Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елына төп юнәлешләр билгеләнде

Балаларга төп һәм өстәмә белем бирүне бер-берсеннән аерып карап булмый. Ә быелгы уку елында мәгариф хезмәткәрләре бу төшенчәләрне тагы да берләштерергә уйлыйлар. Республика мәгариф өлкәсендә гамәлгә кертелүче "Дәрестән тыш мәктәп" мегапроекты быел һәр мәктәптә үз урынын алачак. Район укытучыларының август киңәшмәсе дә шул темага сөйләшүдән башланды.

Һәр елдагыча, быел да мәгариф хезмәткәрләре белән бергә, конференциягә авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты әгъзалары чакырылган иде. Киңәшмә эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Вероника Земскова, педагогия фәннәре кандидаты Зифа Зарипова, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов катнаштылар.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев үз чыгышында яңа проектның дөрес алым икәнен тагын бер кат ассызыклады, безнең районда бу максатта нинди эшләр башкарылганын һәм киләчәктә ниләр күздә тотылганын билгеләп үтте. Шулай ук кадрлар белән тәэмин ителеш, аларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләренә кагылды, төрле конкурсларда катнашып, грант алган педагогларның исемнәрен атады. Мәгариф бүлеге башлыгы электрон технологияләр, балалар бакчаларына кертелеп килүче яңа проектлар, бала тәрбияләүдә ата-ананың роле һ.б. темаларга да тукталды.

2011 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә "Татарстан Республикасына инглиз теле" дигән проект эшли башлады. Бүген инглиз теле кешегә шәхси һәм һөнәри яктан үсү өчен беренче ихтыяҗга әйләнеп бара. Проектның киләсе адымы фән укытучыларын дистанцияле режимда инглиз теленә өйрәтү булачак. Һәм тагын, соңгы арада халык теленә кергән тагын бер яңалыкны чынга ашырырга - инглиз телен мәжбүри бердәм дәүләт имтиханының өченчесе итеп билгеләргә җыеналар. Бу турыда конференциядә ТР Мәгариф министрлыгыннан килгән Вероника Земскова да кабатлап үтте. Биклән мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алсу Мөбарәкшина балаларга бу фәнне укытуда үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әйтергә кирәк, киңәшмәгә җыелганнарга бик тә кызыклы доклад тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, ул республикакүләм конференциядә дә лаеклы чыгыш ясап, район данын күтәреп кайткан иде.

Районның август киңәшмәсендә һәр елны диярлек катнашып килүче педагогия фәннәре кандидаты Зифа Зарипова мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә үз алымнарын тәкъдим итте. Яңа укыту-методик комплектының районның берничә балалар бакчасында уңышлы гына кереп китүен билгеләп үтте.

Мәгариф тармагы бүген, чыннан да, зур үзгәрешләр кичерә. Нинди генә проектлар, программалар юк. Заман белән бергә атлыйм һәм укучыларымны һәр яктан үсешкә ирешкән шәхес итеп тәрбиялим дисәң, әлбәттә, аларның барысын да кулланырга кирәк. Әле бит белем бирү, тәрбияләү, яңа программаларны үзләштерү өстенә төрле экспериментлар ясарга да, күп төрле башка эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт таба укытучыларыбыз. Район башлыгы Васил Хаҗиев та киңәшмәдә ясаган чыгышында шушы фикерне ассызыклады. "Мәктәпләребездә, балалар бакчаларында искиткеч коллектив тупланган, - дип башлады район башлыгы үз чыгышын. - һәм мин алар белән бик горурланам. Балаларыбыз - безнең иң кадерле кешеләребез. Якыннарыбызның язмышын укытучылар һәм тәрбиячеләр кулына тапшырып кына калмыйк, бу процесста барыбыз да катнашыйк. Бүгенге буынны замана таләпләренә яраклаштырып, кешелек сыйфатлары югары дәрәҗәдә булырлык итеп үстерик. Ә бу үз культурабыздан, авылларыбызның культурасыннан башлана", - диде ул. Хезмәтләре өчен барлык укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәтен җиткерде.

Конференциянең тантаналы өлешендә ел дәвамында аеруча уңышларга ирешкән, балалары олимпиадаларда, конкурсларда җиңгән укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф тармагы белән хезмәттәшлек иткән оешма җитәкчеләре Мактау билгеләре, грамоталары, күкрәк билгеләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район мәктәпләрендә яңа уку елында хезмәт юлын башлаячак яшь педагогларның да исемнәре аталды, сәхнәгә чакырып, аларга бүләкләр тапшырылды. Тугыз яшь белгеч быел Бәтке, Түбән Суыксу, Күзкәй, Мусабай Завод, Яңа поселогы, Кече Шилнә, Мәләкәс, Калмия, Яңа Бүләк мәктәпләрендә эшләячәк һәм бер яшь педагог балаларга өстәмә белем бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф яңа уку елы