат мәйданчыгы булдырылып, инде менә бер ел ярым робототехника түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәккә 3,6,7,8 нче класстан 12 укучы бик теләп йөри. Укучылар роботларны үзләре уйлап җыялар. Аннан соң программалаштыралар. Ә менә монысы җиңел генә бирелми. Чөнки робот кеше түгел бит ул, аңа әйтеп кенә эшләтеп булмый. Аны программалаштыру өчен меңләгән формулалар, графиклар файдаланыла. Моның өчен физика, математика, информатика кебек төгәл фәннәрне камил белергә кирәк. "Укучылар түгәрәккә атнаның ике көнендә йөриләр, шулай да һәр көнне тәнәфес вакытында булса да үзләре ясаган роботларның хәлен белеп чыкмый калмыйлар", - ди тренер Ренат Якупов.

Реклама

Республика күләмендә дә робототехника буенча ярышлар, олимпиадалар үткәрелә. Мәктәбебез укучылары әлеге чараларда да бик актив катнашалар. Язгы каникул вакытында Алабугада үткәрелгән ярышта катнашып, уңышлар белән кайтылар. Ә менә 13 май көнне Яр Чаллы шәһәренең IT-паркында Бөтенроссия робототоехника олимпиадасының Кама аръягы регионы муниципаль берәмлекләренең мәктәп командалары арасында үткәрелгән олимпиадага барлыгы 135 команда (300 укучы) килгән иде. Безнең мәктәптән 3 команда катнашты.

Әйтергә кирәк, олимпиада биремнәре елдан-ел катлаулана бара. Шулай да укучылар сынатмыйлар. Алмаз Якупов белән Ирек Латыпов "Хәзинә эзләү" категориясендә - 1 урын, Салават Якупов "Лабиринт"та - 1 урын, Азат Әхмәтҗанов белән Нияз Сарваров "Мәрҗәннәр җыю" категориясендә 2 урын алдылар.

Әйе, камиллеккә чикләр юк, дип юкка гына әйтмиләр. Бары фантазияләре җитсен укучыларның. Хәер, фантазия генә түгел, олы сабырлык та кирәк аларга. Чөнки роботны бер хәрәкәт ясарга өйрәтү өчен кайчак сәгатьләр түгел, көннәр кирәк була, ди укытучылары. Тик робототехникка түгәрәгенә йөрүчеләр артка чигенә торганнардан түгел. Роботларын тагын да камилләштерү, аннан Бөтендөнья робототехника олимпиадасында катнашу теләге белән яналар бүген, дип хәбәр итә Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Л.Х.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев