Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларым үрнәге яшәргә көч бирә

Аккан сулар, сызылып аткан таңнар төсле гомер үтә. Еллар-айлар, айлар-көннәр үтә. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, сөенеп-талпынып мәктәп бусагасыннан атлап кергән идем, инде аны тәмамлаганыма да 5 ел вакыт үтеп киткән.

Олы тормыш юлына чыгар алдыннан соңгы тапкыр кыңгырау чыңлатып, гыйлем-тәрбия биргән мәгърифәт йортыбыз, укытучыларыбыз белән саубуллашканда күңелдә берсеннән-берсе матур күпме хыяллар иде! Ап-ак каеннар күләгәсенә сыенып утырган мәктәбебез боегып озатып калган иде. Шул мизгелләрне кабат-кабат кайтып барлыйм, сагынуымны очрашу гына басар дигән өмет белән Мусабай Завод авылындагы мәктәбемә ашыгам. Ә анда гадәти булмаган тынлык, дәресләр яңа гына башланган чак. Салмак кына атлап, үзем укыган сыйныф кабинетының ишек төбенә килеп басам. Нәкъ элеккегечә ак буяулы ишек ачылыр да аннан кояштай елмаеп яраткан укытучым килеп чыгар дип көтәм. Ни могҗиза - каршыма, чыннан да, Гөлшат Мөдәррис кызы Марсалова чыга. Гел дә үзгәрмәгән, элеккечә яшь, чибәр, көләч йөзеннән нур бөркелеп тора. Без аны бөтен сыйныфыбыз белән яраттык. Үз фәнен фанатларча яраткан, бик тә гыйлемле, иҗади карашлы рус теле белгече булганы өчен генә түгел, әниебез кебек олы җанлы, ярдәмчел, нечкә күңелле, тыйнак һәм сабыр холыклы булганы өчен дә.

Тумышы белән дә Мусабай Завод авылыннан ул. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана һәм мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз Алабуга педагогия институтының рус филологиясе факультетына укырга керә. Студент елларында үзенең булачак тормыш иптәше Николайны очрата. Авылга яшь гаилә генә түгел, ике яшь белгеч кайта. Николай Васильевич беренче елларда ОБЖ фәнен укыта, аннан соң мәктәп директоры итеп билгеләнә.

Реклама

Гөлшат апаның дәресләре бүгенгедәй күз алдымда. Рус классиклары иҗат иткән дөньяга шундый кызыклы, мавыктыргыч сәяхәтләр ясый идек. Әлеге фәнне яратып укуыбыз, Пушкин, Лермонтовлар иҗатына гашыйк булуыбыз да - аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүген дә иң абруйлы укытучы ул: аның укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын районда иң югары балл белән бирә.
Гөлшат апа белән Николай Васильевич 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Алинә укытучы һөнәрен сайлады. Уллары X сыйныфта укый. Икесе дә бик акыллы, хезмәт сөючән. Тату гаилә өлгесе булган әти-әниләре белән горурланалар. Минем өчен дә иң матур өлге алар, һәр гамәлемне яраткан укытучыларым узган тормыш һәм хезмәт юлы белән тәңгәллим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы

2
X